Шәһри Казан

Әрвахларга дога кылу тәртибе

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Ий, Раббым! Үзеңнең ризалыгың өчен ошбу Коръән аятьләрен укудагы хата-кимчелекләребезне гафу итеп, Үзеңнең киң рәхмәтең белән кабул ит. Хасил булган әҗер-савапларын - иң элек барча галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештерсәң иде.

Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук атабыз Адәм галәйһиссәламнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәламгә кадәр җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбыз­ның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Газиз әнкәемнең, газиз әткәемнең, кадерле каенанам белән каенатамның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Раббым, аларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде. Амин. Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. Раббым, дөньяда яшәгән вакытыбызда бәндәләргә мохтаҗ кылма. Тәннәребезгә - сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Дөньяда яшәгәндә гамәл-гыйбадәт, хәер-ихсан белән яшәп, үлем вакытларыбызда ансат үлем бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтеңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит. Кабергә барып кергәндә, рәхмәт фәрештәләрең каршылап, сорау-җавапларыбызны да җиңел бирергә һәм җәннәтләреңә дә керергә насыйп ит. Раббәнәә әәтинә фид-д дүньйәә хәсәнәтәү-үә фил-әәхыйрати хәсәнәтәү-үә кыйнәә газәбән-нәәр, вәхшәрнә йәүмил кыямәти, бирахмәтикә йәә әрхамәр-раахимиин. Амин.

Реклама

Мәетне юганда, соңгы юлга озатканда туа торган сорауларга ҖАВАПЛАР

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 декабря 2017 в 19:34
    "Татар җыры"нда Хәния Фәрхине искә алдылар
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
  • «Татар җыры - 2017»
  • Балык, кап, яр буенда ялтырап ят!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • 11 декабря 2017 в 09:27
    Айдар Галимов кызы Айгизәнең җырлавына ник каршы? Айгизәнең инстаграмдагы аккаунтына язылучылар, аның киенүе, җырлавы Риананыкын хәтерләткәнен белә. Чит илдә болай киенү нормаль күренеш булса, татар-башкорт мохитендә моны аңламаучылар да бар.
    681
    0
    1
  • 11 декабря 2017 в 09:18
    Йокыдан айнырга ярдәм итүче ризыклар исемлеге билгеле булган Көн кыска, ә урамда суык та булганда, язга кадәр гел йоклап кына ятасы килә. Әмма без аюлар түгел шул, эшкә барасы бар.
    169
    0
    0
  • 11 декабря 2017 в 10:03
    Эльмира Закирова: «Язучы булу рәхәт икән!» Бүгенге заманга китапны аз укый торган тамгасы тагылса да, укучы яңа китапны да, яңа авторны да хәзер күреп ала, игътибарыннан читтә калдырмый. Эльмира Закированың да «Иясез шатлык» дигән китабы табадан төшеп, кибет киштәләренә куелырга өлгермәде, укучы аны үз итте.
    138
    0
    0