16+

Саламнан гошер сәдакасы

Укучыбыздан килгән сорау.

Саламнан гошер сәдакасы

Укучыбыздан килгән сорау.

“Әссәламәгаләйкүм! Минем җир кишәрлегем бар. Мин анда бодай утыртам һәм аннан даими рәвештә гошер чыгарам. Әмма бер мәсьәлә бар: бодай сабагыннан салам әзерлиләр һәм терлекчелектә файдаланалар. Бу саламнан да гошер сәдакасын бирергә кирәкме?

Җавап: “Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән. Вәгаләйкүм әссәлам вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ. Сезнең очракта саламнан гошер түләү бурычы тормый, чөнки сез бодай үстерүне максат итеп куйгансыз. Хәнәфи мәзһәбе китапларында болай диелә: «Җирне эшкәрткәндә төп максат булмаган эшчәнлектән гошер түләү мәҗбүри түгел, мәсәлән, пальма ботаклары һәм салам…» («Әл-Фәтава әл-Хиндия», 1/186; «әл-Бәхр әр-Раик шәрх Канз әд-Дакаик» Ибн Нүҗәймә әл-Мисри, 2/256).
Аллаһ – яхшырак Белүче.

(Татарстан мөфтиятенең фәтвалар бүлеге)

Фото: Шәһри Чаллы
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading