Динебез үзеңне генә кайгыртмыйча, булган малыңны калганнар белән дә бүлешеп – ярдәмләшеп, сәдакалар биреп яшәүне хуплый. Шундый юмарт кешеләрне Аллаһы Тәгалә Коръәндә орлык чәчүчеләр белән чагыштырган.
«Аллаһы юлында үзләренең малларыннан өлеш чыгаручылар мисалы – җиргә орлык чәчүчеләр мисалы кебек. Уңдырышлы җиргә төртелгән һәр орлыктан җиде башак үсеп чыга, һәр башакта йөзәр данә орлык була. Аллаһы Үзе теләгән кешесенең кылган игелекләрен тапкырлап, арттырып тора. Ниятенә, гамәленә карап, кешенең бер яхшылыгы өчен җиде йөз яхшылык исәпләнә ала. Аллаһы – һәрнәрсәне Үзенең рәхмәте белән чолгап алучы Киңлек Иясе. Ул – бар нәрсәне белүче Гыйлем Иясе» («Бәкара» сүрәсе, 261нче аять).
Сәдака сүзен ишетүгә, безнең күз алдына иң беренче булып берәр кешегә ярдәм итү килеп баса. «Файдасы да аңа гына була», – дип уйларга гадәтләнгәнбез.
Әйе, чынлап та, беренче чиратта аңа файда. Эше дә бик бармаган, булганы тамак ялгарга гына җитеп барган, хәтта «квартплата» түләргә дә акчасы булмаган бер дустыбызга ярдәм булсын дип, утына, газына һәм суына түләп куйдың ди. Ул бит тагын бер ай утлы, газлы, сулы булачак. Ничек инде бу аңа яхшылык булмасын?! Әлбәттә, яхшылык. Әмма төптәнрәк уйлап карасак, сәдаканың асыл файдасы алучыга караганда бирүчегә күбрәк икән. Нишләпме?
Беренчедән, сәдака бирүче кеше үзен җәһәннәм утыннан, Аның газабыннан саклап калуга өлеш керткән була. Пәйгамбәребез дә (с.г.с.): «Булдыра алсагыз, ярты хөрмә биреп булса да үзегезне җәһәннәм утыннан саклагыз», – дип әйтеп калдырган (Бухари риваяте). Безнең сәдакаларыбыз, үзенә күрә, җәһәннәм утыннан бер киртә булып тора икән.
Икенчедән, сәдака малыбызның артуына, булган акчабызга бәрәкәт килүенә сәбәп. Раббыбыз әйтә: «Аллаһы ризалыгы өчен, нәрсәдән генә булса да сәдака бирсәгез, Аллаһы аны кайтарчак, Ул – Аллаһы, ризык бирүчеләрнең иң хәерлеседер» («Сәба» сүрәсе, 39нчы аять).
Аятьтә әйтелгәнчә, Раббыбыз кире кайтарачакмын, ди, ягъни малыбызга бәрәкәт өсти дигән сүз бу. Шулай ук, Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Сәдака бирү малны киметмәс», – дип әйткән (Мөслим риваяте). Мисал өчен, кесәңдә 15 мең сум акчаң бар ди. Бер кардәшеңә ярдәм кирәклеген ишеттең, машинасы ватылган, әмма ремонтка акчасы җитми, син алдың да 5 меңне аңа биреп, машинасын рәтләттең. «Кесәдә акча кимеде, 10 мең генә калды», – дип уйлыйбыз. Ә, дөреслектә, Аллаһы ризалыгы өчен чын ихластан бирелгән шул 5 мең сәбәпле, калган 10 меңгә Аллаһы бәрәкәт бирә дә. Шул акчабызны көтелмәгән чыгымнардан – чирдән, авырып китеп бик күп даруларга, операция ясаучы табибларга бирүдән, төрле көтелмәгән штрафлардан саклый. 5 мең биреп 100 мең чыгымнан сакланып калу мисалында чагыштырып була бәрәкәтне.
Өченчедән, сәдака бирүчегә фәрештәләр аның малын тагын да арттыр дип, дога кылып тора. «Һәр көнне Аллаһы коллары иртән уянган вакытта, ике фәрештә төшә, аларның берсе: «И, Раббым үз малын бирүченең үз чыгымнарын капла (ягъни бирүчегә тагын да күбрәк кайтар)», – дип әйтә. Ә икенчесе: «Раббым, саран кешене һәлакәткә илт», – ди» (Бухари риваяте). Шуңа күрә фәрештәләрнең безгә дога кылыуларын теләсәк, безгә юмартлык, бүлешү сыйфатына ия булу кирәк икән.
Дүртенчедән, сәдака бирүче Аллаһы каршында зур әҗер-савапларга ирешә. Кешенең ниятенә, гамәленә карап, игелекләре җиде йөзгә кадәр тапкырланып арттырылуы турында кайбер хәдисләрдә дә искә алына. Шуларның берсендә болай диелгән: «Бер кеше Пәйгамбәребез (с.г.с.) янына «Аллаһ юлында булсын» дигән тамга салынган дөясен алып килә дә: «И, Рәсүлуллаһ, мин бу дөямне Аллаһы Тәгалә юлына бирәм», – ди. Пәйгамбәребез (с.г.с.) аңа: «Сиңа Кыямәт көнне аның өчен җиде йөз дөя биреләчәк», – дип хәбәр итә» (Насаи риваяте). Димәк, без кечкенә дип уйлаган, ләкин ихлас күңелдән бирелгән сәдака Аллаһы каршында искиткеч зур булырга мөмкин.
Әгәр инде «үземә генә» дип, калганнарга өлеш чыгармыйча, үзебезне генә кайгыртып яшәсәк, файдасы бер мизгелдә генә үзебезгә була да бетә. Мәңгелек тормышыбызга бернәрсәсе дә калмый, бу дөньяда да малыбыз бәрәкәтсез булып, бер кирәкмәгәнгә тотылып бетеп, рәхәтен дә күрмичә яшәргә мөмкинбез. Димәк, сәдака бирүче кеше, саран яки малын изгелек юлында әз сарыф итүчегә караганда, бик күп яклап һәрвакыт отышта була икән. Шуңа да уйланыйк, кайсысы безнең өчен хәерлерәк: сәдака бирүме яки бар булган малыбызны үзебездә генә калдырумы?!
Онытмагыз, «Гыймран» сүрәсенең 92нче аятендә «Яраткан нәрсәләрегездән сәдака итеп өлеш чыгармыйча, тәкъвалыкка ирешә алмассыз. Дөреслектә, сез нәрсәдән генә өлеш чыгарсагыз да, сәдака итеп нәрсә генә бирсәгез дә, Аллаһы аның турында белеп тора. Ахирәттә Ул, һичшиксез, биргәнегезгә күрә кайтара», – диелгән бит.
Раил ФӘЙЗРАХМАН,
Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы мәчете мөгаллиме.
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар
1
0
Аллаһ рәхмәтләре яусын! Шундый мәкаләләр күбрәк булса иде.
0
0