16+

Сәдаканы сорап алалар

Ел да фитр сәдакасын мәчеткә илтә идем. Быел анда бармаска булдым. Мәчеттәге муллаларга карата хөрмәтем бетте. Җәй башында әллә нидән генә авырып киттем, хәлем начарайды. Табибларга да йөрдем анысы, алар әйткән даруларны эчтем. Тукта, файдасы тимәсме дип, мәчеткә дә бардым. Сәдака биреп, исәнлегемә дога кылдыру иде ниятем. Мәчеткә кердем дә...

Сәдаканы сорап алалар

Ел да фитр сәдакасын мәчеткә илтә идем. Быел анда бармаска булдым. Мәчеттәге муллаларга карата хөрмәтем бетте. Җәй башында әллә нидән генә авырып киттем, хәлем начарайды. Табибларга да йөрдем анысы, алар әйткән даруларны эчтем. Тукта, файдасы тимәсме дип, мәчеткә дә бардым. Сәдака биреп, исәнлегемә дога кылдыру иде ниятем. Мәчеткә кердем дә...

Ел да фитр сәдакасын мәчеткә илтә идем. Быел анда бармаска булдым. Мәчеттәге муллаларга карата хөрмәтем бетте. Җәй башында әллә нидән генә авырып киттем, хәлем начарайды. Табибларга да йөрдем анысы, алар әйткән даруларны эчтем. Тукта, файдасы тимәсме дип, мәчеткә дә бардым. Сәдака биреп, исәнлегемә дога кылдыру иде ниятем. Мәчеткә кердем дә туп-туры дога кылучы бабай янына үттем. «Кем өчен дога кылабыз», - ди бу. «Үзем өчен, авырып торам, сәламәтләнеп китмәменме», - дим бабайга. Ул башта уйланып торды. Аннары әйтимме-юкмы дигәндәй карап алгач: «Кызым, менә синең кебек чирләп китүчеләр киләләр дә исәнлекләренә дога кылдыралар. Ансат түгел бит ул, сезнең авыру миңа кала», - димәсенме ак сакаллы карт. «Ә шулаймыни, ярар соң алайса, әтием рухына гына укыгыз», - дим мин дә. Бабайның исә һаман нәрсәдер әйтәсе килә, сүзен башлый алмый тора. Аннары, ниһаять: «50 сум акча биреп чыгып китәсез сез. Җитди проблема булгач, күбрәк бирелергә дә тиешле», - дип, сәдакага 500 сум бирергә кирәклеген төрттерде. Мәчеткә керүгә үк бик мөлаем күренгән бу бабайның шул сүзе бөтенләй аптырашта калдырды. Менә шулай, дога кылдырасы булсаң, мәчеткә кергәнче иң элек кесәңне капшап карарга кирәк икән. Акчаң җитәрлек булса гына, муллага гозереңне әйтергә кала. Әле бу шуның белән онытылган да булыр иде. Бер танышым үзе белән булган хәлне сөйләп, муллаларга карата хөрмәтемне тәмам бетерде. Ул да мәчеткә сәдака салырга дип кергән булган. Акчаны сала торган тартманы таба алмагач, аның кайдалыгын сорарга кешесе дә күренмәгәч, берәрсен табармын дип, мәчет буйлап каранып йөргән. «Шунда бер ишекне ачып җибәрдем, анда ике бабай идәнгә чүмәшеп, тартманың акча салына торган тишегеннән чәчкә каптыра торган шпилька кебегрәк бер нәрсә белән акча тартып чыгарып утыралар иде», - дип, мине бөтенләй аптырашта калдырды. Бабайларның берсе шунда ук торып баскан да икенчесен каплап, каушый-каушый нәрсәдер сорарга тотынган. Ә танышым аларның бу гамәлләреннән үзе үк оялып, мәчеттән чыгып киткән. Күршедәге әби әйтмешли, бу заманда беркемгә дә ышанып булмый. Шул бер Аллаһы Тәгаләгә генә тапшырсак инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading