16+

Шайтанның егерме явыз дошманы

Ибн Габбас (Аллаһы аңардан разый булсын) сүзләреннән шуны тапшыралар: «Пәйгамбәр (с.г.в.) шайтаннан сораган: - Минем өммәтемнән ничә кеше сиңа дошман булып тора, - дип. Шайтан аңа: - Алар барысы егерме. Беренчесе - син, Мөхәммәд! Мин сине күралмыйм. Синең гыйлемең буенча яшәүче галим. Коръәнне белүче һәм анда язылганнарны үтәүче. Биш вакыт...

Ибн Габбас (Аллаһы аңардан разый булсын) сүзләреннән шуны тапшыралар: «Пәйгамбәр (с.г.в.) шайтаннан сораган:

- Минем өммәтемнән ничә кеше сиңа дошман булып тора, - дип.
Шайтан аңа:
- Алар барысы егерме. Беренчесе - син, Мөхәммәд! Мин сине күралмыйм.

Синең гыйлемең буенча яшәүче галим.
Коръәнне белүче һәм анда язылганнарны үтәүче.
Биш вакыт намазга чакыручы.
Фәкыйрьләрне, мохтаҗларны, ятимнәрне яратучы.
Мәрхәмәтле кешеләр.
Тыйнак булганнар.
Сабый вакытыннан ук Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылучы яшүсмер.
Хәләл ризык белән тукланучы.
Аллаһы ризалыгы өчен бер-берсен яратучылар.
Намазны җәмәгать белән укырга тырышучы.
Төнлә, башкалар йоклаган вакытта намаз укучы.
Үзен хәрәмнән тыеп торучы.
Башкаларны гыйлемгә өйрәтүче яки ихластан кардәшләре өчен Аллаһыга ялваручы.
Һәрвакыт тәһарәтле йөрүче.
Юмарт кеше.
Яхшы холыклы кеше.
Сәдака бирүче.
Тол хатыннарга ярдәм итүче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading