16+

Сират күперен кем җиңел үтәчәк?

Аллаһ кушканча яшәп, яхшы гамәлләре күп булган кешеләр аны тиз үтәчәк

Сират күперен кем җиңел үтәчәк?

Аллаһ кушканча яшәп, яхшы гамәлләре күп булган кешеләр аны тиз үтәчәк

Сират күперен кем җиңел үтәчәк? Гамәл дәфтәрләре кемгә ничек биреләчәк? Бу һәм башка сорауларга “Ак мәчет” “Зәйнәп” имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирде. 

– Хәзрәт, Коръәндә һәм хәдисләрдә сират күпере ничек тасвирлана? 
– Мөселман кешесе кыямәт көненә, ахирәт тормышына һәм үлгәннән соң терелүгә ышана. Кыямәт көне башлануы турында Исрафил исемле фәрештә сурга өреп хәбәр бирәчәк. Беренче тапкыр өргәннән соң, җирдә һәм күктә булган барлык җан ияләре үләчәк. Икенче мәртәбә өргәч, кешеләр терелеп, җирдән кубарылып чыгачак. Мәхшәр мәйданына җыелып, бу дөньядагы гамәлләребез өчен җавап биргәннән соң, җәһәннәм өстеннән салынган сират дип аталучы күпергә юнәләчәкбез. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, сират ул – кылычтан үткенрәк, кеше чәченнән нечкәрәк. Аллаһ кушканча яшәп, яхшы гамәлләре күп булган кешеләр аны тиз үтәчәк. Хәдисләрдә, кемдер – яшен, кемдер – җил, кемдер – чабып барган ат, ә кемдер җәяүле тизлеге белән үтәр һәм, Аллаһның рәхмәтенә ирешеп, җәннәткә керәчәк, диелә. Ә инде бу дөньяда яшәгәндә Аллаһ әмерләрен үтәмәүчеләр, Аллаһы Тәгаләнең хөкеме белән, сират күперен уза алмыйча, аска – җәһәннәмгә егылып төшәчәк. Монафыйклар, ягъни икейөзле кешеләр исә сират күперен чыгып җитеп барам, менә хәзер җәннәткә керәм дип торганда гына шулай ук аска очып төшәчәкләр, диелә хәдисләрдә.  

– Сират күперенең озынлыгы турында мәгълүмат бармы?
– Моның хакында төрле фикер бар. Кайбер чыганакларда, аның озынлыгы өч мең еллык юл тәшкил итә, диелә. Бер мең ел – үргә менү, бер мең ел – тигез юлдан бару һәм бер мең ел – аска төшү. Дөресе Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүм, иң мөһиме: ул – бар.  

– Аннан иң беренче кемнең үтәчәге билгелеме?
– Сиратка беренче булып Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның өммәте керәчәк. Ул үзенең бер хәдисендә: “Без бу дөньяга килгән соңгы өммәт, ә кыямәт көнендә хисап иткәндә беренче булачакбыз”, – дигән. 

– Хайваннар да сират аша узачаклармы?
– Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аларны да кубарачак, әмма сират аша узмаячаклар, шулай ук җәннәт белән җәһәннәмдә кермәячәкләр. Аллаһ аларны туфракка әверелдерәчәк. 

 – Сират күпере аша корбанлыгың белән чыгасың, шуңа да көр сарык чалырга кирәк дию дигән сүз дөрес түгел алайса?
– Монда сүз, мөгаен, корбан чалуның савабы турында барадыр. ИншәАллаһ, шул саваплы гамәлебез безгә аннан тизрәк һәм җиңелрәк узарга булышачак.  

– Кыямәт көнендәге үлчәү – мизан турында да сөйләсәгез иде.
– Коръәннең “Әнбия” сүрәсенең 47 нче аятендә: “Кыямәт көнендә Без гаделлек бизмәне корып куячакбыз. Ул көнне инде һич беркемгә нинди дә булса гаделсезлек кылынмас. Кылган эшләрегезнең гәрчич бөртеге кадәрлесен дә дөрес бизмәнгә салырбыз. Исәп-хисап өчен Мин үзем дә җитәрмен”, – диелә. Һәрбер гамәлебез мизанга салынып, яхшы гамәлләребез күп булса, гамәл дәфтәрләребез ал яктан уң тарафтан биреләчәк. Ә изгелекләренә караганда гөнаһлары күп булган кешегә арткы ягыннан сул тарафтан бирелер. 

– Телдә әйтергә җиңел булган, әмма кыямәт көнендә мизанда авыр килгән сүзләр бар, диләр. Алар кайсы сүзләр?
– Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә китерелгәнчә: “Телдә әйтергә җиңел булган, әмма кыямәт көнендә мизаннарда (үлчәүдә) авыр килгән сүзләр: “Сөбеханәллааһи вә бихәмдиһи” һәм “Сөбеханәллааһүл-газ̣ыыйм” (“Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән пакь һәм Аллаһка хәмед-сәналәр, шөкераналар”). Бу һәм башка зикер сүзләрен һәрдаим әйтергә тырышыйк. Зикер ул – Аллаһны мактау, Аллаһ Раббыбызга рәхмәт әйтү. Аллаһның кануннарына буйсынып, фарыз гыйбадәтләребезне үтәп яшәсәк, иншәАллаһ, Аллаһ вәгъдә иткән җәннәтле дә булырбыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading