Шәһри Казан

Сөмбелә, тәреңне ташла!

Беркөн Чаллыда яшәүче Дамира апам шалтырата. «Сеңлем, синең киңәшең кирәк миңа, ни эшләргә дә белмим», - ди. Тиз арада, бөтен эшләремне ташлап, үзләренә килеп җитүемне үтенә. Апа сүзен аяк астына салып ташлап булмас, килешмәс дип, өйдәгеләрем белән киңәшләштем дә юлга да кузгалдым. Чаллыга барып, апаларга килеп керсәм, ул мескенем диванда...

Реклама

- Нәрсә булды, апа? - дим. - Әллә берәр күңелсез хәл булдымы?
- Булды шул, - ди.
Апамның икенче никахыннан туган кызы бар. Сөмбелә исемле ул. Аның менә өченче ел инде рус егете белән очрашып йөрүе турында соңгы арада бик еш ишетергә туры килде. Апам да, барлык туганнарыбыз да аның Дима белән мәхәббәт куертуына каршы килдек. Беткәнме әллә зур шәһәрдә татар егетләре? Тик Сөмбелә генә никтер сүзләребезгә колак салырга теләмәде.
Сеңлебез әле яшь булганлыктан, аның бу рус егете белән мавыгулары үтәр дип уйладык без. Һәм шуңа да артык басым ясауны кирәк тапмадык. Бүгенгә кадәр.
Апамның әйткән сүзләреннән аяк астымдагы җирләр убылып киткән сыман булды. Сөмбеләбез Димасына ияреп чиркәүгә барган, динен алыштырган, муенына тәре аскан.
- Мин бит аны тудырып үстергән ана. Миңа әйтми генә, минем белән киңәшләшми дә нигә шундый хәл ясады икән ул, һич аңлый алмыйм. Тегесе шул кадәр дә якынмы икәнни соң үзенә? Табып үстергән анасыннан да кадерлерәкме икәнни соң?
Апамның өзгәләнүләрен күреп, җаныма урын таба алмадым. Ничек кирәк алай, тынычландыра торган дарулар эчертеп, бәхетсез ананы урынына яткырдым да, аның вакытсыз агарган чәчләреннән сыйпап, йокыга киткәнен көтә башладым. Уйларымны ишек ачылып ябылган тавышлар бүлде. Апамны уятмаска тырышып, сак кына кузгалсам да, барып чыкмады, ул йокламаган икән. Миннән дә алда, караватыннан сикереп торып, ишектән керүченең каршысына ташланды.
Сөмбелә мине күргәч каушап китте. Мин кечкенәдән кадерләп үстергән кызчыгыбызны яратып кочагыма алдым. Ул бөтен барлыгы белән куеныма сыенганнан-сыена барды, үзе бертуктаусыз: «Апам, ачуланма мине. Гафу итә күр, апам, - дип ялварды. Аннан соң, яшь сарган күзләрен тутырып миңа карады да: - Мин бүтәнчә булдыра алмадым, син булса да аңла мине», - дип, күзләремә текәлде.
Кочагымда иркәләнгән шушы кызның сүзләренә җавап таба алмый, аптырап торганда, бөтен уйларымны апамның елый-елый әйткән сүзләре бүлде. Тәре асып... Адәм көлкесе... Нәселдә булган хәл түгел бит бу!
Икенче мизгелдә, куенымдагы Сөмбелә ялт итеп атылып чыкты да, апама карамаска тырышып: «Диманы да, минем динемне дә хөрмәт итмисез икән, бүтән бу йортка кайтмаячакмын», - дип яшен тизлеге белән ишектән урамга чыгып та йөгерде.
Сөмбелә чыгып киткән кичне апамны хастаханәгә салырга туры килде. Йөрәге бу хәлләрне тагын да күтәреп торырга теләмәде, ахрысы. Тик кызы гына әнисенең хәлен белергә килеп карауны кирәк тапмады. Динен генә түгел, җанын да саткан иде, ахрысы, Сөмбеләбез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: