16+

Татарстанның атаклы абыстае кем ул?

Югалып барган мирасыбызны туп­лап, үзебездән соң килә торган буынга тапшыру максатыннан, Татарстан Республикасының Диния нәзарәте хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Татарстан Мөселман хатын-кызлар берлеге, Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифе фонды мәркәзебездә «Татарстанның атаклы абыстае» исемле республикакүләм бәйге оештырды.

Ул «Туган авылым» күңел ачу үзәге ресторанында үтте. Әлеге чарада Татарстан районы һәм шәһәрләре мәчетләренә йөрүче ун абыстай көч сынашты.

Әлеге абыстайлар инде күптәннән халык арасында татарларның телен, динен, мирасын саклап калуда актив эш алып бара. Бәйгедә алар вәгазь сөйләүдә, Коръән аятләрен татар мәкаме белән укуда, үтемле дога кылуда, яшьләрне милли рухта тәрбияләүдә үзләрен күрсәттеләр. Моннан тыш мөслимәләребез оста пешекче дә, кул эшләрен сөючеләр дә икән. Һәрберсенең өендә әбисе яки әнисеннән калган сандыкта кадерләп саклый торган ядкарьләре бар. Аеруча истә калган тарихи мирас ул - бер абыстаебызның әнисеннән күчкән милли бизәкләрне кулланып чигелгән намазлык.
Осталар арасыннан ос­таны сайлап алу җиңел түгел анысы, шулай да һәр ярышның үз «солтаны» була. Әлеге чараның җиңүчесе буларак жюри тарафыннан татар милләте, ислам дине өчен, журналистикада күп көчен куйган, хәзерге вакытта пенсия яшендә булуга карамастан шушы юнәлештә актив эш алып барган Вәсилә ханым Рәхимовага «Татарстанның атаклы абыстае» исеме бирелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading