Социаль челтәрдә дусларга кушылырга теләүчеләрнең иң элек сәхифәләре белән танышып чыгам. Шуларның берсе үзе турында төшләр юрау белән шөгыльләнәм дип язып куйган...Тәхаветдин Сафиуллин юрау эше белән ныклап торып шөгыльләнә.
Тәхаветдин Сафиуллин белән аралашып китүебез дә шуннан башланды.
– Төшләр белән кызыксынуым дингә кереп китүем белән бәйле, – дип башлады ул сүзен. – Коръәндә аның турында күп урында әйтелә. Төш ул – Аллаһы Тәгалә белән кеше арасындагы үзенә бертөрле бәйләнеш. Минем шул бәйләнешне тагын да көчәйтәсем килде. Исламнан тыш, башка дин һәм милләттән булган галимнәрнең хезмәтләрен өйрәндем. Психология һәм суфичылык тәгълиматы белән дә кызыксындым. Бервакыт төшемдә Мөхәммәд пәйгамбәрне күрдем. Кул таягы тотып, ул минем каршымда утыра икән. Кинәт таягы миңа очып килеп, сул кулыма кул рәвешендә килеп төште. Шушы төштән соң инде төш юрау белән тагын да ныклап шөгыльләнә башладым.
– Төшләр Аллаһы Тәгаләдән дә, шайтаннан да булырга мөмкин диләр. Ә сез аларны ничек бүлеп карыйсыз?
– Исламда иң билгеле төшләр классификациясе Мөхәммәд ибн Сиринга туры килә. Ул аларны өч төргә бүлә: күңелнең сөйләме (ягъни кешенең тәэсирләре, фикер йөртүләр, кичерешләр нәтиҗәсе); шайтанның куркытуы (начар төш белән кешене куркытырга тырыша, күңеленә өметсезлек, вәсвәсә сала); Аллаһтан яхшы хәбәр китерүче төш. Бу өч категориягә эләкмәгән башка төшләр кайчандыр бәйләнешсез дип табылып юралмаган. Мин санаган төшләр классификациясе мең ел элек формалаштырылган. Ләкин шул вакыттан бирле кешеләр дә, аларның төшләре дә үзгәргән. Мең ел элек гади төшләр күргәннәр. Хәзерге вакытта кешеләр сыйфат һәм сан ягыннан башка төшләр күрә, аларда вакыйгалар да күбрәк. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки дөньяны танып белергә, шәхес буларак үсәргә тырышабыз, дөнья сәясәте мәсьәләләре белән кызыксынабыз. Яңа вакыт кешеләр алдына бөтенләй башка максат куя һәм төшләр шуларга җавап табарга булыша. Моннан тыш төш юрау фәне дә тик тормаган, төшләр классификациясе дә киңәя барган. Минемчә, һәр төш юраучы аларны үзенчә бүлеп карый.
– Сез үзегез ничек бүләсез?
– Ике мәсьәләдән чыгып бүләм. Беренчесе – ул төш кемгә кергән? Балагамы, әллә олы кешегәме? Соңгы вакытта төрле яшьтәге балаларның төшләрен җибәрә башладылар. Алар гадәттә хыяллар, фантазия белән тулган. Шул ук вакытта курку бар. Баласының төшен юрау әти-әниләренә аның белән нәрсә булуын аңларга булыша. Бер баланың төшен юрауны сорадылар. Имештер әти-әнисе аны башка гаиләгә биргән икән. Һәм шул гаилә аның эченә пычак белән төрткән. Чынлыкта әти-әнисе аерылырга җыенган, әмма моны баладан яшергәннәр. Бала үзе аңламаса да, сизенгән. Төшенә чит гаилә керүе юкка гына түгел, чөнки үз гаиләсендә ул үзен шулай сизә башлаган. Эченә пычак белән төртүгә килгәндә, корсак ул тормыш энергиясе барлыкка килү үзәге. Ситуацияне үзгәртмәсәң, бала авырып китәргә мөмкин. Шуннан әти-әтисе балага гаиләдәге хәлне аңлатып, аның әнисе белән каласын әйткән.
– Олы кешеләрнең төшен юрау катлаулырактыр?
– Аларын мин төшнең нәрсә турында булуыннан чыгып бүләм. Беренче төркем – үз-үзеңне танып белү төшләре. Имам әл-Газали «Эликсир счастья» китабында, үзен танып белгән кеше Раббысын да танып өлгергән, дип яза. Кешенең җаны яктылыкка омтыла, шуңа да андый төшләр күпчелекне – 90 процентны тәшкил итә. Бу төшләр кеше белән хәзерге вакытта нәрсә булуы турында. Кешенең җаны тормышның бөтен серләрен дә белә, төшләр аша ул аңа үзен танып белергә булыша. Кайгы, борчу, ачу тасвирланган төшләрне дә шушы категориягә кертәм.
– Юрарга кирәкме соң аларны?
– Бу төшләрне юрау кешене шушы халәткә китергән сәбәпләрне аңларга мөмкинлек бирә, димәк, уй-фикереңне, гамәлләреңне үзгәртергә кирәк.
– Чынга аша торган төшләр дә бар бит әле...
– Алары булачак вакыйга яки авыру турында кисәтә. Андый төшләрдән соң сәламәтлеккә, көндәлек тормышка игътибарлы булырга киңәш итәм. Бер ир төшендә әтисен күргән. Әтисе дачадагы йортларының икенче катында тәрәзәгә карап басып тора ди. Үзе исә тәрәзәдән кып-кызыл кояш батуын күргән. Кояш нурлары бөтен бүлмәне тутырды, ә әти шунда юк булды, дип сөйләде ул. Төш әтисенең гомере бетеп баруын күрсәтә иде, сәламәтлеген тикшертергә кирәк, дидем. Кояш ул планетада тормыш чыганагы, ә батуы тормыш юлы төгәлләнүе. Тикшеренгәннән соң, төш сөйләүченең әтисе күрү сәләтен югалта булып чыкты. Алты ай эчендә ул сукырайды.
– Кешегә төш күрү ни өчен кирәк?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Төшне пәйгамбәрлекнең кырык алтыдан бер сыйфаты”, – дигән. Төш күрү кешегә үзен аңлау, Аллаһы Тәгалә йөкләгән бурычларны тормышка ашыру өчен бирелгән. Ул үзенә бертөрле ориентир булып тора, кеше дөрес юлдан барамы, әллә адашканнар юлы белән киткәнме? Аллаһы Тәгалә тормыш хәлләре яки төшләр аша дөрес карарны күрсәтә, яхшы юлга юнәлдерә, билгеле бер куркыныч турында кисәтә. Әгәр дә инде бер карарга килгәнбез икән, аның нәтиҗәләрен дә кабул итәргә тиешбез. Ә төшләр чынбарлыкны күрсәтә, алар алдый белми. Кеше аларны аңлап, алга таба хәрәкәт итәргә тиеш.
– Тормышта мөһим бер нәрсәне хәл итәргә туры килгәндә, төшкә генә таянырга буламы?
– Ислам динендә истихара намазы бар. Аны укып ятканнан соң кергән төшкә игътибар итәргә кирәк. Истихарадан соң күп кешеләр үзләренең сорауларына җавап таба алды.
– Гомер азагы җиткән кеше үләр алдыннан төшендә элегрәк вафат булган якын кешесенең аны алып китүен яки каядыр бергә китүләре күрә ди. Һәм ул чынлап та туры да килә икән. Мондагы бәйләнешне сез аны ничек аңлатасыз?
– Үлгән кешеләр кергән төш юрау бик авыр, чөнки алар образында начар көчләр дә килергә мөмкин. Алар аның кыяфәтен үз максатларында куллана. Гадәттә ире яки хатыны үлгәч, тормыш иптәшләренең төшенә кереп, аны чакыралар. Бер ир, әтисе үлгәннән соң, аның гел әнисенең төшенә керүен, үзе белән китәргә чакыруын сөйләде. Әнисе күз алдында сула башлаган. Төшне анализлаганнан соң, аның төшенә иренең рухы түгел, шайтан керүен ачыклый алдык. Шул рәвешле ул кешенең тынычлыгын ала.
– Төшеңдә эт тешләү, биеклектән егылулар нәрсәне аңлата?
– Эт тешләү – дус дип санаган кешеңнең хыянәт итүе. Биеклектән егылу еш кына үз юлыңны югалту. Мондый төштән соң күпләр авырый, эшендә перспективасы югала.
– Ниндидер көн яки сәгатьтә күргән төш чынга аша аламы? Бармы андый вакытлар?
– Тәүлек вакыты яки атна көне төш күрүгә йогынты ясамый. Ул һәрчак Аллаһ ихтыярында. Ләкин таң атканда кергән төшләр тирәнрәк мәгънәгә ия һәм тормыштагы сорауларга җаваплар табарга булыша. Иртәнге сәгать җидедән соң яки төш вакытында кергән төш күбесенчә көндәлек темаларга кагыла.
Фото: https://freepik.com
Комментарийлар
0
1
Алар ботенеседэ алдылар.
0
0