16+

Уразага керәбез

Иртәгә изге Рамазан аеның беренче көне. «Бер көн алдан, бер көн арттан түгел. 20 июль көне - Россия, Төркия һәм башка илләр галимнәре белән берлектә, фәнни яктан өйрәнелеп, килешенеп куелган дата», - диде Илдус хәзрәт Фәйз Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының диния нәзарәтендә Рамазан ае башлану уңаеннан үткәрелгән конференциядә. Рамазан - мөселманнар...

Уразага керәбез

Иртәгә изге Рамазан аеның беренче көне. «Бер көн алдан, бер көн арттан түгел. 20 июль көне - Россия, Төркия һәм башка илләр галимнәре белән берлектә, фәнни яктан өйрәнелеп, килешенеп куелган дата», - диде Илдус хәзрәт Фәйз Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының диния нәзарәтендә Рамазан ае башлану уңаеннан үткәрелгән конференциядә. Рамазан - мөселманнар...

Иртәгә изге Рамазан аеның беренче көне. «Бер көн алдан, бер көн арттан түгел. 20 июль көне - Россия, Төркия һәм башка илләр галимнәре белән берлектә, фәнни яктан өйрәнелеп, килешенеп куелган дата», - диде Илдус хәзрәт Фәйз Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының диния нәзарәтендә Рамазан ае башлану уңаеннан үткәрелгән конференциядә.
Рамазан - мөселманнар тарафыннан көтеп алынган, изгелекләр эшләнелә торган ай. Бу айда ураза тотучылар мохтаҗларның күңелен күрергә, ярдәм итәргә тиешләр. Моның өчен Ислам динендә фитр, фидия, зәкят кебек гамәлләр бар. «Фитр сәдакасы быел - 50-300, фидия 100-300 сум түләнә. Зәкятне көндәлек тормышта кулланылмый торган 130 мең сум акчасы булган кешеләр 3250 сум итеп бирә. Болар барысы да мохтаҗлар хакына», - дип аңлатты мөфти. Моннан кала, колониядә утыручы мөселманнарга да матди ярдәм күрсәтеләчәк икән.
Быелгы Рамазан авыр вакытка туры килә. Эсселек белән бергә, көннең озын булуы да мөселманнарга кыенлыклар тудырырга мөмкин. Әле бит төн уртасында мәчеткә тәравих намазына да йөрергә кирәк. Илдус хәзрәт сүзләренчә, «Кол Шәриф», «Мәрҗани», «Болгар» мәчетләреннән тәравих укучылар өчен махсус автобуслар йөреп торачак. Шулай ук мөфти транспорты булган яшьләргә дә мөрәҗәгать итте: «Өлкәннәрне бушка өйләренә алып кайтуны оештырырга иде. Күпме савап һәм рәхмәт җыя торган эш бит. Түбән Камада бу тәҗрибә уңышлы эшләп килә».
Узган елдагы кебек үк, быел да республика ифтары уздырылачак. Чарага барлыгы 3000 кеше чакырылачак дип көтелә. Ифтар үткәреләчәк урын исә әлегә төгәл билгеле түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading