16+

“Хастахәнәләрдә кеше тәнен дәваласа, мәчеттә рухи яктан шифа таба”

Мәчетләр – Аллаһның йортлары, мөселман кешесенең Раббысына гыйбадәт кыла, дога белән мөрәҗәгать итү урыны. Мәчеттә күңелгә тынычлык иңә, уй-фикерләребез тәртипкә килә, зиһенебез ачыла.

“Хастахәнәләрдә кеше тәнен дәваласа, мәчеттә рухи яктан шифа таба”

Мәчетләр – Аллаһның йортлары, мөселман кешесенең Раббысына гыйбадәт кыла, дога белән мөрәҗәгать итү урыны. Мәчеттә күңелгә тынычлык иңә, уй-фикерләребез тәртипкә килә, зиһенебез ачыла.

Кайвакыт адәм баласы мәчет ишекләрен күңеле төшкән, нәрсә эшләргә белмәгән вакытта, бар ышанычы, өмете Раббыбыз гына булуын аңлап ачып керә. 
Нәкъ менә боларны исәптә тотып, күпсанлы мөрәҗәгатьләр нигезендә һәм, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендә күркәм “Әбүгалисина” мәчете төзелде. Мәчетне төзү эшләренең узган ел Халыкара балаларны яклау көне – 1 июньдә башлануы,  шушы көннәрдә мәчеткә ай куелуы һәм исеменең дә символик мәгънәгә ия булуы куандыра. Әлеге изге эшнең, мөһим проектның нигез салучысы хөрмәтле шәхесебез – Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, эшмәкәр, Шаһимәрданов Айдар Равил улы белән әңгәмә кордык.

– Әссәләмү галәйкүм, Айдар Равилевич! Әйтегез әле, Республика балалар клиник хастаханәсе  территориясендә мәчет төзү идеясе ничек барлыкка килде? Бу урында Аллаһ йортының булуы бик кирәкле иде, чыннан да.
– Без – Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләре сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләре ачарга, булдырырга тырышабыз. Татарстан Республикасының барлык сәүдә үзәкләрендә диярлек ул бүлмәләр ачылды. Аннары без намаз бүлмәләрен эре Республика хастаханәләрендә ача башладык. Моннан өч-дүрт ел элек, Республика балалар клиник хастаханәсендә ятучы балаларның әти-әниләре безгә мөрәҗәгать итә башлады. Алар өчен  ялгызың гына калып Аллаһка дога кылу урыны – мәчет бик тә кирәк иде. Әгәр хастахәнәләрдә кеше тәнен дәваласа, мәчеттә кеше рухи яктан шифа таба. Без әлеге әти-әниләрнең, шулай ук табиблар, медицина персоналының үтенеченә колак салдык һәм үткән елның 1 июнендә шушы эш башлап җибәрелде.

– Мәчетнең исеме – “Әбүгалисина” әлеге урын өчен бик символик атама булып тора. Ни рәвешле әлеге исем сайланды? 
– Мәчетнең исемен ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин уйлап тапты һәм тәкъдим итте. Без бу мәчетне ничек атарга икәнлеге хакында күп уйладык. Бөтендөнья медицинасында иң зур, иң мөһим рольне медицина галиме Авиценна уйнаган. Аны заманчалаштырып шул рәвешле атыйлар. Ә чынлыкта аның исеме Әбү Гали ибне Сина була. Әлбәттә, Аллаһ йортының хастаханә территориясендә булуын исәптә тотып, Камил хәзрәт мәчеткә бик тә хикмәтле исем бирде.

–  Мәчетнең зурлыгы хакында да беләсе килә иде.
–  Мәчет чама белән йөз кешене сыйдыра ала. Биредә ирләр һәм хатын-кызлар заллары бар. Шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәт алу бүлмәләре, имам бүлмәсе, техник бүлмә каралган. 

– Сезнеңчә, әлеге проектның үзенчәлеге нәрсәдә? Бирегә күбрәк хастаханәдә ятучы балаларның әти-әниләре йөриячәк бит.
– Аллаһка мөрәҗәгать итүче кешеләрнең  саны көннән-көн арта бара. Һәм биредә дә пациентлар һәм аларның якыннарына гына түгел, хастаханә табиблары, медицина персоналы, техник персонал, Республика балалар клиник хастаханәсе янында урнашкан күпкатлы йортларда яшәүче башка хастаханә табибларына да мөмкинлекләр ачыла. Шуңа да бу районда мәчеткә ихтыяҗ зур. Һәм без, иншәАллаһ, әлеге ихтыяҗны канәгатьләндерергә телибез. Мәчетнең эшләве, биредә биш вакыт намазның укылуы һәм кешеләрнең рухи яктан дәвалануы, күңел тынычлыгы табуы өчен тырышырбыз.

– Аллаһ йортының ишекләре кайчан ачылырга планлаштырыла?
– Әлеге елның август азагында ачылыр дип ниятлибез, Аллаһ боерса.

– Аллаһы Тәгалә башлаган эшләрегездә җиңеллекләрен бирсен, тырышлыкларыгыздан риза булсын, Айдар Равилевич! Әссәләмү галәйкүм.
– Әәмин! Бик зур рәхмәт. Вә галәйкүм әссәләм!

Әңгәмәне Айсылу Юлдашева әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading