16+

Ялгыз булырга язмасын!

Иң курыкканым - ялгызлык! Олы яшьтәге кешеләрдән бик еш ишетергә туры килә бу сүзләрне. Картаймыш көнеңдә кара-каршы утырып рәхәтләнеп чәй эчәргә иптәшең, сөйләшергә-киңәшергә якыннарың булмаса, моның никадәр авыр икәнлеген үзе шундый хәлдә калган кеше генә аңлыйдыр, мөгаен. Эшлисе эшләнгән, инде балалар да үсеп кайсы кая таралышып беткән вакыт. Иртәме-соңмы һәрбер...

Ялгыз булырга язмасын!

Иң курыкканым - ялгызлык! Олы яшьтәге кешеләрдән бик еш ишетергә туры килә бу сүзләрне. Картаймыш көнеңдә кара-каршы утырып рәхәтләнеп чәй эчәргә иптәшең, сөйләшергә-киңәшергә якыннарың булмаса, моның никадәр авыр икәнлеген үзе шундый хәлдә калган кеше генә аңлыйдыр, мөгаен. Эшлисе эшләнгән, инде балалар да үсеп кайсы кая таралышып беткән вакыт. Иртәме-соңмы һәрбер...

Күршебездә бер әби яши. Ул да ялгыз. Тормыш иптәше вафат, бердәнбер улы үлеп киткәнгә дә инде күп еллар узган. Әллә нигә бер безгә дә кереп чыккалый ул: «Бер үзем булгач шундый авыр. Әрле-бирле тик йөрим шунда. Чәем чәй түгел. Ярый шул телевизор бар инде. Карамасам да, сөйләп утыра, кеше тавышын ишетү бераз тынычландырып җибәрә», - дип, кергән саен моңсуланып ала, күзләреннән яшь бөртекләре дә тәгәрәшеп төшә. Тагын бер ялгыз калган әбинең: «Янымда ичмасам бер мәче генә булса да сырпаланып торсын иде. Сөйләшмәсә сөйләшмәс, бер җан иясе генә булсын», - дигәннәре әле дә исемдә. Нигәдер авыл җирендә яшәүчеләргә бу яктан аз булса да җиңелрәк кебек тоела. Анда да ялгыз кешеләр җитәрлек, әмма аларның болай кайгырып утырганнарын хәтерләмим. Шәһәр әби-бабайлары дүрт стена арасында атналар буе да бер кеше күрми бит кайвакыт. Ә авылда күрше-күлән һәрвакыт бер-берсенең хәлен белеп тора. Тәм-том пешерсә дә, ялгыз күршесен сыйламыйча калмый. Авылыбызда күршедә ялгызы гына торучы бер әби бар. Аның янына керсәң, тик утырган чагын бер дә күрмәссең. «И, кызым, бернәрсәгә өлгерә алмыйм. Көннең үткәнен дә сизмим. Әнә ипигә дә күршемне җибәрдем, алайса намазымны укырга да өлгерми кала идем», - ди ул. Һаман нәрсәдер җыештыра, тәртипли, ул арада тавык-чебешен карап керә. Җәй булса, чүп утый, кыш булса, сукмак сала. Аның моңаеп утырырга вакыты да юк.
Олы кешенең ялгызы калып, кайгыга бирелеп утыруын аңлап була әле. Бүгенге заманда ялгызлыктан интегүче егет-кызлар да бик күп. Мондый ялгызлыкның сәбәпләре итеп белгечләр үзбәяң бик түбән булу, ниндидер уңышсызлыкка очраудан курку, аралаша белмәү һ.б. әйтә. Хәер, бүген ялгызлык турында уртак бер фикер дә юк. Кем өчендер ул газап булса, икенче берәүләр өчен ирек булып тора. Ялгыз яшәвең уңайлырак та, җайлырак та кебек: кемнедер хәстәрләп-кайгыртып мәшәкатьләнәсе түгел. Әмма алда ялгыз картлык та көтә бит әле...

Кеше белән аралашудан курыкмагыз
Рөстәм ИБӘТОВ, психолог:
- Ялгызлыкны ничек җиңәргә дигән сорауга җавап биргәнче, иң элек аның ни дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәргә кирәк. Башта кеше үзен ташланган, бер кешегә дә кирәк түгел итеп хис итә. Ул бу ялгызлыкны ничек җиңәргә кирәклеген белми, шуңа күрә үзендә бушлык тоя. Алга таба исә кеше җәмгыятьтән, аралашудан бөтенләй читләшә. Бу вакытта ярдәм кулы сузмасаң, кеше үзенә, ялгызлыкны ничек җиңәргә, дигән сорауны бирми башларга да мөмкин. Ул үз язмышы белән килешә. Менә монысы начар да инде. Ялгызлыктан ничек котылырга, дисезме? Беренче киңәш, белгечкә барыгыз. Аннан соң кеше белән аралашудан курыкмагыз. Хәтта теләгегез булмаса да, сөйләшергә кирәк, туганнарыгыз белән дә ешрак күрешегез. Күңелегезгә ятышлы булган шөгыль табыгыз. Иптәшкә берәр йорт хайваны алып кайтсагыз була: аны тәрбияләп карап торырга кирәк, шул рәвешле сезнең, мин ялгыз, дип утырырга вакытыгыз да булмаячак. Кибетләрдә йөреп керү, башыгыз белән берәр катлаулы эшкә чуму да ярдәм итми калмас.

Ислам динендә ялгызлык турында нәрсә диелгән? Бу хакта без «Казан нуры» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт МӨХЛИСОВтан сорадык.
- Ялгызлык ул бик авыр, кыен хәл. Кызганычка, бүгенге көндә аны актуаль дип тә була. Ялгыз яшьләр дә бар, олы яшьтәгеләр арасында да ялгызлар күп.
- Ни өчен кеше ялгызлыкка дучар була һәм ни өчен соңгы вакытта андый кешеләр арта?
- Аның сәбәбе күп, әмма, нигездә, төп сәбәп динсезлектә, ягъни Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәмәүдә. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Без сезне парлап яраттык», - дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)дә: «Өйләнешегез, никахлашыгыз. Кем никахтан баш тарта, ул бездән түгел», - дигән. Икенче хәдистә: «Балалар табыгыз, күбәегез», - дип әйтә. Яшьләр, без үзебез өчен генә яшибез, тормышның бөтен ләззәтен татып каласыбыз килә, карьера ясыйсыбыз бар әле башта, дип әйтергә ярата. Күпмедер вакыт узгач, чыннан да, байлыкка да, олы дәрәҗәгә дә ирешәләр. Менә шул вакытта шайтан кешене котырта башлый да инде: «Кияүгә чыксаң, балалар үстерәсе, иреңне карыйсы була. Эшеңне дә калдырырга туры киләчәк», - ди. Аннары кызларның «ак атка атланган принц» көтү очраклары да аз түгел. Алар булачак ярларына бик югары таләпләр куя, әмма андый кешене таба гына алмыйлар. Шул рәвешле күп кенә кызлар кияүгә чыкмыйча кала да инде. Егетләр дә күп вакытта акча туплагач кына кемгә өйләнергә икән дип сайлана башлый. Әмма бу вакытта башларында, минем байлыгыма кызыгалар инде, дигән уй бөтерелә. Шул рәвешле ялгызлар сафы да арта. Парлашканнар арасында да, Европага ияреп, без әле яшьләр, безгә бала кирәкми, үзебез өчен яшик әле, дип уйлау модасы бар. Ә бит гомер бик тиз үтеп китә һәм картайган көндә бер ялгызың калырга мөмкинсең. Бәлкем, кайберәүләргә ялгыз булулары хәерлерәктер дә, чөнки яман холыклы, тәртипсез, бозык кеше белән яшәгәнче, үзе генә булу күпкә әйбәтрәктер. Хәерлесен Аллаһы Тәгалә генә белә.
- Ялгызы калган кешегә нишләргә? Аларга нинди киңәшләр бирер идегез?
- Иң беренче шуны онытмаска кирәк: ялгыз калу ул - Аллаһы Тәгаләнең сынавы. Тормышта теләсә кем ялгызы калырга мөмкин. Әмма мөселман кешесе беркайчан да ялгызы булмый! Кайда гына булсак та, Аллаһы Тәгалә безнең белән. Без аны калдырмасак, ул безне калдырмый. Фәрештәләр дә һәрвакыт безнең белән. Белмәгән кеше намазга өйрәнсә, белгәне гел укып торса, кешенең төшенкелеккә бирелергә вакыты да калмаячак. Аның һәрвакыт аралаша һәм хәлләрен белеп тора торган мөселман дуслары да күп булачак. Шуңа күрә дингә килергә кирәк. Балаларыбызны да, ялгыз калмас өчен, дөрес итеп тәрбияләсәк иде. Әти-әниләренең хәлен бөтенләй белмәүче балалар да бар. Һич югы телефоннан шалтыратырга була бит инде. Ә туганнар белән аралашмыйча тору - гөнаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дә, гомереңнең озын булуын теләсәң, туганнарыңның хәлен белешеп тор, дигән. Әгәр дә без Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәсәк, Пәйгамбәребез әйткәннәрне тыңласак, күп кенә проблемалар үзеннән-үзе юкка чыгар иде. Бу, әлбәттә, ялгыз кешеләр булмас иде дигән сүз түгел, әмма алар мин ялгыз дип кайгырышып утырмаслар иде.

Гаеп үзебездә!
Бер бистәдә гади генә бер хатын-кыз яшәгән. Аның балалары, ире, туганнары булмаса да, ул бик тә яхшы күңелле һәм ярдәмчел кеше булган. Аңа ярдәм һәм киңәш сорап та бик күп кеше кергән. Ул һәр кешене дә ягымлы сүз, яхшы мөгамәлә белән каршы алган. Менә берьюлы аңа күршесе керә. Аның исә гаиләсе зур: балалар, ире, оныклар. Әмма ул нигәдер бик моңсу.
- Мин шундый ялгыз, - дип зарлана икән хатын. Балалар үсеп бетте, аларның үз тормышы. Оныкларның да үз кызыксынулары. Ирем белән икәү генә калдык хәзер. Аның белән дә элеккеге кебек үк якын түгел инде. Хәер, син мине аңлый да алмассың инде. Син бит гомер буе ялгыз, - дигән.
- Бу сүзләрдән соң хатын бераз уйлап тора да:
Әйе, чыннан да, мин сине аңлый алмам, чөнки мин үземне беркайчан да ялгыз хис иткәнем юк. Минем әйләнә-тирәмдә бөтен дөнья булганда, ничек үземне ялгыз хис итим, ди. Без ирекле һәм бәхетле булып туабыз. Ә ялгызлыкны үзебез үк тудырабыз бит. Көн саен бер-беребезне аңламау, дәшмичә йөрү һәм әйтеп бетерелмәгән сүзләр аркасында иң якын кешеләребезне югалтабыз түгелме соң? Алар белән бергә яшәсәк тә, үзебезне ялгыз хис итәбез. Ә син менә тирә-ягыңа бер әйләнеп кара әле: синең яныңда бөтен дөнья бит! Бары аңа каршы барырга һәм ачык булырга гына кирәк!


Янымда робот-иптәш
Ялгыз кешеләр саны буенча Япония иң алдынгы урынны алып тора. Соңгы елларда монда 65 яшьтән өлкәнрәк ялгызлар саны 5 миллионга тигезләшкән. Япония ялгызлар иң күп ил булгач, биредә андый кешеләрнең тормышын җиңеләйтү өчен дә төрле уңайлыклар булдырып, яңа технологияләр уйлап табып бетергәннәр. Нәкъ менә алар өчен бу илдә азык-төлек кибетләрендә махсус рәвештә үстерелгән кечкенә яшелчәләр (бер кешелек кенә) саталар. Бу идея күпләр яшелчәләрне бүлеп ала башлагач туган. Япония инженерлары, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрнең тормышын берникадәр булса да җиңеләйтү өчен, махсус роботлар уйлап чыгарганнар. Робот-дуслар тәгәрмәчләрдә хәрәкәтләнәләр һәм алар һәрвакыт интернетка тоташтырылган. Алар белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга була. Хуҗасы җавап бирмәсә, ул тиз арада ашыгыч ярдәм чакырта. Дөрес, әлегә иптәш-роботлар Япониядә кулланылышка кереп кенә бара. Әмма алар өлкән яшьтәге ялгызлар өчен чыннан да бер иптәш булыр иде. Һәрхәлдә, бер ялгызың утыру түгел инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading