16+

«Ялгызларны ПАРЛЫ итеп күрәсе килә...»

«Беренче канал»дан бара торган «Давай, поженимся» шоу-программасын яшьләр генә түгел, ә сериаллар карап русчага шомарып беткән безнең татар әбиләре дә яратып карый. Бик оста, уенны чынбарлыктан аермаслык итеп оештырылган өч яучы «түти»нең, ярыша-ярыша, парларны кавыштыруын карау кызык ич. Яучы, димәктән, минем әбине дә кияүгә яучылап биргәннәр. Ирексездән кияүгә чыкса да,...

«Ялгызларны ПАРЛЫ итеп күрәсе килә...»

«Беренче канал»дан бара торган «Давай, поженимся» шоу-программасын яшьләр генә түгел, ә сериаллар карап русчага шомарып беткән безнең татар әбиләре дә яратып карый. Бик оста, уенны чынбарлыктан аермаслык итеп оештырылган өч яучы «түти»нең, ярыша-ярыша, парларны кавыштыруын карау кызык ич. Яучы, димәктән, минем әбине дә кияүгә яучылап биргәннәр. Ирексездән кияүгә чыкса да,...

Күп кенә шәһәрләрдә хәзер яучы агентлыклары эшләп килә. Казандагы «Ханума» гаилә кору үзәге - шундыйларның берсе. Бу үзәккә нигез салучы - Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ҖИҺАНШИНА болай дип сөйли:
- Үзәгебез рәсми рәвештә 4 ел элек барлыкка килде. Эшли башлаган чорларда, дөресен әйтим, бик авыр булды, чөнки кешеләрдә безгә ышаныч юк иде. Танышырга килгән кешенең дә бит төрлесе була: вакыт үткәрергә, яшәп торырга гына иптәш эзләүчеләр дә җитәрлек. Бигрәк тә никахсыз гаиләләр күп бүгенге заманда. Дин дә, милләт тә моңа каршы. Чөнки ир-ат мондый гаилә корып, берни югалтмый, җавапсызлыкны сайлый. Бөтен җаваплылык хатын-кыз өстенә өелә: ул бәбигә уза, бала таба, аны тәрбияләп, аякка бастыру да хатын йөгенә кала. Мондый гаиләдә тотрыклылык юк: хатын-кызның киләчәккә ышанычы булмый, һәрвакыт ялгыз калудан куркып яши. Кыскасы, гаилә никахлы ир һәм ата канаты астында үсәргә тиеш. Шул нияттән чыгып, без әлеге үзәгебезне «Гаилә кору үзәге» дип атадык.
- Үзәккә күбрәк кемнәр мөрәҗәгать итә?
- Минем янга күбрәк «карьерист»лар килә. Мәсәлән, килгән кызларның күбесе икешәр дипломлы, эшләрендә дә уңышка ирешкәннәр. Ләкин шәхси тормышны берничек тә кора алмыйлар. Ни өчен? Чөнки вакытлары юк. Шулай итеп, алар үзләренең 30га җиткәннәрен сизми дә калалар. Ә бит кызларга әле бала да табасы бар.
Егетләргә килгәндә... Дөресен генә әйткәндә, үзем дә шаккатам. «Сезгә бит инде урамда да кызлар кызыга, нишләп монда килдегез?» - дигән соравыма: «Тәртипле, тәүфыйклы татар кызларын урамда очратуы авыр», - дип җавап бирә алар.
Үзәктә барлыгы 18дән 85 яшькә кадәрге 1500гә якын кеше теркәлгән. Шушы 1500 кешене бер-берсе белән кавыштырсаң да, күпме гаилә барлыкка килер иде!
- Гаилә корырга теләүчеләр күбрәк кайлардан киләләр?
- Үзәккә күбрәк авыл хатын-кызлары мөрәҗәгать итәр дип уйлаган идем. Авылларда ялгызлыктан ирләр тилмерә икән. Ни өчен дигәндә, безнең хатын-кызларыбыз авылга кайтырга, яшәргә ашкынып тормыйлар бит, куркалар. Шуңа күрә хәзер егетләрнең портфолиоларын алып, тулай торакларга барып кайтырга уйладык. Кызларны ничек тә авылларга кайтарырга тырышырбыз. Казанда нәрсә бар соң? Эш? Югары үрләр? Эштә генәме соң бәхет, яныңда ирең, балаң булмаса... Янып-көеп эшләп, үзеңне генә карап яшәсәң, алар булмаска да мөмкин бит. Кызлар белән нәкъ шул турыда сөйләшәсем килә. Беренче урынга гаиләне куярга кирәк, ә Казан шәһәрен түгел. Казанда син гомер буе эзләрсең ул ярны, олыгаеп бетәрсең, ләкин таба алмассың. Ә бәлки нәкъ сиңа туры килгән, синең күзеңә карап «матурым» дип кенә торган ир-ат кайсыдыр авылда яшәп ятадыр.
- Кавышучылар булган җирдә аерылышучылар да булмый калмый...
- Күптән түгел бер парым кавышкан иде. Икесе дә кызу темпераментлылар. Иң беренче әйтәләр, эшлиләр, аннары гына уйлыйлар. Бер-берсен бер күрүдә үк ошатканнар иде. Ләкин берара аерым яшәп карадылар, хәзер инде янәдән бергә, Аллага шөкер. Шуңа күрә ире кызу канлы булса, аңа сабыр хатын киңәш итәм. Ә боларны мин сизмичә дә калдым. Миннән яшереп кенә аралаша башлаганнар да кавышып куйганнар. Бер-берсенә юл да куя белмиләр, бер-берсеннән башка да яши алмыйлар (көлә). Үзем кавыштырган гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, икесен дә үз яныма чакырам. Чөнки алар минекеләр, мин алар өчен җаваплы. Аларның икесен дә мин яхшы беләм: уңай якларын да, кимчелекләрен дә. Киңәшләрне дә шуңа курыкмыйча бирә алам.
- Икенче, өченче хатын эзләп килүчеләр бармы?
- Ба-ар. Икенчегә генә киләләр әлегә. Өченчегә мөмкинлекләре җитми, ахрысы (көлә). Әмма мин үгет-нәсыйхәт укыганнан соң, алар башка күренмиләр. Шәхсән безнең үзәк аша икенче, өченче хатын алучы ир-атлар булмады. Әле ирләрне аңларга була... Икенче хатынлыкка риза кызларны менә аңлап булмый! Алар белән дә әңгәмә оештырам. «Үзеңнең бәхетең өчен башка хатын-кызның бәхетен җимерергә син әзерме?» - дигән сорау биргәч, алар югалып кала. Егетләр җитәрлек бит, нигә кеше иренә бәйләнергә? Аллаһы Тәгалә бу шартны фарыз гамәл итеп куймаган.
- Наилә ханым, ә нигә нәкъ менә яучылык?
- «Ханума»га 4 кенә ел булса да, яучылык белән мин инде 20 еллап шөгыльләнәм. Ялгызларга тыныч күңел белән карый алмыйм мин. Мөгаен, бу холкыма бәйледер. Ялгыз кыз яки егетне күрсәм, тизрәк аларга тиң яр эзләргә тотынам. Бөтен кешене дә парлы, гаиләле итеп күрәсе килә. Аллаһ Тәгаләдән бирелгән сәләттер инде ул - кешегә бәхет теләү...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading