16+

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Гает көнне ураза тотарга ярамый»

21 апрель мөселманнар Рамазан аеның тәмамлануын бәйрәм итә. Бу изге көндә Казанда “Рамазан Фест” дип исемләнгән үзенчәлекле чара узачак. Быел бәйрәм Каюм Насыйри урамы буенча кичке сәгать 3тән 8гә кадәр узачак. Әлеге чара Иске татар бистәсе территориясен дә колачлап ала. 

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Гает көнне ураза тотарга ярамый»

21 апрель мөселманнар Рамазан аеның тәмамлануын бәйрәм итә. Бу изге көндә Казанда “Рамазан Фест” дип исемләнгән үзенчәлекле чара узачак. Быел бәйрәм Каюм Насыйри урамы буенча кичке сәгать 3тән 8гә кадәр узачак. Әлеге чара Иске татар бистәсе территориясен дә колачлап ала. 

– Мөселманнарда төп ике бәйрәм бар: Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре. Рамазан гаетенең хикмәте аның алдыннан бик зур гыйбадәт, ураза тотудан гыйбарәт. Мөселманнарга бер айга якын чикләүләрдән соң, Аллаһ Тәгалә бу ишекләрне янәдән ача. Асылда “Ураза бәйрәме”, – дип сөйләшү дөрес түгел. Ураза – тыелу дигәнне аңлата. Ә бу бәйрәмнең мәгънәсе, киресенчә, тыелу бетте дигәнне аңлата. Гает көнне ураза тотарга ярамый, бу гөнаһ санала. Тоткан ураза да кабул булмый. Ул көнне кешеләр ял итәргә, бер-берсенә кунакка йөрергә тиеш. Татарстанда  ураза тоту, ифтарлар уздыру, мәчетләр салу гына түгел, зурлап бәйрәмнәр уздыра белергә дә кирәк. Башка төбәкләрдә яшәүче мөселманнарга үрнәк булып торабыз, шуңа күрә бәйрәмнәрне югары дәрәҗәдә уздырырга тиешбез. Шул максаттан “Рамазан Фест” дигән чараны оештырабыз, – диде Вахитов һәи Идел буе районнарының имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

Узган елны “Рамазан Фест” Горький исемендәге паркта узган. Быел оештыручылар татарлар өчен истәлекле, тарихи урынга кайтырга булганнар.  Бәйрәмнең территориясе 1 гектардан артып китә. Фестивальдә 7-8 меңнәр кунак көтелә. Бәйрәм вакыты ике намазга туры килә, шуңа күрә кунаклар Каюм Насыйри урамында урнашкан ике мәчеткә кереп гыйбадәт кыла алачак.

“Рамазан Фест”ның программасы да үзенчәлекле. Оештыручылар бу бәйрәмне киң аудитория өчен әзерли, һәркем фестивальгә килеп, ял итеп кайта алыр дип ышанып калалар. 

Бәйрәм кичке сәгать 3тә башлана. “Рамазан Фест” бәйрәменә Татарстан урамы һәм Кабан күле яныннан кереп була. Кунакларны милли киемнәрдән каршы алачаклар. Остаханәләр, күргәзмәләр оештырылачак. Балалар өчен аерым сәхнә булдырыла. Анда бәйрәм кунаклары да чыгыш ясый алачак.

“Рамазан Фест”та башкаланың иң текә шеф-пешекчеләре бер-берсенә ярашмаган ризыклардан тәмле ашлар пешерәчәк. Бу шоуда хәләл кафелар: “Азу”, “Итле”, “Кыстыбый”, “Сафракебаб” катнашачак. Бәйрәмдә иң яхшы бәлеш тә сайлап алыначак. 

– Без бәйрәм кунаклары арасыннан 10 кеше сайлап алачакбыз. Алар сәхнәгә менеп, һәр бәлешне кабып карап хөкем итәчәк. Кыскасы, җиңүчене тамашачылар билгели, – диде Кабан арты мәчетенең имам-хатыйбының уку-тәрбия бирү мәсьәләләре буенча урынбасары Айгөл Махиярова. 

Шунысы кызык: оештыручылар ир-атлар өчен дә махсус уеннар әзерләгәннәр. Милли уеннарда катнашып, ирләр дә күңел ачып, бүләкләр ота алачак. Беркем бүләксез калмаячак.

– Бу бөтен башкалабыз яшәүчеләр, кунаклары өчен бәйрәм. Безнең ишекләр һәр милләт вәкиле, һәр дин әһеле өчен ачык, – диде Йосыф хәзрәт.

“Рамазан Фест” 21 апрель кичке сәгать 3тән 8гә кадәр дәвам итәчәк. Рәхим итегез!

Фото: https://kzn.ru/
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading