16+

Юлсубино авылы мәчете йөз елын тутырды

Кайбер таш биналарның да тарихы кеше язмышлары кебек гыйбрәтле. Балык Бистәсе районының Юлсубино авылы мәчете шуңа бер мисал. Авыл халкы мәчетнең йөз еллыгын зурлап билгеләп үтте. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллиннан сәламне урамны тутырып җыелган халыкка аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тапшырды. - Тормышта динсез, әдәп һәм әхлаксыз яшәп булмый, -...

Юлсубино авылы мәчете йөз елын тутырды

Кайбер таш биналарның да тарихы кеше язмышлары кебек гыйбрәтле. Балык Бистәсе районының Юлсубино авылы мәчете шуңа бер мисал. Авыл халкы мәчетнең йөз еллыгын зурлап билгеләп үтте. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллиннан сәламне урамны тутырып җыелган халыкка аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тапшырды. - Тормышта динсез, әдәп һәм әхлаксыз яшәп булмый, -...

Кайбер таш биналарның да тарихы кеше язмышлары кебек гыйбрәтле. Балык Бистәсе районының Юлсубино авылы мәчете шуңа бер мисал.
Авыл халкы мәчетнең йөз еллыгын зурлап билгеләп үтте. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллиннан сәламне урамны тутырып җыелган халыкка аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин тапшырды.
- Тормышта динсез, әдәп һәм әхлаксыз яшәп булмый, - дип басым ясады ул үзенең чыгышында.
Шөкер, Балык Бистәсе төбәгендә иманлы халык гомер кичерә. Керәшен Казысы авылында астыртын кешеләр ут төрткән чиркәүне кабаттан торгызуда христиан динендәгеләргә мөселманнарның бердәм рәвештә ярдәм күрсәтүен алыйк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин:
- Бездә 47 мәчет эшли. Әле шушы көннәрдә генә күбесенчә руслар яшәүче Олы Көл авылында да мәчет ачылды, - диде.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкаручы директоры Нурия Хашимова:­ «Юлсубино халкы бар яктан да уңган, тырыш халык», - дип, якташларының күңелен дәртләндереп җибәрде.
Ветеран укытучы Габделхәй Мөбәрәков 1934 елда мәчетнең мәктәпкә үзгәртелгәнлеген хәтердә яңартты.
- Манаралар киселгәндә, халык елашкандыр. Манарасы киселсә дә, авылыбызның мәчет бинасы мәктәп сыйфатында яхшы эшкә хезмәт итте. Бинаның кабаттан мәчет вазифасына кайтарылганлыгына да егерме ел, яңадан торгызылган манарасыннан азан яңгырый,- дип, әлеге фикерне куәтләде Юлсубино җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов.
Имам хатип Фирдинанд Хәкимов намазларга иллеләп кеше, ә атнасына бер мәртәбә үткәрелә торган дин сабакларына унбиш­ләп бала йөрүен сөенеп сөйләде.
Тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф тапкан документларга нигезләнгәндә, Юлсубино авылы Казан ханлыгы чорларына ук карый. Борынгы атамасы Юлсаба, халык сөйләмендә, гадәттә, Балтач дип йөртелә.
- Юлсубинода бу мәчеткә кадәр дә мәчетләр булган. Тирә-күрше авыллар муллалары Юлсубино авылы мәчетенә җые­лышып, рус-төрек су­гышына ризасызлык бел­дереп сөйләшкәннәр, төрек флоты өчен акча да җыешканнар хәтта, - дип гаҗәпләндерде тарихчы Нурулла әфәнде.
Программаны әзерләгән һәм алып барган Россия Ислам университеты хезмәткәре Нәзирә Гыйззәтуллина белән «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең радио буенча генераль директоры урынбасары Илнур Фәйзрахманов кечкенә балалар арасында Коръән сүрәләре һәм догалар бәйгесе үткәреп, бүләкләр өләшергә дә өлгерделәр. Профессор Миңгол Галиев мөнәҗәтләр әйтеп, яшь артист Илдар Гаделшин татар халык җырлары башкарып, бәйрәмне музыкаль яктан баеттылар.
Юлсубино халкы бу бәхетләре өчен Әтнә ягыннан булган Әхмәтҗан байга рәхмәтле. Сиксән сигез яшьлек Минсара әби Хәйруллина: «Әти кирпечтән мәчет төзелешендә кат­нашканлыгы, мәчетне авылыбыз белән бернинди туганлык җепләре дә бәйләмәгән Әтнә бае төзеткәнлеге, эшләгәнгә көн саен 20 тиен түләгәнлеге турында сөйли иде», - ди (мәчет төзелгән 1915 елда базарда каз - 85, үрдәк - 40, ә тавык 30 тиен торган).
Сәүдәхан хәзрәт яшь муллага фатиха бирде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading