Нәҗесләнеп, йөрәк каралса...
Бүгенге җәмгыять кешеләре арасында шактый киң таралган яман гамәлләрнең берсе - зина кылу. Өлкән буын вәкилләре сөйләвенә караганда, элек авылга бер исерек, бер фахишә булса, аларны ачуланып, тискәре яктан гына искә алып сөйлиләр иде. Бүген исә шушы начар гадәтләр яшәешебезнең бер нормасына әверелде. Кайберәүләрнең «йөрешүләре», җилдән бала...
Нәҗесләнеп, йөрәк каралса...
Бүгенге җәмгыять кешеләре арасында шактый киң таралган яман гамәлләрнең берсе - зина кылу. Өлкән буын вәкилләре сөйләвенә караганда, элек авылга бер исерек, бер фахишә булса, аларны ачуланып, тискәре яктан гына искә алып сөйлиләр иде. Бүген исә шушы начар гадәтләр яшәешебезнең бер нормасына әверелде. Кайберәүләрнең «йөрешүләре», җилдән бала алып кайтулары хәзер инде гадәти күренеш буларак кабул ителә, күпләрнең моңа исе дә китми. Ләкин мөнәсәбәт нинди булса да, мондыйрак хәлләр кешеләрнең гомерлек йөрәк ярасына әйләнә, гаиләгә зур фаҗига булып килеп керә.
Ислам дине буенча ир белән хатын арасында җенси мөнәсәбәт фәкать никах укылганнан соң гына рөхсәт ителә. Өйләнешмичә, никахсыз ир-хатын якынлыгы зина кылу дип исәпләнә. Барлык диннәр буенча да зина кылу тыелган һәм бик зур гөнаһ булып санала. Коръәндә Аллаһы Тәгалә әйтә: «Зинага якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш вә бик яман кабахәт юлдыр» (17 нче сүрә, 32 нче аять).
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләрендә дә зина олуг гөнаһ буларак бәяләнә. Хәдисләрнең берсендә: «Зина кылган кеше иманлы булган хәлдә зина кылмас», - дип әйтелә. Тагын бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: «Кем дә кем ике ирене һәм ике аягы арасындагы әгъзаларын хәрамнан тыйса, мин ул кешегә җәннәтне вәгъдә итәм». Чыннан да, адәм баласының бик күп гөнаһларына сәбәп булган һәм аны җәһәннәмгә илтә торган ике әгъзасы - ул тел һәм җенси әгъзасыдыр. Аять-хәдисләрдән аңлашылганча, шушы әгъзаларына хуҗа була алган кеше бөек дәрәҗәләргә ирешер, әмма аларга хуҗа була алмаган кешеләр дөньяда түбәнлеккә, хурлыкка, ахирәттә исә зур газапларга дучар булырлар.
Шулай итеп, ислам дине зинаны катгый рәвештә тыя һәм зинага илтә торган бөтен юлларга киртә куя. Билгеле ки, нык иманлы мөэмин-мөселманнар моны яхшы аңлыйлар, һәм бу мәсьәләдә бер дә икеләнмичә, Аллаһ кушканына итагать кылалар, Яратучы бүләк иткән инстинктларны фәкать Ул әмер иткәнчә генә канәгатьләндерәләр. Ләкин, ни кызганыч, бүген күпләр зина кылуны әлләни зур җинаять буларак танымыйлар, киресенчә, аны зарарсыз, хәтта кызыклы һәм күркәм бер гамәл дип саныйлар. Шушы иманнары зәгыйфь булган кешеләр өчен дин күрсәтмәләре җаваплылык хисе артуга сәбәп була алмаганлыктан, әлеге яман гамәлнең дөньяви зарарларын билгеләп үтү урынлы булыр. Ә алар түбәндәгеләр:
- зина кылу гаиләгә зур зыян сала, гаилә таркалуга китерә;
- кияүгә чыкканчы
зина кылган кызның киләчәк гаилә тормышында ире каршындагы дәрәҗәсе түбән була, аның картайганчы хурлыклы шелтәләргә дучар булуы ихтимал;
- өйләнгәнче зина юлында йөргән егеткә, үз гаиләсен коргач та, элекке тормыш рәвешеннән арыну, гадәттә, җиңел түгел, андыйларның күбесе, никахларына хыянәт итеп, хәләл җефетләрен алдауга керешәләр;
- зина кылу кешенең һәм аның балаларының исемен пычрата, җәмгыятьтәге абруен төшерә;
- зина кылып йөрүче атага (анага) карата балаларының хөрмәте бетә;
- никахсыз (зинадан) бала туса, ул баланың нәселе беленмәс, киләчәге билгесез, аңлаешсыз, күңеле каты һәм мәрхәмәтсез булыр;
- зина аркасында шактый күп йогышлы авырулар тарала, алар кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерә.
Ахыргы мәгълүмат, аңлаган кешеләр өчен, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына бер дәлил дә булып тора: һәр заманда да зина кылу нәтиҗәсендә дәвалап булмый торган авырулар таралды, хәзер дә күп кешеләр шулар аркасында үлә - бу, һичшиксез, Аллаһның бер җәзасыдыр. Дөрестән дә, Раббыбыз билгеләп куйган законны бозу дөньяви мәгънәдә генә түгел, дини, ахирави мәгънәдә дә кешегә зур зыян һәм михнәтләр килүгә сәбәп була. Зина йөрәкнең каралуына, иманның зәгыйфьләнүенә китерә. Иманы зәгыйфьләнгән кешенең үзен ниндидер әхлакый кысаларда тоту сәләте бик түбән дәрәҗәгә төшә, хәтта бөтенләй югала, ул рухи мәгънәдә дә пычракка, «нәҗескә» баткан хәлдә гомер кичерә.
Азгын хатыннар азгын ирләргә булсын
Кайбер мәгълүматлар буенча, Аллаһы Тәгалә зина кылган кешенең нәселен 7 буынга кадәр бәхетсезлек белән җәзаларга мөмкин, ягъни зиначының баласы (оныклары) үзе фәхеш кешеләргә эләгергә, каты авыру алырга яки башка ниндидер бәхетсезлеккә дучар булырга мөмкин. Имам Шәфигый болай дигән: «Зина ул - әҗәт. Әгәр шул әҗәтне өстеңә алсаң, үз гаилә әһеле белән түлисең була...» Шулай итеп, әгәр кеше зина кыла икән, көннәрдән бер көнне ул шушы зинаның «әҗәтен» түләячәк йә хатыны, йә кызы белән, йә башка гаилә әһеле белән, ягъни зиначының якын кешесе зина юлына басар яки
сексуаль, интим тормышында бәхетсез булыр. Җенси авырулы кешеләр дә, ориентациясе традицион булмаганнар да, гомумән, гаилә тормышында үзләрен бәхетсез тоючылар да, бәлки, нәсел-нәсәбендә зина кылучы булуның ачы нәтиҗәседер?.. Шуңа күрә дә элек: «Нәселегезгә зиначыны кертә күрмәгез», - дип, яшьләрне кат-кат кисәткәннәр.
Коръәндә дә Аллаһы Тәгалә бу мәсьәләне аерым игътибарга алып, «зиначы ир зиначы хатынга өйләнер, зиначы хатын зиначы иргә кияүгә чыгар», ди (24 нче сүрә, 3 нче аять), ягъни азгын, пычрак ирләр шундый ук хатыннарга булсын, азгын, пычрак хатыннар шундый ирләргә булсын дип тәгаенли.
Шуны да онытмаска кирәктер: дөньядагы җәзаларга караганда, ахирәттәге җәза күпкә авыррак. Ә инде олы яшьтә булган зина кылучыларга шәригатьтә аерым бер кисәтү бар: Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә алар белән бөтенләй сөйләшмәс, берсүзсез җәһәннәмгә билгеләр.
Шулай итеп, зина ул бик зур афәт, чын мәгънәсендә ачы хәсрәт. Нәкъ шуңа күрә Аллаһы Тәгалә «зина кылмагыз» дип кенә әйтми, «зинага якын да бармагыз!» дип катгый кисәтә.
Кайбер яшьләр мәсьәләнең җитдилеген аңлап бетермичә: «Ник, нәрсә булган соң, бардым, килештек, миңа да рәхәт, аңа да рәхәт, көчләү генә булмасын...» - дип фикер йөртә. Әлбәттә, шундыйларга өстәрәк аңлатылганны җиткерергә кирәк. Шуларга өстәп әле бер гыйбрәтле кыйссаны да сөйләсәң, файдасы булмый калмас. Әлеге хикәя-хәдис эчтәлегеннән зур сабак вә гыйбрәт алырга мөмкиндер.
«Аның йөрәген чистарт!»
Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына бер яшь кеше килә һәм шундый үтенечен белдерә: «Йә Аллаһның илчесе, миңа зина кылырга рөхсәт бир!» Шунда булган сәхабәләр бу кешене ачулана башлыйлар, ләкин Пәйгамбәр (с.г.в.) аларны туктата һәм егеткә берничә сорау бирә:
- Әйтче миңа, егет, син башкаларның үз сеңлең белән зина кылуларын теләр идеңме?
Яшь кеше: «Юк, әлбәттә, теләмәс идем», - ди.
- Кемнең дә булса үзеңнең кызың белән зина кылуына риза булыр идеңме?
Егетнең йөзе кырыслана һәм ул ачулы рәвештә: «Юк! Мин моңа беркайчан да риза булмыйм!» - дип җавап бирә.
Шул вакытта Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дә йөзе кырыслана һәм ул егеткә өченче соравы белән мөрәҗәгать итә:
- Ә син башкаларның үз әниең белән зина кылуына ничек карыйсың?
Хәзер инде егетнең ачуы тагы да кабара һәм ул, үз-үзен көч-хәл белән тотып калырга тырышып: «Юк! Мин риза түгел моңа, риза түгел!» - дип кычкыра.
Шуннан соң Аллаһның илчесе хатыны, апалары, башка кыз туганнары турында сорый, ләкин егет аларның да башкалар белән зина кылуларына һич тә риза түгел икән.
Пәйгамбәребез (с.г.в.), сорауларына җавап алганнан соң, егеткә үзе янына якынрак килергә куша да миһербанлы кулын аның күкрәгенә куеп, дога кыла: «Йа Раббым, аның калебен чистарт һәм үзен зиналардан сакла!»
Киләчәктә бу егет беркайчан да зинага тартылмый һәм иптәшләренә: «Аллаһның илчесе янына барганчы, зина минем өчен иң ләззәтле гамәл иде, ләкин аның белән сөйләшкәннән соң, зинаны мин иң начар, иң пычрак һәм кабахәт эш дип саный башладым...» - дип сөйли.
Комментарийлар
0
0
Коръән имеш... Я ярар, никахсыз секс зина ди, килештек ди, ләкин бит шул ук Кроъәндә "мәһәр биреп хәләл җефет ала алмасагыз, кол хатыннарыгыз, җарияләрегез белән канәгатләнегез" - дигәне дә бар... Әллә кол хатыннар, җарияләр шундый ук хатыннар түгелме? Ник аларга никах кирәкми? Юк инде, Коръән үзе үк, никахсыз сексны хуплый, боргалап маташмагыз!
0
0