16+

Зина кылуны кемдер романтика дип акланырга мөмкин. Асылда нигезендә гөнаһ ята...

Гөнаһың бар икән, вакытында тәүбәгә килергә һәм аны башка кабатламаска тырышырга кирәк. Ә олы гөнаһлар гафу ителәме? Тәүбә итүнең нинди шартлары бар? «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән шул хакта сөйләштек.

Зина кылуны кемдер романтика дип акланырга мөмкин. Асылда нигезендә гөнаһ ята...

Гөнаһың бар икән, вакытында тәүбәгә килергә һәм аны башка кабатламаска тырышырга кирәк. Ә олы гөнаһлар гафу ителәме? Тәүбә итүнең нинди шартлары бар? «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән шул хакта сөйләштек.

- Хәзрәт, гөнаһлар кичерелсен өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Кылган гөнаһларга үкенү ул тәүбә була”, - дигән. Үкенмичә торып, тәүбә кабул булмас. Тәүбә итүнең беренче шарты да – үкенү. Икенчесе – Аллаһы Тәгаләдән гафу-мәгъфирәт сорау. Өченчесе – әгәр дә гөнаһ Аллаһ белән бәндә арасында булса, бу гөнаһка кире әйләнеп кайтмау. Ике кеше арасында булса, дүртенче шарт өстәлә – рәнҗеткән кешеңнән гафу үтенү. Ул гафу итми торып, гөнаһ кичерелмәс.

- Урлашырга ярамый дигәч, кешенекен түгел, колхозныкын урлыйм бит дип, аны гөнаһка санамаучылар да бар. Дин күзлегеннән бу гөнаһмы?
- Әлбәттә, гөнаһ. Күмәк көч кергән хуҗалык бит ул. Колхозда эшләгән һәр кешенең өлешен аласың дигән сүз.

- Кыямәт көне алдыннан кешеләр гөнаһларны матур исемнәр белән атап йөртерләр, диелә. Моның ничек аңларга?
- Зина кылуны кемдер романтика дип акланырга мөмкин. Никахсыз гражданский брак белән генә яшәүче яшьләр бар. Әти-әниләре дә риза моңа, сүз әйтмиләр. Ә асылда аларның нигезендә гөнаһ ята.  

- Гөнаһларны зур һәм кечкенәгә бүләләр. Иң зур гөнаһлар кайсылары? 
- Имам Хафиз әз-Зәһәбинең “Әл-Кәбәир” (“Зур гөнаһлар”) исемле мәшһүр китабында 76 төрле гөнаһ турында әйтелә. Аның иң беренчесе – Аллаһка ширек кылу. Икенчесе - кеше үтерү. Өченчесе - сихер һәм башкалар. Алар бик күп төрле. Галимнәр шуларның 76сына тукталып, һәрберсен Коръән һәм хәдисләр белән дәлилләгәннәр. Һәр зур гөнаһ өчен кабер һәм җәһәннәм газабы бар.

- Тәүбә итсәң, алар кичереләчәкме?
- Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: “Аллаһы Тәгалә Үзе теләгән бәндәсенең Үзе теләгән гөнаһларын кичерер”, - дип әйткән. Икенче бер хәдистә: “Үзенә ширек кылудан башкалары кичерелер”, - дип килә. Кем дә кем Аллаһка ширек кылган хәлдә, тәүбәгә килмичә вафат була икән, аның урыны мәңгелек җәһәннәмдә, диелә.

- Ширекнең нәрсә икәнлеге турында да әйтеп китсәгез иде.
- Ширек кылу  ул – Аллаһтан кала башка нәрсәләргә табыну, аларга гыйбадәт кылу.

- Гөнаһлар кичерелә торган билгеле бер вакыт яки урын бармы?
- Истигъфарны кайда да, кайчан да сорарга була. Әмма фазыйләтлерәк булган вакыты - төннең өченче өлеше. Аннан кала Кадер кичендә, яңгыр яуганда, хаҗ кылган вакытта һәм җомга көнне кылган догалар кабул булучан. Күп галимнәр һәм сәхабәләр җомга көнне икенде намазыннан алып кояш баеганчыга кадәр дога кылганнар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә “Бу көндә дога кабул була торган хәерле һәм бәрәкәтле вакыт бар. Әгәр дә мөселман кешесе шул вакытта Аллаһтан берәр нәрсә сораса, Ул аңа аны һичшиксез бирәчәк” диелә. Шуңа таянып, галимнәр, икенде намазыннан кояш баеганчыга кадәрге вакытта дога кабул кылына, дигән фикердә торалар. Аллаһ Илчесенең хәдисләрендә әйтелгәнчә, тәһарәт алганда, мәчеткә барганда да гөнаһлар кичерелә. Әлбәттә, монда сүз кечкенә гөнаһлар хакында бара. Олы гөнаһлар кичерелсен өчен, әйткәнемчә, тәүбәгә килергә кирәк.

- Бәла-казалар адәм балаларының кылган гөнаһларына күрә килә, диләр. Бу сүзләрдә никадәр хаклык бар?
- Моның турында Коръәндә “Шура” сүрәсенең 30 нчы аятендә әйтелә: “Сезгә килгән һәр бәла кулларыгыз казанган начар) нәрсәләр сәбәпле. Ул бик күбен гафу итә (һәм аларга җәза бирми, шулай булмаса, җир йөзендә һичбер җан исен калдырмаган булыр иде)”. Яки “Әр-Рум” сүрәсенең 41 аятен алыйк: “Кылган (начар) нәрсәләрнең (бөтенесенең җәзасын ахирәттә биргәнче) бер өлешен (дөньяда ук) аларга татытыр өчен, кешеләрнең куллары казанган (начар) нәрсәләр сәбәпле корыда һәм диңгездә бозыклык барлыкка килде. Бәлки, алар (гөнаһлардан) кайтырлар”. Уйланырга сәбәп бар адәм баласына. Аллаһ Раббыбыз, зур гөнаһларга батуыбыз, тәүбә итмәвебез сәбәпле, безне кайвакыт давыллар, йә җир тетрәү яки янгыннар җибәреп кисәтеп тора.

- Аллаһтан гөнаһларны гафу итүне сорау догасы бармы?
- Гайшә анабыз Пәйгамбәребез салләллаһ галәйһи вә сәлләмнән: «Йә, Аллаһның Илчесе, Кадер кичәсендә нинди дога кылырга икәнен әйтче», – дип сорагач, ул: “Аллаһуммә, иннәкә гафуввүн, түхиббүл-гафүә, фәгъфү гәннии!” (Йә, Аллаһ! Син Гафу итүче, гафу итәргә яратасың, гафу итче мине!) – дип әйт, – ди. Без дә һәрдаим тәүбә-истиъфар кылып, җәннәтле булырга ашыксак иде.

Язмага реакция белдерегез

6

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading