16+

Зиратта да чират

Инде үлсәм дә үкенмим, Галиябану сылуым-иркәм, җан бирәмен куеныңда! - диме әле Хәлил «Галиябану» спектаклендә, Исмәгыйль аның күкрәгенә алтатардан аткач. Әгәр дә вакыйга безнең көннәрдә барса, ул «үкенмим» дип алай бик тиз әйтергә ашыкмас иде, мөгаен. Чөнки бүген кеше бу фани дөньядан үлеп кенә котыла алмый. Аңа әле исән чакта...

Инде үлсәм дә үкенмим, Галиябану сылуым-иркәм, җан бирәмен куеныңда! - диме әле Хәлил «Галиябану» спектаклендә, Исмәгыйль аның күкрәгенә алтатардан аткач. Әгәр дә вакыйга безнең көннәрдә барса, ул «үкенмим» дип алай бик тиз әйтергә ашыкмас иде, мөгаен. Чөнки бүген кеше бу фани дөньядан үлеп кенә котыла алмый. Аңа әле исән чакта...

Байларга рәхәт, алар аны хәзер акчага сатып алалар. Казанда, мәсәлән, шәһәр зиратларында ритуаль хезмәт тарафыннан 45 мең сумга сатылган өчәр аршин җир кишәрлекләрен сәмәне булганнар күз ачып йомганчы алып бетергәннәр.
Казан халкы өчен зират кытлыгы бүген генә килеп туган нәрсә түгел. Иң борчыганы шул - мәсьәләне чишү торган саен катлаулана гына бара. Мәгълүм булганча, республика башкаласында чын мәгънәсендә ике генә зират эшли - Юдино бистәсендә һәм Киндерледә. Калган 27се ярымябык дип санала. Ягъни аларда урын булган очракта гаилә каберлекләрендә генә җирләргә рөхсәт ителә. Яки инде, һич тә булмаса, искәрмә рәвешендә, соңгы җирләүдән соң билгеле бер вакыт үткән урынга. (Кагыйдә буенча, бу 15-20 ел тәшкил итә.) Әле узган ел гына Коры Елга зиратында буш урыннар бар иде. Ләкин бүген инде ул да шыплап тулган.
Шунысы «кызык»: Казан шәһәре башкарма комитетының ритуаль хезмәтләрне оештыру һәм каберлекләрне карап тору идарәсе башлыгы Марат Ишкин сүзләренә караганда, зиратларда кеше үзе исән чакта сатып алырга мөмкин булган коммерция участоклары да беткән. Димәк, хәзер инде акча да ярдәм итми.
Бүген казанлылар арасында зиратта урын өчен тарткалаш, ыгы-зыгы шул дәрәҗәгә җиткән ки, инде күпләр өчен әхлак, намус дигән төшенчәләр дә юкка чыга. Сөйләүләргә караганда, хәтта үзләренә урын эләктереп калу өчен күршедәге караучысыз калган каберләрне яшерен төстә басып алу очраклары да була икән. Әйе, кеше хәзер гөнаһтан да, мәрхүмнәрнең рәнҗүеннән дә курыкмый.
Юдино һәм Киндерле зиратларында да урын, күп дигәндә, тагын өч елга җитәр дип фаразлана. Ә аннары нишләргә? Сорау гаять җитди, чөнки мәсьәлә инде гадәттән тыш төс алды. Әгәр дә ул хәл ителсә, җәмгыятьтә социаль киеренкелек килеп туарга да мөмкин.
Дөрес, зиратлар проблемасы ул бер Казанга гына хас нәрсә түгел анысы. Россиянең бүтән шәһәрләрендә дә мәрхүмнәрне кая җирләргә дип баш ваталар. Әле күптән түгел генә шушы четерекле мәсьәләне хәтта Федерация Советында да күтәреп чыктылар. Экспертлар билгеләп үткәнчә, 15 ел элек кабул ителгән «Җирләү һәм җеназа эше турында»гы закон бу өлкәдә хәлне җайга салырга сәләтсез. Өстәвенә дәүләт җеназа эшләрен башкаруны тулысынча җирле үзидарә органнары җилкәсенә салды. Шул ук вакытта зиратларны карап тотуга федераль һәм федерация субъектлары бюджетыннан акча бүлеп бирергә «онытылды». Нәтиҗәдә зират проблемасы тәмам «керделе-чыктылыга» әйләнде.
Дөрес, бер үк вакытта ул кайберәүләр өчен акча эшләү урыны. Рәсми мәгълүматларга караганда, Россиядә ритуаль хезмәтләр өлкәсендә елына 30 миллиард сумнан артык акча әйләнә. Моннан яхшы хәбәрдар булганнар исә, асылда, ул тагын да күбрәк дип ышандыра. Димәк, миллиардлаган салымнар казнаны читләтеп уза дигән сүз.
Россия Төбәкләр үсеше министрлыгы торак-коммуналь хуҗалык Департаментының анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы урынбасары Александр Сидоркин сүзләренә караганда, мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә караган чакта гына уңай хәл итеп була. Әлбәттә, монда крематорийлар төзү буенча да уйлашырга кирәк. Мәсәлән, Казанда бу хакта инде әллә кайчан сүз алып барыла башлаган иде. Ләкин ул әле дә булса сүздә генә калып килә. Сүз дә юк, мөселман кануннары буенча, үлгәннәрнең җәсәден кремацияләү, ягъни яндыру язык эш санала. Ләкин иртәме-соңмы җәмгыять моңа киләчәк. Югыйсә безнең шәһәрләрне тора-бара урманнар түгел, ә зиратлар уратып алачак. Хәзер Россиядә кремацияләү күләме 7-8 процент тирәсе генә. (Бу эш тугыз шәһәрдә генә алып барыла.) Шул ук вакытта чит илләрдә бу күрсәткеч 80-90 процент тәшкил итә. Әйтик, Германиядә - 114, АКШта - 1468, Япониядә 1625 крематорий эшли.
Мәрхүмнәрне элеккечә кабер казып җирләргә туры килә. Ә моның өчен җир кирәк. Ләкин ул җитми. Менә шундый, һич очына чыгып булмый торган башваткыч. Әллә соң, юләр әйтмешли, зиратларда да урынны, ипотекага фатир биргән кебек, чират белән бирә башларгамы?! Тик менә чиратың җиткәнче үлеп китсәң, нишләргә?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading