16+

Зәвәл вакыты кайчан була?

Динебездә зәвәл дигән вакыт төшенчәсе бар. Берәүләр аны 5 минут дип фаразлый, икенчеләр зәвәл ул вакыты җиткәнче 10 минутка иртәрәк башлана да, зәвәлдән соң тагын 10 минут дәвам итә дип ышандыра.

Зәвәл вакыты кайчан була?

Динебездә зәвәл дигән вакыт төшенчәсе бар. Берәүләр аны 5 минут дип фаразлый, икенчеләр зәвәл ул вакыты җиткәнче 10 минутка иртәрәк башлана да, зәвәлдән соң тагын 10 минут дәвам итә дип ышандыра.

Асылда нинди вакыт ул? Аның кирәклеге һәм мөһимлеге нидә? Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга әнә шул сорауга ачыклык кертүен үтендек. 

– Йосыф хәзрәт, зәвәл вакыты нәрсә ул? Аны ничек белергә?
– Зәвәл ул, русча итеп әйткәндә, зенит була, бу кояшның иң югары ноктасында “тукталып” торган вакыты. Бабайларыбыз аны ачык урынга таяк куеп билгеләгән. Таякның күләгәсе иң кыска хәленә килсә, димәк, кояш үзенең зәвәленә ирешкән. Кояш бер секундка 217 чакрым юл үтә, шуңа аның зәвәле дә әллә ни озак түгел, 10-15 минут тирәсе. Шунлыктан, зәвәлгә кадәр 5 минут көтелсә, зәвәлдән соң 3-5 минуттан өйләне укырга була. 

– Зәвәл вакытында намаз уку тыела, диләр... 
– Кояш чыкканда, кояш зәвәлгә җиткәндә һәм кояш баеганда намаз уку барлык мәзхәбләрдә дә тыела. Пәйгамбәребез бу хакта: “Өч вакытта намаз укылмас, кабергә мәет иңдерелмәс – иртәнге намаздан соң кояш күтәрелгәнче, кояш зәвәленә ирешкән вакытта, икенде намазыннан соң кояш баеганчыга кадәр”, – дип әйткән.

– Зәвәл төшенчәсе дингә ни сәбәпле килеп бәйләнгән икән соң ул?
– Моның хикмәте шунда ки, борынгы заманнарда кешеләр кояшны иләһи көчкә ия дип белеп, аңа табынганнар. Сөләйман патшаның кошы һөдһөд тә Билкыйсь патшабикәсен күреп: “Алар кояшка табыналар”, – дигән. Кояшка табынучылар бит кояш чыкканда һәм кояш баеганда аңа сәҗдә кылганнар. Ислам дине исә кешелекне бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылырга, кояш, ай һәм йолдызларга табынудан баш тартырга чакыра. Аллаһы Тәгаләне бу дөньяда күрү мөмкин түгел. Оҗмах әһелләренең аеруча дәрәҗәлеләренә генә Аллаһының дидар шәрифен күрү насыйп булачак. Аллаһыны күрү мөмкин булмаса да, Аллаһы Үз хикмәтен, бөеклеген күрсәтү өчен кайбер зур, бөек мәхлүкләрен яраткан. Кешеләр шул мәхлүкләрне өйрәнеп, аларны күзәтеп, фикер йөртергә, аларны бар иткән Аллаһының чиксез көдрәтен, бөеклеген күрергә тиешләр. Шуңа да Коръәндә без: “Күрмисезме әллә?..”, “Карасын әле кеше...”, “Фикерләп карагыз әле...” кебек әмерләрне күрәбез. Җир, күкләр, кояш, йолдызлар, диңгез-океаннар, олуг галәм моңа мисалдыр. Шунысы кызыклы, Аллаһы Тәгалә иманнан кала иң зур гыйбадәт булган намазны да кояш йөреше белән тыгыз бәйләгән. Таң сызылып, иртәнге намаз вакыты керә. Кояш югары ноктасыннан баюга таба авышкач та өйлә укыла. Зәвәлдәге күләгә ике күләгә буе арткач, икенде намазы керә. Кояш баю белән ахшам намазы укыла. Офыкта кояш яктылыгы бетеп, төн башлангач та ястү намазына керешелә. Хәтта, духа, әүвәбин, тәһәҗҗүт кебек нәфел намазлары да кояш йөреше белән бәйле. Мәсәлән, төнге тәһәҗҗүтнең, дога-ялваруларның иң саваплы вакыты төннең өченче кисәгенә туры килә. Моны исә төн җитү – ястү вакыты керү белән таң беленүне алып, шуны өчкә бүләбез һәм төннең өченче өлеше иң хәерле вакытны билгелибез. 

Белгәнебезчә, ураза гыйбадәте дә кояш чыгу һәм кояш бату белән бәйле. Бүгенге заманада кеше кәгазьгә, телефон программасына карап намаз укыса, уразага керсә һәм авыз ачса, борынгы кешеләрнең карашлары көн дәверендә кояш тарафында булган. Алар иртәләрен манарага менеп офыкта матур итеп таң сызылуны күзәткәннәр. Кояш чыгып, аның сөңге кадәр күтәрелүе белән хозурланганнар. Кояш күләгәсен күзәтеп өйлә, икенде намазын укыганнар. Көн үтеп, ахшама кояшны озатып калганнар. Кичке офык өстеннән кояшның кызыллыгы, аклыгы югалуын күзәткәннәр. Алар үзләрен ничектер Аллаһының табигате, хәтта бөек галәме белән бербөтен дип хис иткәннәр. Кызганыч, бүгенге техник җиһазлар заманында күпләр интернет челтәрендә актарынып, таң атулар, кояш баюлар кебек мәңге искермәс, мәңге тузмас, Тукай әйтмешли, нәфасәтләрән сукыр булып яшиләр. 

Фото: https://unsplash.com/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading