16+

31 нче март – көлке көне

20 гыйнвар, 16 февраль, 31 март, 30 апрельләрнең нинди уртаклыклары бар? Белмисез икән, димәк, бәхетлесез. Бу көннәрдә салым инспекцияләрен, пенсия фондларын һәм почта бүлекчәләрен әйләнеп узарга, ә инде аларга килеп эләккән очракта бисмилладан качкан шайтан кебек качарга кирәк. Бу даталар - төрле хисапларны тапшыруның соңгы көннәре. Ниндидер зур бухгалтерияләре булмаган,...

31 нче март – көлке көне

20 гыйнвар, 16 февраль, 31 март, 30 апрельләрнең нинди уртаклыклары бар? Белмисез икән, димәк, бәхетлесез. Бу көннәрдә салым инспекцияләрен, пенсия фондларын һәм почта бүлекчәләрен әйләнеп узарга, ә инде аларга килеп эләккән очракта бисмилладан качкан шайтан кебек качарга кирәк. Бу даталар - төрле хисапларны тапшыруның соңгы көннәре. Ниндидер зур бухгалтерияләре булмаган,...

20 гыйнвар, 16 февраль, 31 март, 30 апрельләрнең нинди уртаклыклары бар? Белмисез икән, димәк, бәхетлесез. Бу көннәрдә салым инспекцияләрен, пенсия фондларын һәм почта бүлекчәләрен әйләнеп узарга, ә инде аларга килеп эләккән очракта бисмилладан качкан шайтан кебек качарга кирәк. Бу даталар - төрле хисапларны тапшыруның соңгы көннәре. Ниндидер зур бухгалтерияләре булмаган, эшләрен дә, хисапларын да үзләре генә алып баруны кулай күргән бәләкәй эшмәкәрләр савылып шушы биналарга агыла. Шушы көннәрдә ялгыш почта-инспекцияләргә керсәң, артына су кергәч, үрдәк кенә йөзмәгәнлеген күрәсең.

Кемнәрдер хисабын почта аша гына юллый. Әмма бер "әмма"сы бар - бу очракта декларацияң дөресме-юкмы икәнен белеп булмый. Шуңа да кайберәүләр салым инспекциясенә илтә. Әле анда да иртән түгел, төштән соң, инспекция ябылырга ике сәгать калгач.

Кычкырыш-талаш. Коридорлар тар, һава юк, халык ачулы. Эт оясы кебек пыяла куышта утырган кызга барысы да үз кәгазьләрен суза. Әле өстәвенә ике кешенең берсе сорауларын яудыра - менә шулай-шулай булса, болай-болай ярыймы? Кыз мондый кәгазьләрне күп күргән, аңа барыбер - артык тупас хаталар булмаса, ул барысын да кабул итә. Шартлатып пичәтен куя. Пичәтлеләр бәхетле.

Бәхетсез көекләр дә җитәрлек. Кайберәүләрен кире боралар. Су буе чират торган бичараларның китәсе килми, тавыш күтәрәләр. Чиратта торганнарга бу ошамый, талашучының "Адмирал" базарыннан алган курткасыннан сөйрәп чыгарып атарга әзерләр. Талашучының үз мантыйгы - салым түләдем, каерып алдыгыз, каһәр төшкереләр, шул җитмәгәнме сезгә, нигә кәгазьдәге өтерләрне тикшерәсез?

Салым, взнос түләүләрнең соңгы көннәрендә банкларда да шундый ук чиратлар, барысы да ватан алдындагы бурычларын түләп калырга ашыга. Дәүләт структуралары да бу мизгелләр мәңгегә истә калсын өчен тырыша.

Документацияләргә ел саен үзгәреш кертеп торалар. Зур үзгәреш түгел, бәләкә-әй генә, әмма шул яңалыкларны белмәгән кешеләрнең документлары кабул ителми. Мәсәлән, 2015 нче елдагы "зур" үзгәрешне бәян итим әле. Банкка салым түләү документындагы бер пунктта элек "НС" хәрефләре куела иде - "налоговые сборы" дигән сүз. Хәзер шул хәрефләр урынына "0" куясы. "НС" хәрефе куелган түләү кәгазен банк кабул итми. Былтыр шушы хәрефләр куелмаса, хата санала иде. Ел саен шундый кечкенә генә күңелсез үзгәрешләр. Бер уйлаганда, түләү кәгазендәге иң төп күрсәткеч - түләүченең кем икәне, ИННы һәм нәрсә түләвен күрсәтүче коды - КБК булырга тиеш кебек. Шушы күрсәткечләрдән чыгып, бөтен нәрсәне ачыкларга була - шәхси эшмәкәрме ул, оешмамы, нинди салым түли һәм ни кайчан.
Юк, алай ярамый. Декларациясе заманча кагыйдәләрне исәпкә алып тутырылмаган яки түләү кәгазенә элеккечә "НС" дип язган агай-эне 31 март көнне бәргәләнә башлый - кая барырга, нишләргә! Менә шунда мәрхәмәтле хезмәткәрләр проблемадан чыгу юлын күрсәтә - әнә, күрше йортта бер кантур бар, шунда кереп, дөрес документлар ясатып чык! Акчаларын учлап йөгерәләр шул кантурга. Кыйбат та түгел түлисе, әмма бит барыбер бушлай түгел. Документларга яңалыкларны кертеп торучылар әллә никадәр кантурларны да ашлы итеп торалар.

1 апрель көлке һәм алдау көне дип уйлаганнар 31 нче март көнне югарыда саналган оешмаларга рәхим итсеннәр.. Эшмәкәр барысын да соңгы көнне тапшырам дип үзен үзе алдап яши. Әмма "клин клином вышибают" дигән бит рус халкы - аның алдавына каршы тагын да мәкерлерәк планнар төзелгәнен соңгы көнне, документларын дөресләтер өчен калтыранган куллары белән тирле акчаларын кантурда түләгәндә генә аңлый...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading