Шәһри Казан

Адашканны аю ашар: диндә дә шулай

Дин мәсьәләсе - дөнья киңлегендә иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Раббыбыз бердәнбер була торып та, диннәрнең күпсанлылыгы, төрлелеге күпләрнең зиһеннәрен чуалта. Дини секталар бу хәлгә тагын да буталчыклык өсти. Мөселманнарга карата, алар көн саен бишәр тапкыр җирне үбүче, кара ташка табынучы сектантлар, дип пычрак атулар, аларны террорчыларга, башкисәрләргә тиңләүче тамырдан хаталы...

Буыны-буыны белән
Кызганычка, кешелек дөньясының күпчелек вәкилләре, үзләре дә аңламыйча, әлегә ялгыш юлдан атлый бирә. Ислам диненә күп илләрдә ышанычсыз, салкын мөнәсәбәт саклана. Россиядә исә ул дингә беренче масштаблы һөҗүм Явыз Иван тарафыннан татарларны көчләп чукындыру чорында ясалса, икенче зур аяк чалу XX гасыр башында дингә көрәш игълан итү вакытында эшләнде. Мулла-мөәзиннәрне юк итүләр, дини әдәбиятны тыюлар, мәчет манараларын кисүләрнең ачы җимешләрен әле дә татыйбыз.
Дөньяда бөтен нәрсә чикле, һәр әйбернең ахыры бар, әмма хак иман, нәкъ тә хак булганы өчен, мәңге үлемсез. Шуңа күрә ислам диненә шулай нык бәрелүләр дә аның тамырын корыта алмаганнар. Дин өчен шул авыр көннәрдә дә әби-бабайларыбыз иманлы сукмактан тайпылмыйча, кача-поса намазларны да укып, дин өйрәткән сабакларны, таләпләрне дә үтәп, йөрәк түрләрендә аны саклап кала алганнар. Ул чорның әшәке җилләре тулы бер буын - безнең әти-әниләребез буынына гына көчле тискәре тәэсир ясаган. Аларны динсезләр дип атап булмый, әлбәттә, алар да Аллаһның барлыгына һәм берлегенә инаналар, әмма алар өчен тормышларын дингә багышлау дигән әйбер - ят нәрсә.
Үзгәртеп кору чорына аяк басып, дин темасы янәдән алгы планга күтәрелү сәбәпле, безнең буын, әти-әниләребезгә караганда, дин мәсьәләсенә тулырак күзаллаулы тәрбия алган. Кечкенә чакта безгә мәктәптә оештырылган түгәрәкләрдә гарәп әлифбасы белән язуын, ял көннәрендә мәчеткә йөреп, догалар, намаз укуларны өйрәнү тәтеде. Шулардан чыгып, хәзер мәчетләргә, нигездә, әби-бабайлар белән 80-90 нчы еллар буыны йөри дисәк, бер дә ялгыш булмас.
Ә әти-әниләребез буыны, ягъни 60-70 нче елгыларның күпчелеге, кызганычка, иманга килүдән һаман да ерак тора. Аларның күбесе «вакыт юкка», «аннарыга», «сәгате суккачка» салынып яши. Шуңа да игътибар итмичә булмый: бездән соңгы килгән буынга да, кызганычка, дин белән кызыксыну җитеп бетми, хәзерге балалар иман юлына басарга аз гына да ашкынып тормый.

Исламга кайту
Ислам диненең дөнья күләмендә тоткан урынына килсәк, анда куанычлы мизгелләр күбрәк. Дөнья җәмәгатьчелеге хәзер аңнарын томалаган башка хаталы диннәр йогынтысыннан, ниһаять, айнып, хак иманга кайтып маташа.
Дөнья буенча «акылга утырулар» соңгы 20 елда ешайганын күзәтәбез. Төрледән-төрле илләрдә яшәүче кешеләр торган саен күбрәк ислам динен кабул итә. Алар арасында танылган язучылар, җырчылар, сәхнә йолдызлары, актерлар, спортчылар, фән белгечләре һәм, мөгаен, иң шатландырганы - моңа кадәр ялгышып, башка Аллага табынган гына түгел, ә бәлки ул диннәрне үстерүгә дә зур көч куйган руханилар, изге атакайлар, раввиннар да байтак. Алар моны исламга килү яки күчү дип атамыйлар, ә кире әйләнеп кайту дип белдерәләр. Һәм бу бик дөрес, чөнки һәрберебез Аллаһ кодрәте белән дөньяга килгәнбез, кайберләребез, башларны бутап йөрүчеләрнең күп булуы аркасында, бераз адашып кына киткән. Исламга кире әйләнеп кайтканнарны Коръәннең, башка диннең төп китаплары белән чагыштырганда, төзеклеге, гасырлар буе төзәтүләрсез саклануы; Аллаһка, ниндидер изгеләр сыннары, дингә өйрәтүчеләр аркылы түгел, ә намаз вакытында турыдан-туры мөрәҗәгать итеп булганы; исламны кабул итүнең гадилеге, мөселманнарның күңел пакьлеге таң калдырган.
Хәзерге вакытта ислам иң тиз таралыш алучы дин булып санала. 1990 елдан алып дөньяда мөселманнарның саны 880 миллионнан 1,5 миллиардка кадәр арткан. «Россия - христианнар өчен» дигән ышану яшәгән безнең илдә ул сан 26 миллионнан артып киткән.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: