Шәһри Казан

Алабутаны йолкып бетереп булса ярый

Бакчага карый торган түгел: аны тулаем алабута басып киткән. Кайчандыр яшелчәләр белән тулып утырган түтәлләрне, һәр ел мул уңыш бирә торган бәрәңге ызанын, хәтта вакытында җиләкләре авырлыгында җиргә кадәр иелеп үскән каралты-кура арасын да тоташ басу булып, шул чүп үләне каплап алган. Бакчаның шундый ташландык хәлгә килүенә хуҗа үзе гаепле....

Реклама

Ришвәтчелекнең тамыры тирән
Россиядәге хәзерге ришвәтчелек хәлен дә шул чүп үләне тоткынына әверелгән бакча белән чагыштырып карарга була. Ришвәтчелек тә бит кайчандыр биләгән вазифаи урыннарыннан файдаланып, канунсыз һәм намуссыз ярдәмнәре хисабына гади кешеләрдән акча каерып булганын аңлап алган бәндәләр аркасында барлыкка килгән. Алардан күреп, бу җиңел «кәсеп»не башкалар да куллана башлаган, ришвәтчелек иңгә һәм буйга үскән, бер өлкәдән икенчесенә күчә барган. Ахыр чиктә ул комсыз «чүп» азмы-күпме билгеле хакимияткә ия һәр оешмага үтеп кергән. Нәтиҗәдә хәзерге заманда безнең илдә ришвәтчелек бакчадагы алабута кебек һәр өлкәдә диярлек рәхәтләнеп, иркенләп чәчәк атып утыра.
Сораштыру үткәрү Россиядә яшәүче халыкның икесенең беренең ришвәт биргәне булганын күрсәткән. Статистика мәгълүматларына караганда, ришвәтчелекне хуплаучы һәм аңа тискәре мөнәсәбәттә булучы россиялеләрнең исәбе дә шулай ук 50гә 50 процент нисбәтендә. Дөреслектә дәүләтне упкынга өстери торган бу проблеманы хәл итмәү, аны чишүгә бармак аша гына карау милләттәшләребезнең яртысының аны ил үсешенең аерылгысыз иярчене итеп кабул итүенә һәм аның белән килешеп яшәвенә китереп җиткергән.
Интернет ярдәме белән ерак тарихка күз салсаң, XVIII гасыр башларына кадәр ришвәтчелек озак вакыт канун тарафыннан рөхсәт ителгән эшчәнлек төре булган. Түрәләргә хезмәт хакы түләнмәгәнгә, алар, ярдәмнәре өчен рәхмәт йөзеннән, халыктан килеп торган чаралар хисабына көн күргәннәр. 1715 елдан алып, хезмәт күрсәтү бәрабәренә килгән «бүләкләр», ришвәтчелекнең һәрбер төре җинаять булып санала башлаган. Әмма канунны бозган өчен җәза йомшак булган, өстәвенә дәүләттә кабынып торган баш күтәрүләр, переворотлар, сугышлар фонында «пүчтәк» кенә булып тоелган ул бәлагә артык игътибар бирелмәгән дә. Башта түрәләргә эшчәнлекләрендә тулы ирек бирелү, аннары торган саен зурая барган проблеманы күрмәү бүген ришвәтчелекне хәл ителәсе иң зур мәсьәләләрнең берсенә әверелдергән дә. СССР заманында җиңел акчалар кәсебен сатлык судьялар эләктереп алган, алардан бу «мода» адвокатларга, хокук саклаучыларга, бюрократларга күчкән, кыскасы, тоткан урыннарыннан файдаланып, башкаларга нинди дә хезмәт күрсәтә алу мөмкинлеге булган бөтен өлкәләргә үтеп кергән. Димәк, илдәге хәзерге ришвәтчелек хәле - афәтнең тамырын вакытында корытмау бәласе.
Соң булса да, уң булсын
Соңгы елларда Россиядә ришвәтчелек белән көрәшеп маташалар үзе. Канунсыз килеп торган керемгә хирыс әле бер түрә кулыннан тотыла, әле икенчесе ипләп менеп утырган куначасыннан бәреп төшерелә, әле Мәскәү мэры куыла, әле намуссыз оборона министры урыныннан алына… Татарстан да җиңел акчаларга кызыккан затларны чиста суга чыгару эшендә артта калмый. Республикада район башлыклары, торак-коммуналь хуҗалык системалары кыска бәйдә хәзер. Чистарыну башланды, кайбер белгечләр депутатлар, түрәләр, министрлыклар дәрәҗәсендә якын арада охшаш үзгәрешләр көтеләсен бик ышанып фаразлыйлар.
Шуларны күрептерме, башка күрсәткечләрдән чыгыптырмы, дөнья илләрендәге ришвәтчелек дәрәҗәсен исәпләүче кайбер исемлекләрдә Россия бөтенләй аска тәгәрәгән. 78нче, 160нчы урыннарның күктән алынган саннар икәнен чыгышында Россиянең Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин да белдерде. Чынбарлыкта хәлләр бик күпкә мөшкелрәк әле.
Дәвамы 20 ноябрь - сишәмбе санында

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: