Шәһри Казан

Аңыбызны томаларга юл куймыйк!

Дөньяда гасырлар буе яшәп һәм ныгып баручы бер «көч» бар. Ул җир йөзендәге һәр кешенең көчсезлеге белән туклана. Аның турында мәзәкләр, афоризмнар йөри. Аның белән акланалар, яшиләр, аның турында уйлыйлар... Аның көченә бирелгән кеше үзе үк көчсез булып кала. Ул аңлы рәвештә аның колына әйләнә. Аны гына тыңлый, аңа гына...

Реклама

Безнең гомеребездә бер дистә, йөз яисә меңләгән тапкыр «минем моны эшлисем килми», «теләмим», яки «иренәм» дигән сүзләрне ишеткәнебез, йә әйткәнебез бардыр. Мин исә шундый уйлар белән һәр иртә бәрелешәм. «Тагын биш минут йә ярты сәгать кенә ятып торам да-а-а...». Таныш теләкме? Иманым камил, сезнең арада да бер тапкыр гына булса да шундый теләк белән уянган кеше бар. Бу теләкне безгә аңыбызны матур һәм саф «тынычлык» белән урап алган шул сихри көч - ялкаулык пышылдый.
Ялкаулыкны прогресска этәргеч диләр. Моның белән тулысынча килешеп бетмәс идем. Дөрес, барлык техника аның «ярдәмендә» барлыкка килгән. Әмма шул ук техника безне авыру ясамыймы? Мәсәлән, телевизор пультын алыйк: эх, шундый җайлы, артык йөрергә кирәк түгел, яныңа гына куйдың, кирәк булганда, кулыңны гына сузасың да, пультны алып, төймәсенә генә басасың. Ә тәнең хәрәкәтсез утыра. Ялкаулыкка бирешкән кешеләр шунда ук: «Эштән арып кайткач, кемнең йөрисе килсен инде», - дип, өзеп кенә әйтеп куяр. Икенче мисал итеп машиналарны китерергә була. Бу инде ялкаулыкның биек ноктасы. Һәрчак машина белән генә йөреп, хәрәкәтсезлеккә ияләнгән һәм төрле авырулар белән авырый башлаган кешеләр шактый.
Казанда метрода барганда һәрчак кызык күренешкә тап булам: вагоннан чыгып, өскә менгәч, чыгу ишекләрен күпчелек кеше, ачарга иренеп, ачык булганына ыргыла. Шул бер ачык ишеккә барлык кеше этә-төртә кереп тула да бөке ясап куялар. Шунда яндагы ишекне ачып чыгарга кул калыр диярсең... Бу рәткә тагын җиргә чүп ташлауны да кертер идем. Чүпне чүп савытына ташламау - әдәпсезлек түгел, ә ялкаулык чире ул.
Вакыт азрак сарыф ителсен, дип, төрле техникалар уйлап чыгарып та, кешенең вакыты никтер һаман җитми дә җитми... Яшәргә дә вакытлары калмаган кешеләрне кызганып куям. Безнең тәнебездә, зиһенебездә булган бөек идея, мөмкинлекләрне тере килеш күмеп куймыйбызмы икән? Ялкаулыкка бирелеп, вакытыбызны кирәкмәскә кыскартып, мәгънәсез тормыш белән яшәмәсәк иде. Ә бит ул көчне җиңеп, хыялларны тормышка ашырып, максатка ирешергә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: