16+

Бер айдан ахырзаман

Майя кабиләләренең фаразлары буенча, тагын бер айдан Җирдә ахырзаман булырга тиеш. Ipsos компаниясе социологларының дөньякүләм үткәргән сораштыруларыннан күренгәнчә, Җирдә яшәүче һәр унынчы кеше бу юрамага ышана икән. Бу хорафатның чынлыгына инанмаган калганнарның да күбесенең күңеленә 21.12.2012 датасына якынлашкан саен һәм дөньяның ничек бетәсен, ул процессның нечкәлекләрен сурәтләүче яңадан-яңа хәбәрләр, фикерләр,...

Бер айдан ахырзаман

Майя кабиләләренең фаразлары буенча, тагын бер айдан Җирдә ахырзаман булырга тиеш. Ipsos компаниясе социологларының дөньякүләм үткәргән сораштыруларыннан күренгәнчә, Җирдә яшәүче һәр унынчы кеше бу юрамага ышана икән. Бу хорафатның чынлыгына инанмаган калганнарның да күбесенең күңеленә 21.12.2012 датасына якынлашкан саен һәм дөньяның ничек бетәсен, ул процессның нечкәлекләрен сурәтләүче яңадан-яңа хәбәрләр, фикерләр,...

Дөнья өч кенә көнгә «бетә»
Безнең эрага күчкәннән соң гына да, Җирдә төрле галимнәрнең һәм фәлсәфәчеләрнең өйрәнүләренә, исәп-хисапларына нигезләнгән йөздән артык тапкыр ахырзаман була язган. Соңгы өч елда гына да ул инде дүрт тапкыр булырга тиеш иде. Аларын исән-имин «кичергәч», нишләп әле без чираттагы тагын берсеннән куркып торырга тиеш? Бу сорауга быелның декабренә билгеләнгән ахырзаманның төгәл булачагын аяк терәп инандырып маташкан белгечләр дә анык җавап бирә алмыйлар.
Бер айдан булырга тиешле ахырзаманны сурәтләгән юрамалар арасында күптән түгел бер Тибет Ламасы авызыннан чыккан фараз аеруча киң танылу алды. NASAга рәсми белдерү формасында юлланган дөнья бетүгә бу яңа караш турында бөтен интернет шаулый. Шуны әйтергә кирәк: моңарчы яңгыраган башкалары белән чагыштырганда, ул күпкә кешелеклерәк.
Ламаның сүзләренә караганда, 21 декабрь көнне дөнья, кешелек юкка чыкмаячак, бары тик Мәскәү вакыты буенча иртәнге уннан башлап, бөтен җирдә тоташ караңгылык һәм тынлык урнашачак. Җир шарының галәмнең «нуленче сызыгы» буенча үтүе сәбәпле, бар дөньяда ут, электр, элемтә һәм тавышлар юкка чыгачак икән. Бу дөньякүләм тынычлык 23-24 декабрьләргә кадәр дәвам итәчәк, аннары яңадан кояш чыгачак, шул вакыт эчендә паникага бирелү аркасында, Җирнең 10 процент халкының һәлак булуы ихтимал, дип белдерә Лама.
Күрәзәченең сүзләре буенча, Җирнең «нуленче сызыктан» чыгуы чама белән 2013 елның 7 февраленә генә көтелә. Шуңа күрә, Лама халыкны 20 декабрьдә табигатькә чыгып китеп, язга чаклы шунда яшәп торырга өнди. Электр үткәргечләрне төзәтү берничә айга сузылачак, кешелек гадәти тормыш рәвешенә март ахырларына гына кайта алачак, дип юрый ул.
Монах шул вакыт аралыгында кешеләрнең үз-үзләрен ничек тотарга тиешлекләренә, ул көнгә ничек әзерләнергә, нинди хәстәрләр күрергә кирәклегенә тулы күрсәтмәләр бирә. Табигатькә күченеп яши башлаудан тыш, ул киңәшләр 2 айга җитәрлек азык-төлек, су, утын, шәмнәр әзерләргә кирәклеген, бу көннәрдә үз колакларыңа һәм күзләреңә ышанырга ярамаганлыкны; барча җирне үзеңнең кулыңны да күрә алмаслык дөм караңгылык басып алу сәбәпле, йорттан ерак китеп йөрүнең хәтәр булуын ассызыклый.
Лама Җир йөзе өчен бу күренешнең бик файдалы булачагын да искәртә. Чөнки беренчел кабиләләрнең тормыш рәвешенә якын мохитне баштан кичерү кешеләрнең дөньяга карашларын тамырдан үзгәртәчәк. Кешелекнең бөтен яклап үсеше өчен бу бик җитди этәргеч булачак, дип нәтиҗә ясый монах.
Күпме «ахырзаман»нарны баштан кичергәнне...
Тибет монахының сүзләренә колак салыптырмы, башка юрамаларны укыптырмы, күпчелек халык декабрьгә билгеләнгән ахырзаманга ышанмаса да, кешеләр арасында әзме-күпме селкенеш, кыймылдау сизелә. Бер сатучы күп кеше шәмнәр сатып ала башлады, дип сөйләде. Кайбер авылларда кибеткә ярма-фәлән кайтуга алып бетерәләр икән, дигән сүзләр йөри. Ахырзаман җитүдән гомерләрен иминиятләштереп куючылар да бар икән хәтта.
Оптимист булыйк, иптәшләр! Тустаганның яртылаш буш түгел, яртылаш тулы икәнен күрергә өйрәнегез. Җирдә кешелек яралгандагы каленьдарга нигезләнгән ахырзаманга ышанып, башыгызны бөтенләй югалта күрмәгез тагын. Ничәмә «дөнья бетүләрне» баштан кичергәнне, бусы да сиздермичә генә үтеп китәр.
PS. Тибет Ламасының ахырзаман турындагы гөманы уйланырга мәҗбүр итте үзе. Ахырзаман түгел, ә ул сурәтләгәнгә охшаган бер үзгәреш килеп чыкса, начар булмас иде бер дә. Бәлки чынлап та кешеләрнең дөньяга карашлары үзгәрер, сугышлар бетәр, табигатьне җимерү тукталыр, начар гамәлләр кылынмый башланыр иде, ә?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading