Без табигатьтән рәхимлекләр көтеп тора алмыйбыз, аны аннан алу - безнең бурыч.
Иван Мичурин
Без мәктәптә укып йөргәндә (1960 еллар) биология дәресләре үтә торган класс түренә әнә шундый сүзләр эленгән иде. Биологик тәҗрибәләр остасы Мичуринның бу сүзләре инде күптән искерде, чүплеккә чыгарып ташланды. Без гомер-бакый рәхәтлекләрен күп татыган табигать бүген инде үзе безнең яклауга, ярдәмгә, мәрхәмәткә мохтаҗ. Башта сәеррәк тоелган «экология» сүзенең соңгы дистә елларда тормыш-яшәешебезгә бәреп керүе, чаң кагуы бер дә гаҗәп түгел.
Сулыклар сулкылдый
Экология, татарча итеп әйтсәк, тирә-як мохит белән организмның үзара мөнәсәбәтен өйрәнүче фән дигән сүз. Җир. Су. Һава. Бүгенге көндә экология менә шушы «өч кит» өстендә тора. Шулар арасыннан иң нык рәнҗетелгәне - сулыклар булса кирәк. Чишмә, кое, елга һәм күлләрнең пычрануы, кибә баруы - хәвефле хәл. Завод-фабрикаларның пычрак-ташландык суларны, химия калдыкларын турыдан-туры елгаларга агызуы мәгълүм күренеш. Болар исә, үз чиратында, шәһәрләрне эчәр су белән тәэмин итү корылмаларына барып эләгә. Фильтр иләкләре ничек кенә яхшы булмасын, әлеге калдыкларның байтагы барыбер «ирек»кә чыга... АКШта, әйтик, эчәргә яраклы суның составын, сыйфатын тикшергәндә, 100 төрле күрсәткеч алына. Бездә исә бу сан 20-30 тирәсен генә тәшкил итә.
Татарстанның нефтьле төбәкләрендә, Әлмәт яисә Лениногорск булсын, ашка-чәйгә дигән суны мичкәләп ташый башладылар берзаманны! Сәбәбе - җир маен озаклап суырту нәтиҗәсендә, бу якларның туфрагы, басу-кырларның инфраструктурасы бозылган: план дия-дия, бигрәк тә совет заманында (хәзер дә шулай) табигатьнең бәгырен җәрәхәтләп бетердек шул, фаразан.
Инде һава, кислород темасына күчеп карыйк. Шәһәр транспорт тукталышларында тын алуы кыен, хәтта кайчакта противогаз киясе килә башлый. Бездә радиация фоны ничегрәк икәнен берәүнең дә юньләп белгәне юктыр, мөгаен.
Фән болай аңлата: адәм баласы саулыгының 50 проценты безнең ничек, ни рәвешле тормыш алып баруыбызга бәйле. Ягъни йокы, эш, ял, спорт, ашау-эчү. Калганы исә әйләнә-тирәнең торышына, аның тирбәлешләренә бәйле. Кеше үпкәсе аша тәүлеккә уртача 15-20 кубометр һаваны үткәрә. Гадиләштереп әйтсәк, бу 20 кг чамасына тиң. Чагыштыру өчен: кеше, сыеклыкны да кертеп, 3-4 килограммга кадәрле ризык ашый. Димәк, без һаваны алты-җиде мәртәбә күбрәк кулланабыз икән. Һава чисталыгының 50-70 процентын автотранспорт боза, калган өлешне сәнәгать предприятиеләре «тутыра».
Фактлар үҗәт нәрсә, диләрме әле?! Ачыкланганча, автомашина, 100 км араны узганда, бер кеше ел буе суларлык кислородны ашый. Ә реактив самолет тоташтан 8 сәгать буе оча икән, ул 25 гектар яшел урман эшкәрткән кислородны йотып бетерә. Ярый әле, су шикелле үк, һаваның да үз-үзен чистарта алу сәләте бар икән, ләкин күпмегә кадәр бу - анысын әйтүе кыен.
Байлар чистаны ярата
Җиребез белән дә хәлләр шактый четерекле тора. Ишеткәнем-укыганым бар: чит ил байлары гектарыннан 8-10 центнер уңыш чыккан табигый икмәкне генә ашыйлар икән. Без исә әле һаман да зур саннар артыннан куабыз, җирне төрле ашламалар белән туглыйбыз. Пестицидларны, ягъни агулы химикатларны үз кулларыбыз белән чәчәбез түгелме?! Шушы кәсафәтне истә тотып, академик Мальцев: «Без үз халкыбызга каршы химик сугыш алып барабыз», - дип юкка гына әйтмәгәндер.
Студент елларымда туган авылыма кайтып барыш. Июнь. Ямь-яшел җәй уртасы! Күрәм, полосадагы каен яфракларының яртысы диярлек сап-сары. Белештем, берничә көн элек кенә «кукурузник» самолетыннан басуларга агу сиптереп узганнар икән...
Чернобыль фаҗигасеннән соң, тузганак һәм башка төр кайбер үләннәр котырып үсеп киткән, дип язганнар иде. Агу ашаган яки радиациягә дучар булган кайбер күселәр дә гәүдәгә зураеп китә, имеш... Ә нәзберек адәм баласы белән ничегрәк икән?
Галимнәрнең аңлатуынча, кеше дә зарарлы матдәләргә күпмедер ияләшергә мөмкин. Ләкин бу - вакытлы күренеш. Тәндәге зарарлы матдәләрне нейтральләштерү процессында организмның кайбер системалары - бигрәк тә бөерләр, ашказаны һәм сулыш юллары нык зыян күрә. Акрынлап иммун системасының да какшавы бик мөмкин.
Киләчәккә карап
Франциядә 100 чакрым ара узганда 5 литрдан артыграк бензинны исраф итүче автомобильләрне җитештерү тыела. Японның заманча машиналары 1 литр бензин белән 50 чакрым ара уза. Бездә дә уйланулар бара баруын, тик хәзергә - кәгазьдә, төрле киңәшмәләрдә...
Мәгариф һәм фән министрлыгына мин шундый бер тәкъдим кертер идем: төрле диннәр тарихын көчләп укытканчы, нигә әле мәктәпләрдә экология фәнен укытмаска? Бу гамәли яктан күпкә дөресрәк, файдалырак булыр иде.
Галимнәр, кешелеккә өч төрле үлем - атом сугышы, әхлак җимерелү һәм экологик фаҗигаләр куркынычы яный, дип чаң суга. Бик тә урынлы борчылу! Теге икесен йөгәнләү мөмкин әле, ә менә экологик катаклизмнар барысыннан да көчлерәк булып чыкты, миңа калса.
Дөньяда гап-гади бер хакыйкать бар: табигатьне зарарлау яисә әйләнә-тирәне саклау мәсьәләләре бернинди дәүләт чикләрен, милли менталитетны (аерымлыкларны) һәм географик чикләрне белми. Радиацион болытлар, агулы сары яңгырлар авыл, вилаять, шәһәр һәм мәмләкәтләр аша тоткарлыксыз узып китәргә сәләтле. Аларны бернинди таможня да туктата алмый.
Бер чәчәген, бер яфрагын гына югалтса да, табигать мең авазын, мең төсен җуяр шикелле...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар