Түгәрәк өстәл сөйләшүенә Чувашия мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрының беренче урынбасары Светлана Петрова да чакырулы иде. «Концепцияне мондый хәлдә хәтта киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга ярамый», - дип ярсып әйтте ул. Тигез булмаган шартлар дигәннән, Петрова сөйләвенчә, ул үзе чуваш, беренче класска кадәр бер русча сүз белмәгән, башлангыч классларда да чуваш телендә генә укыган, бишенче класстан соң русча белем ала башлаган. Аңа карап кына руслардан бер ягы белән дә ким түгел.
- Халыкның русча аңлаша алмау мәсьәләсе Идел буе төбәкләренә берничек тә кагылмый. БДИ нәтиҗәләре дә чуваш телле мәктәпләрдә рус теллеләренә караганда яхшырак, - диде Светлана Петрова.
Баксаң, ут күршеләребез - башкортларда рус телен укыту ягыннан бер проблема да юк икән. Башкортстандагы мәгарифне үстерү институтының башкорт һәм башка туган телләр кафедрасы доценты Фәнзил Санъяров чыгышыннан аңлашылганча, кардәшләребездә, фәнни-методик мәктәп көчле булганга, хәлләр ал да гөл.
Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев татар мәктәбен тәмамласа да, үзен беркайчан да кимсетелгән итеп хис итмәгән, ике югары уку йортында белем алып чыккан. Ул түгәрәк өстәлдә Марат Кәбировның язмасын телгә алып, баш исемен «Русский язык поднимать, остальные добивать?» дип тәрҗемә иткәч, Людмила Вербицкая да, шаккатып, башын чайкап куйды.
Разил Вәлиев фикеренчә, рус теле белән әдәбиятны өйрәнергә өстәмә сәгатьләр бирергә уйласалар, туган телнең өлешенә керәчәкләр. Шулай ук депутат концепциядә Россия законнарына каршы килә торган урыннар тапкан.
- Концепция авторлары ил законнарын, аеруча Конституция белән «Телләр турында»гы законны бөтенләй өйрәнмәгән дигән тойгы калды миндә, - диде ул.
Концепциядә мондый җөмлә бар: «Русский язык необходим гражданину России как основное средство общения с другими людьми». Ә «Телләр турында»гы Федераль закон болай ди: «Российская Федерация гарантирует всем ее народам независимо от их численности равные права на сохранение и всестороннее развитие родного языка, свободу выбора и использования языка общения».
Россия мәгариф академиясе президенты Людмила Вербицкая гамьле сөйләшү барышында үзенә зур ачыш ясаган булса кирәк. «Концепция шундый киеренкелек тудыра аладыр, дип башыма да китермәдем», - диде ул. Мәскәү кунагы очрашуда яңгыраган фикерләрне концепцияне эшләгәндә исәпкә алырга вәгъдә итте.
Комментарийлар