16+

«Дан»ыбыз ераккарак китмәгәе

Германия хастаханәсендә дәваланганда, Казаннан икәнемне белгәч, шундагы табиб: «Полицейскийлар бер гаепсез кешене көчләп үтергән шәһәрме инде ул?» - дип сорагач, авызымны ачып, аптырап калдым. Казанны киләсе елга Универсиада кабул итүче шәһәр дип түгел, ә җинаяти мәхшәр оясы дип белүләренә туган ягым өчен гарьләнеп куйдым. Март аенда «Дальний» бүлегендәге хәлләр Казанның...

«Дан»ыбыз ераккарак китмәгәе

Германия хастаханәсендә дәваланганда, Казаннан икәнемне белгәч, шундагы табиб: «Полицейскийлар бер гаепсез кешене көчләп үтергән шәһәрме инде ул?» - дип сорагач, авызымны ачып, аптырап калдым. Казанны киләсе елга Универсиада кабул итүче шәһәр дип түгел, ә җинаяти мәхшәр оясы дип белүләренә туган ягым өчен гарьләнеп куйдым. Март аенда «Дальний» бүлегендәге хәлләр Казанның...

Күсәкләр ярдәмендә тәртип урнаштыру
Шушы көннәрдә Казанның хокук яклау үзәге тарафыннан 2 нче төзәтү колониясендә утыручы кешеләрнең туганнарының шикаятьләре тикшерелә. Зарларга караганда, 15 август көнне колониянең каскалар кигән һәм калкан, резин күсәкләр белән коралланган хезмәткәрләре 18 хөкем ителүчене бик каты кыйнаганнар икән. Кыйнау-типкәләү камералар эчендә генә түгел, төрмәнең ишегалдында да башкарылган. Моны туганнары белән очрашуга килгән кешеләр күреп торган. Массакүләм кыйналу вакыйгасыннан соң, берничә көннән азат ителгән тоткын да бу хәлләрнең хаклыгын раслаган.
Шикаятьләр буенча тикшерү уздырганнан соң, тоткынлыктагы кешеләрнең хокукларын яклау эше белән шөгыльләнүче Татарстанның Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары Герман Алеткин һәм Владимир Рубашный белән прокуратура вәкиле тоткыннарның тәннәрендә күпсанлы кыйналу эзләре, яралар тапканнар. «Тәпәчләү» корбаннарының тәннәрендә кан саву, кулларда, аякларда, җилкәләрдә, башларда киселгән эзләр һәм башка төрле җәрәхәтләр теркәлгән. Кыйналу вакытында кайберәүләр аңнарын да югалткан. Зыян күрүчеләргә вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәве дә ассызыклана.
Төрмәгә изге эшләр, игелекле гамәлләр кылу аркасында утыртмыйлар анысы, һәр тоткын нинди дә булса җинаятьтә гаепләнә. Әмма тоткынның гаебе нинди генә булмасын, бу аны тик торганда шулай кыйнауга хокук бирми. Колония хезмәткәрләре җинаятьчеләргә карата үзләре дә җинаять кылган килеп чыга бит, бу аларга да хөкем чыгарылырга тиеш дигәнне аңлата.
Детектив язарлык
Колониядә 18 кешенең кыйналу эшен тикшерүгә тотыну белән, Иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Владимир Рубашный да төрледән-төрле уңышсызлыкларга тарый башлаган. Соңгы ике атна эчендә хокук яклаучының машинасын туктатып, этләр белән тикшергәннәр, фото һәм аудиоаппаратурасын алганнар, беркетмәләр төзегәннәр, провокациядә гаепләгәннәр. Ә берничә көн элек Рубашныйның йорты янында торган машинасының тәрәзәләрен ватып, ишекләрен кырып киткәннәр. Гомумән алганда, зыян якынча 100 мең сум тәшкил иткән.
Рубашныйның хезмәттәшләре соңгы арада аңа бик еш каныга башлауларын, тикшерү, эзләүләр үткәрүләрен аның эшчәнлегенә бәйлиләр. Машинасын җимереп китүне дә Рубашный кисәтү, борынын кирәкмәгән җиргә тыгарга ярамаганлыгын аңлатырга тырышу итеп кабул иткән. «Түбән Каманың дәвалау-төзәтү оешмасында «Анальгин», «Тынычландыргыч», «Геморройдан дәва», «Айга путевка» кебек күсәкләр табып алгач, җәзаларны үтәү федераль хезмәт идарәсе безгә, ягъни иҗтимагый күзәтүчеләргә сугыш игълан итте», - дип тә белдергән Рубашный.
Рубашныйның машинасын җимереп китүләренең аның эшчәнлегенә бәлки бернинди кагылышы да юктыр, бу гади тәңгәл килү генәдер дә. Әмма Рубашныйның бу эшнең ҖҮФХ Татарстан идарәсенең үче икәнендә иманы камил. Әгәр аның ышануларының хаклыгы расланса, Казандагы соңгы вакыттагы әлеге хәлләр ниндидер детектив сюжетына якыная. Ә бу Казанның «дан»ы тагын еракларга таралачак дигәнне аңлата. Ә иң кызганычы - танылуның бер дә яхшы яктан булмавында.
«Дальний» бүлегенең эше, инде менә колониядә 18 кешенең кыйналу вакыйгасы һәм ул эшне тикшерүчеләрнең тәгәрмәчләренә таяк тыгулар кебек хәлләр Казанны бер дә бизәми. Шул ук рәткә мөфтинең машинасын шартлату, аның урынбасарын атып үтерү җинаятен дә кертергә була. Элегрәк Татарстанда андый хәлләр сирәгрәк күзәтелә иде кебек, хәзер никтер ешайды. Казан җинаять чәчәк атучы шәһәр буларак дөньякүләм «дан» казанып, киләсе елга безгә килергә куркып тормасалар ярый инде…

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading