Шәһри Казан

Дөнья бетсә дә, ул бетми

Безнең буын каләм әһелләренә, бу очракта мин төрле газета редакцияләрендә, китап нәшриятларында хезмәт куйган журналистларны күздә тотам, цензура дип аталган коточкыч монстрның уяу күзәтүе астында эшләргә туры килде. Матбугат битләрендә урын алачак һәр язма - әдәби әсәрме ул, сәхнәгә менәчәк пьесамы, мәктәп балалары, студентлар өчен дәреслекләрме, чынбарлыгыбызны яктырткан мәкаләме, эфирда...

Реклама

Дәүләт серләрен ача торган мәгълүматлар китә күрмәсен, советча яшәү рәвешен бозып күрсәтергә юл куелмасын, партия оешмалары эшчәнлегенә тел тидерүләр булмасын, янәсе. Кимчелекләрне күрсәтеп язу социалистик яшәү рәвешен бозып сурәтләүгә, берәр коммунистның эшчәнлеген тәнкыйтьләү партиягә тел тидерүгә тиңләнә иде.
Мин эшли торган радиода һәркөнне сәгать дүрттә главлит вәкиле үз өстәленә килеп утырып, эшкә керешә, һәр фикерне, һәр җөмләне энә күзеннән үткәрә. Аның култамгасы куелмыйча торып, тапшыру эфирга чыга алмый. Бу тәртип үз вакыты өчен бәлки кирәк булгандыр. Социалистик дәүләтнең турылыклы хуҗаларын тәрбияләүгә дә уңай йогынты ясагандыр. Ләкин, һәрвакыттагыча, безнең эшчәнлегебезгә чама хисен белмәү хас булган кебек, цензура хезмәтендә дә көлкеле хәлләргә китергән гамәлләр белән очрашырга туры килә иде.
Радиода мин балалар өчен тапшырулар әзерлим. Анда төрле авторлар, язучылар, композиторлар катнаша. Табигать дөньясы турындагы тапшыруларга популяр язучы Софья Радзиевская үзенең искиткеч язмаларын китерә. Яшь буынны гүзәл табигатебезнең матурлыгын күрергә, аны яратырга һәм сакларга өйрәтә, белемнәрен тирәнәйтергә ярдәм итә торган язмалар була иде алар. Бер әңгәмәсендә ул канатлы дусларыбызның кышлау өчен җылы якларга китүе турында язган иде. Кайбер кошлар Африкага, ерак тропик илләренә юл тота. Ә кайберләре Германия җирләрендә кыш үткәрә икән. Шушы тапшыруны укып чыкканнан соң, цензор мине чакыра: «Син белмисеңмени, Нәсимә, - ди бу, - хәзер бит ГДР һәм ФРГ дигән Германия илләре бар. Кайсысына китәләр икән кошлар?»
Сүзне шаяртуга борырга тырышып, безнең илдән киткәннәре, әлбәттә инде, ГДРны сайлыйдыр, дим. Мин ике Германия булуын беләм анысы, тик кошларның моны белмәве гаҗәп, дип көләм.
Иң төп цензор дип, әлбәттә, тапшыруларны эфирга чыгарырга фатыйха биреп соңгы сүзен әйтүче хуҗаларны да атарга кирәк. Алар - тапшырудагы фактларның дөреслеге өчен дә, эчтәлеге өчен дә, сыйфаты өчен дә җаваплы кешеләр. Ләкин кайвакытларда хуҗалардан тапшыруның язмышын хәл итүдә объектив булмаган бәяләр ишетергә туры килә. Бервакыт шулай, пионерлар һәм мәктәп балалары өчен радиогазетага Казан каласының шаулы тормышын, матурлыгын сурәтләгән мондый бер шигырь кергән иде. Шәһәребез урамнарында машиналар ташкыны. Бер-бер артлы «Москвич», «Победа»лар узып тора, дип язган шагыйрь. Тапшыруны баш мөхәрриргә тыңлатып, тиешле кешеләргә биреп, тынычлап кайтып киттем. Ял көнне эфирдан тыңласам, теге шигырь юк. Сәбәбен белергә теләп, летучкада сорау бирәм. Әллә бу шигырьдә дә әйтергә ярамаган берәр сер ачылдымы икән? Ә хуҗабыз бик җитди тавыш белән: «Син нәрсә, «Победа» дигән машиналарның хәзер инде чыгарылмаганын белмисеңмени?» - ди. Чыгарылмаса да, Казан урамнарыннан бу машиналар йөрүе тыелмаган да, туктатылмаган да иде әле. Сорау җавапсыз калды... Менә шундый аңлау, менә шундый уяулык.
Тагын бер мисал китерәсем килә. Яшь композитор Рәшит Абдуллин балалар тормышындагы иң истәлекле көн - 1 сентябрь турында бик матур җыр язып, аны редакциягә китерде. Гаҗәеп тирән мәгънәле чын балалар җыры - укучыларга зур бәйрәм бүләге булып ирешерлек дәртле, якты җыр иде ул. Композитор аны үзе башкарып яздырды да. Тапшыру искиткеч тәэсирле, мәгънәле килеп чыкты. Җыр авторы: «Сезнең бу радиогазетагыз югары кимәлдәге Мәскәү тапшыруларыннан калышырлык түгел», - дип, бик канәгать булып кайтып китте.
Ял көнне эфирдан тыңласам, әлеге җыр юкка чыккан. Сәбәбен һич кенә дә аңлый алмадым. Автор алдында да, тыңлаучыларым каршында да үземне зур гаеп эшләгән кеше итеп тойдым. Бер мичкә балга бер кашык дегет салгандай чиксез авыр тәэсир итте бу хәл миңа. Әлбәттә инде, эшкә килгәч, сәбәпләрен ачыкладым. Сәбәп бик «җитди» булган икән шул. Үзенең калын, тупас тавышы белән балалар җырын башкарырга җөрьәт иткән Рәшит. Яныма композитор да килде. Уңайсызланып кына эшнең нәрсәдә булуын аңлаттым.
Ул, бер сүз дә әйтмичә, беравык басып торды ла: «Сездә шундый җитәкчеләр булуы кызганыч», - дип чыгып китте. Яңадан редакциягә аягын да атламады. Мин хәзер дә бу талантлы сәнгать иясенең рухы алдында үземне гаепле итеп сизәм.
Менә шулчак мин аңладым. Әйе, бер кеше дә хаталардан хали түгел. Нәрсәгәдер бәя биргәндә ялгышуы да, объективлыктан ерак торган фикерен иң дөресе дип кабул итүе дә мөмкин, ләкин тәнкыйтьләгәндә дә, бәя биргәндә дә тормышта нык урнашкан критерийлар, профессиональлек, намус, сүзне тоемлау дигән кыйммәтләр сакланырга тиеш. Бу цензурага да, җаваплы эш башында торучы хуҗаларга да кагыла. Шушы кагыйдәләр бозыла икән, журналистикага хилафлык килүе бик ихтимал. Монысы инде безнең чын мәгънәсендәге җитәкче түгел, ә дилетантлар гына икәнебезне аңлатачак.
Безнең радиода күп еллар дәвамында эшләп килгән сәнгать советын да цензура белән чагыштырырга мөмкиндер. Язучылар, шагыйрьләр, композиторлар һәм музыка белгечләрен туплаган әлеге советның тапшыруларны югары сыйфатлы итү, эфирга халтураны үткәрмәү максатыннан эшләгән эшләре бик тә игелекле булды. Ләкин монда да кайбер әгъзаларның читкә тайпылган фикерләрен ишетергә туры килгәләде. Балалар өчен язылган җырлар турында сөйләшүләрдә үзем катнаша идем. Җырлар, шигырьләр язу белән дә мавыгучы тел галиме Рифкать Әхмәтьянов беренче сентябрь иртәсендә яшь дусларыбызның мәктәп белән очрашуларын сурәтләгән шигырен китерде. Аның менә бу юллары гомерлеккә хәтеремә уелып калды:
«Күзебез карлыган, үзебез каралган.
Утырып карасак, парталар тарайган»
.
Шунда бер аксакал шагыйребез бик җитди итеп үзенең фикерен әйтте: «Ничек инде ул безнең совет мәктәпләрендә тар парталар турында җырларга мөмкин», - дип кисәтү ясады. Монда бит тар парталар гаепләнми, ә бәлки җәй буе табигать кочагында, лагерьларда ял иткән, сәяхәтләрдә йөргән малайлар һәм кызларның мәктәпкә инде үсеп, зураеп килүләре турында сүз бара, дип аңлатырга туры килде.
Икенче бер утырышта Илһам Шакиров башкаруында әниләргә багышланган яңа җыр тыңлыйбыз. Әнием, мин синең яныңа кайтырга күптән җыенсам да, һаман кайтып җитә алмыйм. Юлга чыгарга әзерләнеп бетүем була, ниндидер башка мәшәкатьләр килеп чыга да, планнарны үзгәртергә туры килә. Икенче, өченче кат җыенганда да юлга чыгу насыйп булмыйча кала. Кыскасы, әнисе алдында үзен гаепле санап, аклану хисләрен белдергән җыр иде ул.
Әлеге тәнкыйтьче шагыйребез монда да үз фикерен әйтүне кирәк тапты: «Ничек инде ул поездлар, автобуслар йөреп торган, самолетлар очкан совет заманында әни янына кайтып җитә алмаска мөмкин».
Хөрмәтле агайга, монда бит сүз транспорт проблемасы турында түгел, әниләргә ихтирам, кайгырту җитмәү кебек җан сыйфаты турында бара, дип аңлатма бирергә туры килде... Менә шундый бәхәсләрдә чын сәнгать әсәре туа, халтурага юл бикләнә. Шуңа күрә, хәзерге тыңлаучыларыбыз радиода сәнгать советы эшләп торган елларны сагынып яшиләр. Ләкин сәнгать советы барлык бәлаләрдән коткаручы чара дип уйлау бик үк тулы һәм дөрес булмас.
Барысы да тапшыруларны оештыручы, чын музыка әсәрләре, мәгънәле яңа җырлар иҗат итәргә юнәлеш бирүче мөхәррирдән башлана. Җырларның сәнгати кыйммәте турында кайгырту - мөхәррирнең төп бурычы. Ә моның өчен мөхәррирнең иң беренче чиратта үз цензурасы, сәнгатьне тирән тоемлау күәсе булырга тиеш.
Тагын бер фикеремне нигезлисем килә. Хәзер бит демократия заманы, цензура бетерелде, дип сөйләргә яратабыз. Янәсе, кем нәрсә турында тели - шул проблеманы күтәреп яза ала. Бу язмалар цензор күзәтүенә дучар ителми. Ләкин шул ук вакытта, авторларның кискен, тәнкыйди материалларын кайбер газеталар бастырырга курка, дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә. Бу бәлки мөхәррирләрнең психологиясенә дистә еллар буена сеңдерелеп килгән курку хисеннән арына алмау нәтиҗәседер? Бәлки югары оешмалардагы түрәләрнең, кәнәфиләрен югалтудан шүрләп, үз-үзеңне саклау инстинкты чагылышыдыр. Ничек кенә димик, кешедә уңай эмоцияләр уятмый торган цензура дигән нәрсә һәр заманда булган һәм, империягә турылыклы булып, үз эшен башкарган. Совет чорында ул хәтта закон, әхлак чикләрен узып, каләм әһелләрен йөгәндә тоткан, халыкны авызлыклап торган.
Дөрес, хәзер цензура бетерелде дип, үз-үзебезне тынычландырырга тырышабыз. Ләкин аның җисеме, асылы сакланып калды, һәм ул, демократия, сүз иреге дигән битлек астына яшеренеп, Россия дәүләтенең милләтләрне бетерергә йөз тоткан сәясәтенә турылыклы хезмәт итә, чөнки бу ил цензурасыз яши алмый.
Менә шулай, милләттәшләрем, исеме бетсә дә, җисеме исән әле.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: