16+

Дог бокс хот-дог сата торган урынмы?

Бу паркны элек тә хәтерлим әле. Һәр якшәмбе биредә үзенә күрә бер базарчык оеша иде.

Дог бокс хот-дог сата торган урынмы?

Бу паркны элек тә хәтерлим әле. Һәр якшәмбе биредә үзенә күрә бер базарчык оеша иде.

Борынгы заман тиеннәре, элек басылган китаплар, пластинкалар, совет заманындагы уенчыклар - нәрсәләр генә сатмыйлар иде биредә. Без исә ул элеккеге әйберләрне музей экспонатлары караган кебек күзәтеп йөри идек. Парк шактый үзгәргән. Яңа эскәмия­ләр куелган. Комлык урынына да баларга уйнар өчен заманча мәйданчык булдырганнар. Элекке парктан биредә Ленин сурәте генә калган бугай.

Паркка килүгә үк дог боксларны эзли башладым. Әнә әлеге дә баягы шул Ленинның ташлардан түшәлгән сурәте янында ук әфлисун төсендә калай терминалга охшаган бер нәрсә тора. Парк­ның икенче башында тагын берсе күренә. Шушы икән инде эт бәдрәфе дигәннәре. Җиһазның өске өлешендә реклама урнаштырырга мөмкин, аста исә этләр өчен бушлай гигиена пакетлары куелган. Галстук формасында сурәт тә ясалган, дог бокслардан файдалану тәртибе дә өйрәтелгән. Шул пакетларны алып, эт тизәген шунда саласың да, төенләп, шушы бәдрәфкә атасың. Хуҗа кеше өчен алай ук җайлы түгел икән лә...

Эте булмаганнар исә бу җайланмаларның нәрсә икәнен күбесе белми. Дог боксларны нәрсә дип уйлыйсыз дигәч, шактый кызык җаваплар ишетергә туры килде: хот-дог сата торган урын, этләрне калдырып тору бүлмәсе диючеләр дә булды. Ә менә этләре белән паркта йөрүчеләр бу бәдрәфләр белән таныш булсалар да, аларны кулланмыйлар.
Кәрим Тинчурин паркында этләрне йөртергә бик уңайлы, зуррак этләр өчен махсус зона да бар, парктан арырак китсәң, хуҗасыз этләр җыелып яткан урынга килеп чыгасың. Кечкенә эт белән анда бару куркыныч, ташланулары бар. Дог боксларга килгәндә, файдаланган юк, пакетлары куелмаган әле. Әллә куеп та, алып бетерделәрме икән? - диде этен иярткән бер егет.

«Этемнең тизәкләрен карга ашый»

Әлфия апа Латыйпова исә ике эте белән һава сулап йөри. 6 яшьлек той терьер токымлы «Люся»ны ул кочагына алган, ә 7 яшьлек такса - «Маруся»сын иярткән. Этләр бәйдә булмагач, якын килергә курыктым. Җирдән аз гына калкып торсалар да, бу токымлы этләр усал була, ди хуҗалары. Берсе хуҗасының кулын да тешләгән булган хәтта. Әлфия апаның беренче эте алты айлык чагында шушы паркта йөргәндә югалган булган. Аннары кызы эт дип өзгәләнә башлагач, «Маруся»ны алырга булганнар, эт үскән саен, кызлары кечкенә көчек сорый башлаган, шулай гаиләгә «Люся» килеп кушылган. Хәзер кызының үз гаиләсе, ә менә этләр 62 яшьлек әнисе Әлфия апада калган.

- Чыгарып җибәреп тә булмый, берәрсенә бүләк итсәң дә, кемгә кирәк инде, икәү бит алар, бер-берсеннән аерылмыйлар, - ди Әлфия апа.
Шәһәр җирендә эт асрау бер дә рәхәт түгел икән. Урамда йө­реп кергәннән соң, аларның тәпиләрен юарга кирәк, көненә ике тапкыр һава суларга чыгалар. Салкыннарда кечкенә этләргә куртка, җиләннәр алырга туры килә. Ә эт киемнәренең хаклары үзләре кебек кечкенә түгел, бер куртка 1000 сумнан артык икән. Уенчыклар, тешләрен чистарту җайланмалары, резин сөякләр дисеңме - берсе дә арзан тормый.

- Махсус ризык алганым юк, үзем нәрсә ашыйм, аларга да шуны бирәм, дөрес, аларга тоз салмый пешерәм. Еш кына, борчаламасыннар, бетләмәсеннәр дип, «ЛОК» белән юам. Елына бер тапкыр котыру чиреннән вакцина салдырабыз, анысы да 800 сум тирәсе тора, талпаннарга каршы дару белән дә эшкәртәбез, - ди Әлфия апа.

- Күршеләрегез фатирда эт өрә, дип зарланмыйлармы соң?
- Кешеләр кычкырышканчы, этләр өрсә яхшырак инде. Юк, күршеләрем мине аңлыйлар, әле үзем каядыр киткәндә, этләрне аларга калдырып та торам, шулай да шәһәр фатиры эт асрар өчен түгел, моның өчен үз йортың белән яшәү кирәк. Ә болай этләр тынычландыра, зур иптәш, - дип саный Әлфия апа.

- Бу токым этләр кыйбат торадыр? - дим.
- Кыйбат, ә без ­са­тып алмадык, бүләк иттеләр, бу брак этләр, аякларында ак тимгелләр бар, чын той терьерларда коңгырт кара төсләр генә булырга тиеш, шуңа да чын токымлы этләрдән арзанрак бәяләнә инде болар, - ди әңгәмәдәшем.

- Дог боксларны Әлфия апа кирәксенми. «Безгә Европа дәрә­җәсенә җитәргә ерак әле», - ди.
- Минем этләрнең тизәкләре болай да натураль инде. Ит ашый - ит чыга, аларны каргалар ашап бара, ә зуррак этләре булганнар артларыннан үзләре пакет тотып чыга, шуңа да бу эт бәдрәфләрен артык кирәксенмибез дә, - ди.

Дог боксларны ­урнаштыру белән Новосибирсктагы «Para­Dogs» компаниясе шөгыльләнә. Оешманың генераль директоры Юлай Гыйниятов әйтүенчә, аларның төп максаты - эт асрауның цивилизацияле юлларын табу. Еш кына эт белән урамда йөргәннән соң паркларда тизәкләр, тәмсез ис кала. Дог бокслар - экологик чисталыкны саклауның бер юлы.
- Казан мэриясе белән килешеп бетә алсалар, Казанда җәмәгать урыннарында шундый 340 дог бокс куярга ниятлиләр. Бу эт бәдрәфләрен урнаштыру 6,7 миллионга төшәчәк, - ди Юлай Гыйниятов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading