Бераз гына буш вакыт килеп чыктымы, һәрберебез табигать кочагына - бакчаларга, паркларга, су буйларына ашыга, урманнарга, болыннарга чыгып китә.
Агымдагы ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Аларны тәртипкә китерү өчен ел дәвамында шактый эш башкарылды, яңалары булдырылды. Моның өчен бюджеттан шактый күләмдә акча да бирелде.
Парклар, бакчалар, скверлар турында кайгырту куанычлы хәл инде ул. Билгеле, моны хупларга, аларны тәртипкә китерүдә мөмкин кадәр активрак катнашырга кирәк. Әмма без аларны үзебез үк ташландык хәлгә китерәбез түгелме соң?! Үткән гасырның 70-80 нче елларында, мәсәлән, Казанның Максим Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы гөрләп торды. Биредә берсеннән-берсе кызыграк чаралар үткәрелде. Бөтен шәһәр халкы рәхәтләнеп шунда ял итте. Әлеге паркны халыкта «Татарстан Швейцариясе» дип атап йөрттеләр. Минем Швейцариядә булганым юк. Аның табигате турында берни әйтә алмыйм. Ә менә шәһәребезнең үзәк паркына чит ил кунакларын алып барырга да һич тә оят түгел иде. Әмма парк аша автомобиль юллары салып, аны тураклап бетерделәр. Башны әз-мәз эшләткәндә, юл салу өчен башка урын да табарга мөмкин иде бит югыйсә.
Хәзер шәһәр җитәкчелеге паркка реконструкция үткәрүе белән мактана. Кызганыч, күпчелек тармакларда әйбәт кенә эшләп килгән системаны җимереп ташлау гадәткә керде. Бераз вакыт үткәннән соң, зур чыгымнар тотып, шул хатаны төзәтергә керешәләр. Моның мисалларын күпләп китерергә була. Әйтик, колхозларны тараттылар. Кырларның бер өлеше эшкәртелми башлады, терлек саны кискен кимеде, эш булмагач, авыл халкы шәһәрләргә агылды. Комсомол, пионер оешмалары беткәч, балалар тәрбиясенә җаваплы оешма калмады. Уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә билгеләү системасы юкка чыккач, яшь белгечләрнең күпчелеге белгечлеге буенча эшләми башлады. Аларны зур чыгымнар тотып укытуның нигә кирәге бар дигән сорау туа.
Казан тирәсе урманнарга бай. Урманнарга казанлылар ял итәргә генә түгел, җиләк-җимеш, гөмбә җыярга да йөриләр. Әмма Парклар һәм скверлар елында шәһәр читендәге урманнарга бөтенләй игътибар булмады. Аларны да бераз чистартырга, тәртипкә китерергә була инде. Бу юнәлештә шәһәр җитәкчелегенең дә, Урман хуҗалыгы министрлыгының да инициативасы сизелми. Урманнар ауган, сынган, череп ята торган агачлар белән шыплап тулган. Аларны җыю, ничектер файдалану турында уйлаучы юк. Үзебез булдыра алмагач, бәлки японнар яки немецлар белән киңәшеп караргадыр. Алар моның берәр әмәлен тапмый калмаслар дип уйлыйм. Агачларның, тулаем яшеллек дөньясының әйләнә-тирәне кислород белән тәэмин итүче чыганак булуын да онытырга ярамый. Әлбәттә, урманнарны, паркларны, скверларны бер елда гына тулаем тәртипкә китереп булмый. Парклар һәм скверлар елы тәмамлангач та, аларны төзекләндерү, яңаларын булдыру эшен дәвам итәргә кирәк.
Елгалар һәм күлләр елы
2016 елны Татарстан Президенты Идел һәм Чулманның сусаклагыч зоналары елы дип игълан итте. Димәк, аларга да чират җиткән. Татарстан елгаларга да, күлләргә дә, гомумән, су чыганакларына бик бай. Идел, Чулман, Агыйдел кебек зур елгалар белән беррәттән, ваграклары да бихисап. Торак пунктларны элек-электән елга, һич югы инеш буйларына салырга тырышканнар. Бу аңлашыла да - хуҗалык итү өчен һәрдаим су кирәк.
Татарстан башкаласы Казан да Идел ярына урнашкан. Куйбышев сусаклагычы төзелгәч, Казансу елгасының Иделгә кушылган урыны нык җәелде. Хәзер ул шәһәрне икегә бүлеп тора. Кабан күлләре системасы шәһәр буйлап сузыла. Казан кебек сулыкларга бай шәһәрләр, мөгаен, Россиядә әллә ни күп тә түгелдер.
Тарихны барлаганда
Хәтерлим әле, моннан 30 еллар элек бүгенге Авиатөзелеш һәм Мәскәү районнарының күпчелек кварталлары шәхси йортлардан тора иде. Һәр урамда эреле-ваклы берничә күл булуы да хәтердә калган. Малайлар шунда балык каптырып утырдылар. Күпкатлы яңа йортлар төзү чорында аларның күпчелеген күмделәр. Тарихка күз салсак, бүгенге Ирек һәм Тукай мәйданнары, Ленин бакчасы, шәһәр үзәгенең башка урыннарында Белое, Банное, Черное, Ключевое, Поганное, Театральное, Тихвинское исемнәрен йөртүче зур-зур күлләр булган. XVI гасырда ук борынгы шәһәр территориясендә Кара күлләр системасы булуы мәгълүм. Чыганаклар бу сулыкларның бүгенге Черек күл янәшәсендә булуын сөйли.
Бүгенге көндә дә шәһәрнең төрле урыннарында күлләр шактый сакланып калган. Шулай да аларның иң зурысы һәм бай тарихы булганы - Кабан. Күлнең исеме турында төрле риваятьләр яши. Аларның күбесендә күлнең исеме кыргый дуңгыз - кабаннан алынган дип раслана. Янәсе, алар күл буендагы урманнарда бик күп яшәгән. Дуңгызларны агачларны яндырып куркытырга, шул рәвешле шәһәрдән куарга туры килгән. Икенче бер риваятьтә күлнең Болгар кенәзе Кабанбәк хөрмәтенә шулай исемләнүе хакында әйтелә. Кенәз бу матур табигать кочагына татар халык әкиятләрендә макталучы Алып батыр белән килеп урнашкан. Алар, бөтен дошманнарын туздырып бетереп, күл буенда тыныч кына яшәгәннәр, имеш. Күл Болгарның икенче бер кенәзе Кабан исемен йөртә дип раслаучылар да бар. Аксак Тимер Болгар шәһәрен җимергәч, кенәз, туганнары һәм дус-ишләре белән, күл буена килеп урнаша, биредә авыл барлыкка килә.
Кабан күлләре системасын төрле яклап тикшерүгә багышланган хезмәтләр күп язылган. Бу уңайдан беренче фәнни мәкалә (авторы - профессор Лангель) Санкт-Петербургның «Медицинский журнал»ында 1807 елда дөнья күргән. Кабанга багышлап берничә диссертация дә якланган. Кабан күлләрен савыктыру буенча бик күп проектлар эшләнгән, аларның кайберләре - өлешчә, икенчеләре тулаем тормышка да ашырылган. Шулай да Кабанның суы бүген бик чиста, ул шәһәр халкының яратып ял итә торган урынына әверелде дип раслый алмыйбыз әле. Кабан күлләре системасын чын мәгънәсендә тәртипкә китерү максатыннан, конкурс игълан ителде. Бәлки ул озак еллар дәвамында куелган тырышлыкка нокта кую мөмкинлеген бирер, Кабан проблемасын тулысынча хәл итә алыр дип өметләник.
Болак
Михаил Казанскийның Казан университеты нәшриятында 1899 елда басылган «Путеводитель по Казани» дигән китабында Архангельский һәм Яңа Татар бистәләрендә сазлыклы урыннарның күп булуы турында әйтелә. Шәһәрнең Болак артында Первая Мокрая, Поперечно-Мокрая, Вторая Мокрая урамнары булуы моңа дәлил итеп китерелә. Болак тирәсендә дә сазлык булган. Шәһәребезнең нәкъ үзәгенә урнашкан Болак бүген Казан каласын ямьләндереп тора.
Тарихка күз салсак, Болак турындагы беренче мәгълүмат XVI гасырга карый. 1623 елда Идел буйлап Персиягә товарлар илтүче Мәскәү сәүдәгәре Федот Котов болай дип язып калдырган: «Город каменный белой на осыпи, и за городом посады вдоль около городу, а около посадов город деревянный, а Булак-река течет сквозь деревянный город». Ул Казансу елгасына койган. Тарихта калган документларга караганда, шәһәр халкы борынгы заманнарда ук Болакның төзеклеге, чисталыгы турында кайгырткан, аны чистарткан, тирәнәйткән, ярларын ныгыткан.
1815 елгы янгыннан соң суы кипкәч, Болак төбенә имән бүрәнәләр салынуы ачыкланган. Шуңа таянып, «Казанский вестник» газетасы Болак канал буларак барлыкка килгән, дип язып чыккан. Ләкин ничек кенә булмасын, Болакта суднолар йөргән. Алар Казанның данлыклы «Печән базары»на товарлар ташыган. Ул чорда Болак киңрәк тә, тирәнрәк тә, балыкка да бай булган. Биредән уза торган машиналар ташкынын башка урынга юнәлтеп, киләчәктә Болакны шәһәр халкының ял урынына әверелдергәндә яхшы булыр иде. Бәлки, Болак буйлап туристлар маршруты да узар.
Мөгаен, Сусаклагыч зоналар елы башланганчы, республика хөкүмәтенең конкрет программасы да эшләнер. Татарстанның шәһәр һәм район хакимиятләре елгаларны, күлләрне, тулаем сулыкларны тәртипкә китерү, аларның халыкка тулырак хезмәт итүенә ирешүләренә игътибарларын юнәлтер дип ышанасы килә. Табигать бу байлыкны нәкъ менә кешеләр ихтыяҗын күздә тотып биргән дә бит инде.
Фото: ic.pics.livejournal.com
Комментарийлар