16+

Еникигә музей кирәк!

Әйе, мең кат әйтсәк тә, аз булыр сыман - музей кирәк Еникигә! Дөресрәге, Әмирхан Еникигә түгел, безгә, исән-сауларга кирәк ул музей. Әдипнең вафатына ундүрт ел узды инде, Казанда аның исемен йөрткән дүрт-биш йортлы урам барлыгын (Вишневский-Калинин урамнары тирәсендә) исәпкә алмаганда, әдәби вә мәдәни мохитнең һәм, әлбәттә, җитәкчелекнең әдип истәлеген мәңгеләштерүдә...

Еникигә музей кирәк!

Әйе, мең кат әйтсәк тә, аз булыр сыман - музей кирәк Еникигә! Дөресрәге, Әмирхан Еникигә түгел, безгә, исән-сауларга кирәк ул музей. Әдипнең вафатына ундүрт ел узды инде, Казанда аның исемен йөрткән дүрт-биш йортлы урам барлыгын (Вишневский-Калинин урамнары тирәсендә) исәпкә алмаганда, әдәби вә мәдәни мохитнең һәм, әлбәттә, җитәкчелекнең әдип истәлеген мәңгеләштерүдә...

Классик язучыбызга, аның әдәби мирасына карата Татарстанның үзендә шундый битараф мөнәсәбәт булган чакта, аның туган ягында - үз халык язучылары, әйтик, Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Әхияр Хәкимов кебек күренекле шәхесләре хәттин ашкан Башкортстанда, билгеле инде, киресенчә булмас. Быел, әле күптән түгел генә, кояшлы, ямьле июль көннәренең берсендә, Әмирхан Еники эзләре буйлап, Башкортстанда, әдипне дөньяга иңдергән Яңа Каргалы (Благовар) авылында һәм язучының бала вә үсмер чагы узган Дәүләкәндә булырга туры килде. Юлдашларым ике республикада да билгеле шәхесләр иде: Татарстаннан - Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов, ут-күршебездән - Башкортстанның халык шагыйре Марат ага Кәримов, «Татарстан - Яңа гасыр» каналының Башкортстандагы филиалы директоры, танылган журналист Фәнис Фәтхи, «Тулпар» журналы хезмәткәре һәм «Азатлык» радиосы хәбәрчесе, шагыйрь-прозаик Мөнир Вафин белән һәвәскәр көйязар-шагыйрь Мидхәт Әбделмәнов.
Каргалыга барганым бар
«Язучыны аңлыйсың килсә, аның туып үскән җиренә бар». Немец шагыйре һәм акыл иясе, атаклы «Фауст» авторы Иогган Вольфганг Гете (1749-1832) әйткән әлеге гыйбарәне, «гади генә әйтелгән бик дөрес фикер булса кирәк бу» дип, Әмирхан ага «Соңгы китап» дигән саллы истәлегенә башҗөмлә (эпиграф) итеп куйган. Әдипнең туган ягында булганда, моның шулай икәненә тагын бер кат инандым. Язучы язганны укып, аның туган ягын күзаллау - бер хәл, ә менә шул урыннарны үз күзләрең белән күрү, күргәннәреңнән биһуш булып, бөтен нечкәлекләре белән аңлатып биреп булмастай хисләр кичерү, искиткеч тәэсирләр алу - ул инде бөтенләй башка нәрсә.
Хуш, тәэсирләр белән уртаклашканга кадәр һәм, әлбәттә, беренче чиратта, әдипнең туган ягын күзаллау уңайлы вә җайлы булыр дигән максат илә, бераз тарихка күз салып алыйк дип, ошбу урында Әмирхан аганың үз истәлегенә мөрәҗәгать итү дөрес булыр: «Безнең авыл башкорт җиренә унсигезенче гасырның ахырларында гына Тамбов губернасыннан күчеп килеп утырган. «Каргалы» дигән исемне дә аңа шушы җиргә килеп утыргач кына биргәннәр, югыйсә тегендә, Тамбов җирендә чакта, авылның исеме «Иди» булган, диләр. Димәк, безнең борынгы төп җирләр Россиянең үзәгендә, тагын да конкретлаштырып әйткәндә, Темников дигән шәһәр тирәсендә икән - без әнә шуннан чыккан халык (Темников (борынгы исеме Сары-Кылыч булган, Алтын Урда заманында урыслар шулай дип үзгәрткән, имеш) хәзер Мордва республикасына керә). Каргалының ярты халкы диярлек Еникеевлар иде. Гомумән, бу авылда һәркемнең фамилиясе ата-бабасыннан күчеп килгән фамилия - бездә үз атасының исемен фамилия итеп алу бөтенләй булмаган. Шуңа күрә Каргалыда фамилияләр күп түгел. Иң күбесе Еникеевлар, аннары Терегуловлар, аннары инде Янгуразовлар, Утяшев, Сундюковлар китә. Тагын Мамлеевлар, Дивеевлар, Килмамитовлар да бар. Кемнәр соң ул Еникеевлар? Нинди халык? Нинди тамырдан чыгып үрчегән һәм шул хәтле таралган алар?
Кайчандыр, ерак заманда Бихан исемле бер князь (бәк) яшәгән. Шушы Биханнан тора-бара Кугушев, Кутуев, Муратов фамилияләре үрчеп, тармакланып чыккан. Ә Кугушевлардан берсенең исеме Еникей булган икән, димәк, болай була: Бихан, берничә буын аша Кугуш, аңардан Еникей. Бу Еникейдән тагын биш ир бала туган: Алакай, Идей, Терегол, Усангали, Иртуган
(бу урында Әмирхан ага болай дип искәрмә бирүне кирәк тапкан: «Исемнәр барысы да урысча язылган. Татарча әйтелеше ничек, «Идей»ме, «Идәй»ме - ачыклавы бик читен». - Л.Л.). Каңны башкортларыннан 14500 дисәтинә җирне илле ел срок белән арендага алып, 1773 елда Каргалыга күчеп килгән безнең бабайлар менә шул Идей белән Тереголның дәвамы икән (күчеп килгән егерме хуҗалыкның ундүрте - Еникеевлар (шулардан берсе - Темниковта яшәп, шунда вафат булган Хансуарның улы Бәшәр дигәне - Әмирхан аганың әллә ни ерак булмаган, ялгышмасам, алтынчы буын бабасы була инде), алтысы Терегуловлар. - Л.Л.)... Әлбәттә, фамилия тарихы ул - буыннар тарихы, әмма бик озын тарих. Шуңа күрә бик кысып-җыеп кына мин үзем турында болай дип әйтә алам: ерак гасырлар түреннән, гүя Азов диңгезе томаннары эченнән чыгып, Ука-Мокшы елгалары буена күченеп килгән, шунда төпләнеп күпмедер заманнар үзенә-үзе хуҗа булып яшәгән, соңыннан исә төрле тарихи һәм иҗтимагый сәбәпләр аркасында төп урыннарын ташлап, башкорт җирләренә күчеп утырырга мәҗбүр булган «төмәннәр»нең бер гаиләсендә 1909 елның иске стиль белән февраль аенда мин дөньяга килгәнмен. Мәрхүм атам мин туардан бер ел элек кенә сатып алган Коръәннең ахыргы битенә (аерым кәгазьгә. - Л.Л.) түбәндәге сүзләрне язып куйган: «Бән морза Нигъмәтҗан Әхмәтҗан углы Еникеев алдым ышбу каләм шәрифне 1908 елда 29 гыйнварда Эткол ярминкәсендә. Бәһасе 65 тиен көмеш. Һәм ушандук каләми шәрифне 1909 елда 16 февральдә пәнҗешәмбе көн дөньяга килмеш углым Әмирханга һибә кылып бирдем. Алла тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәүфыйк сорап ышбу әлмөсхәр шәрифне хәтем көтеп кылырга насып итсен иде. Амин». Әлеге изге Коръәнне якыннан күрү һәм берничә көн өемдә, үз кулымда тотып тору 2009 елда, әдипнең юбилее кичәсенә сценарий язган чакта, миңа да насыйп булды.
Язмамның бу өлешендә әдипнең әтисе Нигъмәтҗан агай (Нигъмәтҗан Әхмәтҗан улы,1874 елда туган) гаиләсендә булган фаҗигале бер фактка тукталып үтмичә булмастыр. Чөнки Әмирхан аганың дөньяга килүендә ул коточкыч фаҗигале факт гаять зур роль уйнаган. Янә Әмирхан ага истәлегенә игътибарны юнәлтик: «...Хәзер инде инәйнең (Бибихәдичә Хәбибрахман кызы, 1872 елда туган. - Л.Л.) кара шәлен ачарга ярый торгандыр. Әйе, аны иртә бөккән, күзләрен бетергән рәхимсез сәбәп шунда: тугыз бала табып, берсе-бер исән калмаган. Сабыйлар туып, күпмедер үскәч, нәкъ сөендерер һәм сөйдерер чакларында гына үләләр дә китәләр икән. Кайсы кызамыктан, кайсы чәчәктән, ләкин күбесе эч авыруыннан. Ис-акыл җитми бу хәлгә! Югыйсә әйтүләренә караганда, һәркайсы туган чакта туптай таза да булган, имеш... Шуннан соң менә мин унынчы бала! Мине корбаннар чалып, нәзерләр әйтеп, Алладан сорап алганнар. Мин һичшиксез яшәргә тиеш булганмын...»
Әйе, татар дөньясына мәшһүр Еникей нәсел-ыруы белән бергә, атаклы Тереголларны да ишәйткән, әйтик, мәсәлән, мөгаллим һәм табиб-терапевт, медицина фәннәре докторы, профессор Гыйниятулла Терегулов (1891-1984) белән аның улы, шулай ук, табиб-профессор Рал Терегуловны (1922-1998) да биргән менә шул тарихи җирлеккә - Яңа Каргалыга (халык үзе Каргалы дип кенә йөртә) без Казан вакыты белән (Уфа вакыты булганда, нишләп Казанныкы да булмаска тиеш әле, дим) тугызларга килеп җиттек. Безне Благовар районы хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Ногманов, Каргалы авылы хакиме Илгизәр Мамлеев, авыл халкы, шул исәптән Рим, Альберт, Илюс, Рамил, Алик Еникеевлар һәм Илнур Аслаев, Елена Бәдриева, Равил Сундюковларның зур ярдәме белән төзелгән яңа «Ихлас» мәчетенең имам хатибы Миңнияр хәзрәт Гайсин каршы алды. Әмирхан ага туган йорт юк икән инде - нигез урыны әлеге яңа мәчеттән йөз-йөз егерме адым чамасы ераклыкта гына: «Бабакайларның ихатасы (ишегалды) бик зур иде, иркен иде, күп җире бәбкә үләне белән түшәлгән иде. Тик кое тирәсе, абзарлар алды гына мал таптаудан үләнсез, такыр иде. Бабакайлар йорты авылның нәкъ уртасында, каршыда гына агач мәчет - аны «урталык мәчете» диләр иде (хәзер ул мәчет тә юк инде. - Л.Л.)...»
Мәчет дигәннән... Миңнияр хәзрәт миңа бер хат (дөресрәге, аның күчермәсе) тапшырды. Гарәп имласында язылган ул хатны кемдер урыс графикасына авыштырган. Әмирхан Еникига турыдан-туры кагылышы булган әлеге хатны, форсаттан файдаланып, укучы хөкеменә тапшырырга булдым: «Ошбу хат 2008 елның 8 сентябрендә язылды. Борзаһ Габделгазиз бән Мәхфүз. Алжирдан ялкынлы, ихлас сәламемне күндерәм. Башкорт язучысы (хат авторы, әдипнең Башкортстанда тууын белгәнгә күрә, аны башкорт язучысы дип уйлаган, күрәсең. - Л.Л.) Әмирхан Еники иҗат иткән «Җиз кыңгырау» китабын кат-кат укыдым. Укыган саен гаҗәпкә калдым. Чынлап та, мин бу китапта искиткеч, гаҗәеп матурлык күрәм. Егерме мәртәбә укыдым, әмма укып һич туя алмыйм. Китапка игътибар иткәч тә, исемегезне күреп, бик шатланган идем. Әмирхан Еникинең кызы яисә аның нәселеннән берәрсе белән таныша алсам, мин үземне бик бәхетле итеп хис итәр идем. Башкортстанны күрәсе килү теләге белән дә янам. Бу теләк миндә «Җиз кыңгырау»ны тәүге укыган чакта ук туган иде.
Мин үзем электрик булып эшлим, үзем дә кечкенә хикәяләр язгалыйм, төзелештә дә хезмәт куям. Табигатьне бик яратам. Хат язышу да күңелемә хуш килә. Мин сиңа үземнең һәм гаиләмнең фотосурәтен җибәрермен. Шуңа күрә, хатымны алуга, җавап язуыңны үтенәм. Хатыңны түземсезлек белән көтеп калам.
Хатны заказ юлы белән нәкъ үземә килеп ирешерлек итеп җибәрергә тырышсаң иде.
Миңа утыз яшь. 12 яшемдә укырга өйрәндем. Шуннан бирле укырга, күп укырга яратам. Синең белән хат язышу минем өчен зур мәртәбә булыр иде. Хатыңны көтеп калам һәм үзеңә бәхет вә уңышлар телим. Сау бул!»

Хатны укып чыгуга, мине бер нәрсә гаҗәпләндерде, хәтта бераз сәерсендерде дә: ни өчен дигәндә, конверт тышында инглизчә Башкирия, Благовар һәм Яңа Каргалы дип язылган. Вәләкин хатның тәгаен кемне күздә тотып язылганын ачыклый алмыйча изаландым: Еникигәме, әллә кызлары Резедага яисә Флерагамы? Алай дип фараз кылсак, Габделгазиз бән Мәхфүз аларны каян белә? Бәлки интернеттандыр?! Хәзерге заманда бу бик мөмкин эш. Ул шулайдыр әле - уйласаң... Ошбу мәкаләне язган вакытта, әлеге хат мәсьәләсенә ачыклык кертеп булмасмы дип, Әмирхан аганың олы кызы Резеда ханым белән телефон аша сөйләшеп алдым. Ул бик гаҗәпләнде, әмма бу уңайдан берни дә әйтә алмады. Хәер, уйлап баксак, хикмәт хатның кемгә адреслануында түгел бит. Хикмәт шунда: Әмирхан Еники иҗатын дөньяның төрле кыйтгаларында да беләләр, аның әсәрләрен яратып укыйлар (Мәхфүз егерме тапкыр укыдым ди бит!). Бу үзе генә дә аксакал әдип иҗатының зурлыгы турында сөйли түгелме соң?!
Бераз читкә кителде. Сүз башым бит - шүрәле дигәндәй, кабат Каргалыга кайтып төшик әле. Авыл зур, матур, төзек. («Бабакайлар урамы авылның иң озын һәм иң төп урамы - буе бер өч чакрымга сузыла торгандыр. Югары башы - югары оч, түбән башы - түбән оч дип йөртелә...») Кайчандыр Әмирхан ага чатыр чабып уйнап йөргән урамның (яшь ярымлык чагыннан ук китсә дә, соңга таба, әти-әнисенә ияреп, Дәүләкәннән Каргалыга кунакка кайткалаган ул) әле һаман да «Солнечный» дип йөртелүенә бик сәерсендек, әлбәттә. Урам Әмирхан Еники исемен йөртсә, бик яхшы булыр иде, диештек. Бу хакта җитәкчеләргә дә әйткәч, авыл тарихын, гомумән, татар-башкорт тарихын, аларның әдәбиятын һәм мәдәниятен яхшук дәрәҗәдә камил белгән Дамир белән Илгизәр әфәнделәр (башкалар - ничектер, әмма минем аларның шундый үтә зиһенле, тирәнтен белемле икәнлекләрен күрүдән күңелем бик мәэмүн булды) уйлана калды. Булдыра, тотынсалар, кулларыннан килә торган бу укымышлы, асыл егетләр мәсьәләне уңай якка хәл итүдә ни дә булса эшләрләр дип өметләник. Бу эштә, әлбәттә, безләр - татарстанлылар да читтән генә карап торырга тиеш түгелбездер. Мәдәният йорты белән мәктәптәге музей сыман урында да (бездәге күп җирдәгечә - бер бүлмәдә) булдык. Анда Әмирхан Еникигә багышлап кечкенә генә стенд куелганлыгын әйтсәм... Хәер, кем әйтмешли, монысына да рәхмәт. Ләкин бу эшне яхшырту, тагы да камилләштерү (ягъни чын мәгънәсендә музей итү) уңаеннан, ни дә булса уйларга, уйлап кына калмаска, билгеле бер нәтиҗәгә ирешү (мәсәлән, чын мәгънәсендәге музейдан тыш, мәктәпкә Ә. Еники исемен бирү) мәслихәттер...
Каргалыга кагылган өлешне Башкортстанның халык шагыйре Марат ага Кәримов сүзләре белән йомгакларга булдым: «Мин күп районнарда, авылларда булсам да, бирегә килгәнем юк иде. Татар морзалары биргән данлыклы Каргалы авылында Әмирхан Еникигә мондый мөнәсәбәт булуын башыма да китермәдем. Инде бу ялгышлык төзәтелер дип өметләник. Татар һәм башкорт - ике тугандаш халык. Безнең әдәбиятларыбыз да, җыр-моңнарыбыз да уртак. Әмирхан Еники дә - безнең уртак мирасыбыз.
Гали татар милләтенең
Тынгы белмәс җаны да син,
Аның изге рухы да син,
Сүнмәс якты аңы да син.

Буыннардан буыннарга
Күчә торган даны да син,
Шушы матур мәмләкәтнең
Әмире дә, ханы да син!»
Дәүләкән - дәү, ләкин...

«Мин һичшиксез яшәргә тиеш булганмын... Атакайның Дәүләкәнгә күчүе беркадәр шул теләк белән дә булмадымы икән? - чөнки балалары тормаган иске урынны (Каргалыны) ташлап китүне үзләренчә хәерлегә юраулары бик мөмкин. Яңа урында бит яңа өметләр дә туа...»
Хәлбуки (сүз уңаенннан, сөйләшкәндә һәм язган чагында Әмирхан ага хәлбуки белән хуш сүзләрен бик яратып куллана торган иде), ничек кенә булмасын, чынлап торып сәүдә эшенә керешер өчен 1910 елның көзендә, Каргалыдагы йорт-җирләрен калдырып, сәүдә үзәгенә әверелгән Дәүләкәнгә (төгәлрәге, башта Дәүләкәннең югары очына ук терәлеп торган Яңа Көрмәнкәйгә (ике араны бер сай чокыр гына аерып торган) күчеп китә. «Мин бу вакытта әле бишектән дә төшеп җитмәгән яшь ярымлык сабый гына булганмын...»
Әдип Әмирхан Еникине үстергән, кайчандыр аңа канатлар иңдергән Дәүләкәнгә (Каргалыдан барсаң - кырык чакрым, Уфадан турылап, Чишмә аша барсаң-кайтсаң, туксан алты чакрым ераклыкта) без төш вакытында килеп җиттек. Биредә бүгенге көндә егерме дүрт меңнән артык кеше яши икән. Шәһәр үзәгеннән аз гына читкә, әйтик, Әмирхан ага үскән йортка таба китсәң (Җиңү урамы, 73 нче йорт), шундук контраст күренешкә - унтугызынчы гасыр ахыры-егерменче гасыр башларында салынган йортлар белән егерме беренче гасыр коттеджлары кушылып, укмашып беткән урамга тап буласың. Карап торсаң - үзе бер искиткеч музей-тыюлык инде!
Менә каршыбызда - Әмирхан ага яшәгән йорт. Йортның фасад өлешенә «Бу йортта 1911-1926 елларда Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники (1909-2000) яшәгән» дип язылган истәлек тактасы куелган. Чынлыкта, Әмирхан ага үзе «Соңгы китап»та язганча, алар гаиләсе биредә 1918 елның җәендә генә яши башлый әле: «Яңа йортка - инде үзебезнең йортка (бер урыс баеннан ошбу өйне сатып алганчыга тикле, Нигмәтҗан агай гаиләсе Дәүләкәндә дистәгә якын йортка «фатирга кереп» кенә яшәгән. - Л.Л.) без 1918 елның июнь башында күчендек. Мактанудан булмасын, йорт үзе дә, утырган җире дә бик әйбәт. Күрү белән яраттык без аны. Төп урамның уртарак бер төшендә, мәчет-мәдрәсәгә дә якын, базардан да ерак түгел... Йортыбыз калай белән япкан, ике катлы, түбән каты җиргә кертеп таштан, ә өске каты бүрәнәдән салынган. Урамга өч тәрәзәсе карый, парадный дигән ишеге дә бар. Капка-коймасы кызылга буялган, шуңа күрә аны «кызыл йорт» дип тә йөрткәннәр».
Әлеге тарихи йортта бүген дә бер татар гаиләсе яшәп ята. Йорт инде акрын-акрын гына ташландык хәлгә килеп бара. Аның бүгенге хуҗалары әйтүенчә, йорт турында бөтенләй кайгыртучы юк, эш сөйләнүдән ары китми икән. Кичекмәстән тотынмасак, бу бәһасез йортның бик тиздән «вафат булып», эзе-нигезе тәмам юкка чыгуы да ихтимал. Моңа ике республика җитәкчелеге, һәм татар, һәм башкорт әдәбияты-сәнгате әһелләре бергә кушылып, бердәм тотынса гына, эш күркәм нәтиҗә бирәчәк.
«Уң ягыбызда рус ихатасы иде. Калай белән япкан кечерәк кенә йорт, бер сарайдан башка бүтән каралтылары да юк, ләкин зур ишегалларында төрле яшелчәләр утыртылган түтәлләре күп иде. Соңыннан белдек - бу йортның хуҗасы Дәүләкәннең иң беренче революционерлары Николай Кириченколар икән. Николай атлысы 1918 елның башында Дәүләкәндә оештырылган Совет властеның беренче председателе булган кеше. Соңрак безнең белән Кириченколар арасына Сәлимҗан агай килеп утырды...» Әмирхан ага истәлегеннән әлеге юлларны китерүем тикмәгә генә түгел: бүгенге көндә Сәлимҗан агай йорты да исән. Минем әйтергә теләгәнем: Әмирхан ага үскән әлеге өйне (мөмкин булса, күршедәгесен дә) саклап каласы, аны сипләп-яңартып, тиз арада музей-йорт итәсе, шул йорт урнашкан урамга (бәлки бүтәненә) әдип исемен бирәсе иде. Дәүләкәндәге «Туган якны өйрәнү музее»на яңа бина эзләү белән мәшгуль булган, хәзерге вакытта музей Мәдәният йортындагы бик зур булмаган бер бүлмәгә (!) сыенып, үзенчә көн күреп яткан бер вакытта бигрәк тә. Дөрес, безнең арабыздан шундыйрак фикер әйтүче дә булды: Әмирхан ага яшәгән йортның бер бүлмәсен район тарихын өйрәнү бүлмәсе, икенчесен тулаем аксакалыбызга багышланган музей итү. Бусы - бәхәсле эш, минемчә. Һәрхәлдә, уйларга кирәк. Тик, әйткәнемчә, озак уйларга, уйланырга ярамый. Татар акылы төштән соң, дигән кебек, безгә акыл кергәндә, илдә-көндә вазгыять тискәре якка үзгәреп, әллә ниләр булып куюы ихтимал. Тфү-тфү, әйттем исә кайттым...
Юлдашым Вахит Имамов, күргәннәребезгә үзенчә нәтиҗә ясап, болай дип әйтеп куйды: «Оренбурда Муса Җәлилгә музей ачылды. Аны Татарстан һәм Оренбург хакимиятләре бергә эшләде. Бу очракта да шулай итәргә мөмкин. Без бу мәсьәләне Язучылар берлеге һәм Мәдәният министрлыклары аша күтәрәчәкбез. Башкортстанда шулай ук Илдар Юзеев белән Нил Юзиев туган Ямады авылы (Яңавыл районы) бар. Бер гаиләдән халык шагыйре һәм берьюлы ике Тукай бүләге иясе чыккан андый татар авылы башка юк. Аларның да исемнәрен мәңгеләштерү, музейларын булдыру кирәк. Шулай ук Салават районының Малаяз авылында Сираҗетдин мулла гаиләсендә дөньяга килгән Нәкый Исәнбәтне дә онытмаска иде. Күптән түгел вафат булган Татарстанның халык шагыйре Әхсән Баянга да Илеш районында (Әхсән ага әлеге районның Әшмән авылында туган. - Л.Л.) музей булыр дип өметләнәсе килә».
Музей-йорт дигәннән... Әмирхан ага яшәгән өйдән ерак түгел генә Башкортстанның халык шагыйре Әхияр Хәкимовка багышланган музей-йорт урнашкан. Халык шагыйре күптән түгел генә яшәгән, иҗат иткән әлеге мәһабәт йортны күргәч, аның эченә үтеп, шундагы экспонатларны күреп, алар белән танышып чыккач, шулкадәр тәэсирләнүдән, дулкынланудан исебезгә килә алмый тордык. Ике йортны чагыштырып карагач, мәшһүр Әмирхан агабызның якты рухы алдында, безне каршы алып, озатып йөргән дәүләкәнлеләр каршында, Сингапурдагыча яшәргә кызыккан һәм шуңа омтылган бай Татарстаныбыз өчен, татар язучыларына, ягъни безгә бик тә, бик тә оят булды.
Минем өчен ул - татар прозасының йөзек кашы. Аның исемен мәңгеләштерүдә бу сәфәребез игелекле нәтиҗәләрен бирер дип ышанам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading