Шәһри Казан

Хатыным, гафу ит!

Ахырын уйламыйча, акылсыз гамәлләр эшләп атабыз да, актыктан үкенергә генә кала. Уйлап карагыз, күпме бит алар - гомеребез буена җыелган үкенечле эшләребез, шулар аркасында боегып йөргән көннәребез, күз яше түгеп утырган минутларыбыз. Кызган баштан башкарылып, соңыннан безне үкенергә мәҗбүр иткән ул мизгелләр булмаса, тормышыбыз бермә-бер күңеллерәк, яктырак, бәхетлерәк булыр иде,...

Гомерендә күпне кичергән, үз гөнаһлары аркасында язмышның авыр сынаулары аша үтәргә дучар ителгән 48 яшьлек Рәшит абый да минем белән тулысынча килешә. «Тормышымда нык үкенерлек күп эшләр эшләдем. Тик гаепләремне аңлап, тәүбә итү бик соң килде, хәзер күпме теләсәм дә, барысын да кире кайтару мөмкин түгел. Гөнаһларымны юып төшерү өчен рәнҗеткән кешеләремнән көн саен гафу үтенү, кичерү сорау да аз», - дип сөйләп китте Рәшит абый үзенең тормыш вакыйгасын.
Гаиләдәге төпчек бала Рәшит бик иркә булып үсә. Әти-әнисе уллары ни тели, шуны алырга тырыша, артык ачуланмый, орышмый. Һәр көен көйләп кенә торганга, балаларының мөлаем сабыйдан әкренләп үзсүзле, кире нәни тиранга әйләнә баруын ата-ана сизми дә кала. «Гаиләдә «абруем»нан яхшы файдалана идем, - дип искә ала кечкенә чагын Рәшит абый. - Әти-әни, әбиләр дә гел минем кубызыма биеде, кирәк булганда, өлкән туганнарымны да тыңлата белдем. Берәр начар гамәл эшләгәннән соң, аны абый-апаларыма сылтап калдырып, аларга әтидән эләккән очраклар да хәтеремдә». Кыскасы, иркә бала иркә бала инде.
Үсә төшкәч, мәктәп, хәрби хезмәт Рәшиткә үз тәрбияләрен бирә бирүен, аннан җитлеккән егет ясый, тик кечкенә чакта сеңдерелгән үзсүзлелек, тәкәбберлекне алар берничек тә юып төшерә алмый. Бөкрене кабер генә төзәтә, ди бит халык. Холкының әлеге тискәре сыйфатлары яңа, кырысрак формаларда гына чагыла башлый. Кызлар янында ул үзен бик эре, горур тота. Тик кызлар шундыйларны ярата да - үзләрен аның янәшәсендә таш дивар артында хис итәрбез дип уйлый торганнардыр, мөгаен. Рәшит абый озак сайланмый: армиядән кайтуга ел да үтми, янында бөтерелгән кызлар арасыннан иң сылуын, акыллысын үз кармагына каптырып, аңа өйләнеп тә куя. Белми шул яшь күңел - мәхәббәттән башы әйләнгән Фәридә нинди адәмгә кияүгә барганын; булачак иренең эчендәгесен күрә алса, ул адымга барганчы, йөз кат уйлаган булыр иде дә бит.
Өйләнешәләр. Башта барысы да гадәттәгечә була. Кызлары, аның артыннан ук уллары дөньяга килә. Рәшит эшли, Фәридә балаларын тәрбияли, ата назы исә аларга бик аз тәти. Бергә тора башлауның өченче елында Рәшитнең эчендәге тәкәбберлеге әкренләп тышка ташып чыга башлый. Гадирәк иттереп әйтсәк, аны һаман саен «бер уенчык белән уйнау» туйдыра. Башта ул хатынын гел бертөрлелектә, артык гадилектә гаепләргә тотына, аннары җыен вак-төяккә дә бәйләнә башлый. Аяк астында чуалып йөргән бала-чагага да аталарының кәефе начар булганда эләккәли. Андый чакта Фәридә балаларын яклап кысыла да, нәтиҗәдә Рәшитнең көйсезлеге тулысы белән аның өстенә ишелә. Шундый ызгышларның берсендә Рәшит хатынының яңагына китереп тарта. Шул вакыттан башлап, хатынын сәбәпсезгә тиргәү, аны кыйнаулар Рәшитнең гадәтенә кереп китә. «Ул чакта үз-үземне тотышымны мин төгәл генә итеп аңлата да алмыйм. Һәр көн саен бер үк нәрсә эшләү, бер үк кешеләр белән аралашу тәмам туйдырган иде мине. Мөгаен, бу кечкенә чакта берьюлы бөтен нәрсәгә ия булырга омтылып тәрбияләнүнең чаткылары булгандыр. Хәзер бәхетем үз кулымда булганын, теләгәнемә ирешү үземнән генә торганын да, якыннарым каршында гаепле булганымны да яхшы аңлыйм һәм бик үкенәм», - ди Рәшит абый.
Рәшит абый өйләреннән куып чыгаргач, Фәридә апаның, төн уртасында балаларын җитәкләп, әнисе янына авылга кайтып киткән чаклары да була. Фәридә апа: «Башкача аның янына кайтмыйм, башкача кайтмыйм», - дип, антлар эчә-эчә, туган йортына кайтып төшә дә атналар буе шунда яши. Рәшит абый гафу үтенү урынына хатыны югында кочагына башка хатыннарны кертә, типтереп «гулять итә». Тик күңел ачулардан туйгач, Рәшит абый Фәридә апаны үз янына дәшә. Анысы, күбрәк балалар әтисез үсмәсен дип: «Бусы соңгы тапкыр, соңгысы», - дия-дия, кире кайта. Әмма Рәшит абый андый хәлләрдән аз гына да сабак алмый һәм бу вакыйга һаман саен кабатланып тора.
Шулай билгеле вакытка кадәр дәвам итә. Тик көннәрдән бер көнне барысы да тамырдан үзгәрә. Бу Ходайның Рәшит абыйга лаеклы җәзасын җибәрүе булгандырмы, Фәридә апага берникадәр җиңеллек бирүе булгандырмы - гаилә башлыгы исерек килеш машинасы руле артына утырып, башка хатыннар янына чыгып киткән мәлдә, зур һәлакәткә юлыгып, гомерлек инвалидка әйләнә дә куя. Табиблар: «Абзый яшелчә кебек булачак - яшәячәк, сулачак, тик селкенә, хәрәкәтләнә алмаячак, башы да эшләмәячәк», - дигән үтә дә аяныч фараз ясыйлар.
Бер мизгелдә тап-таза ир-аттан булдыксыз, ярдәмгә мохтаҗ, мескен адәм затына әверелә Рәшит абый. Фәридә апага: «Тираннан котылдым», - дип шатланырга да бит, тик юк, ул аны ташламый, йортның түренә кертеп яткырып, кадерләп тәрбияләргә тотына. Күпме кайгы-хәсрәт китерүенә карамастан, Фәридә апа ирен шулкадәр нык сөйгән, күрәсең, аның мәхәббәте хәтта табибларның фаразларын да чәлпәрәмә китерә. Ул Рәшит абыйны кашыктан ашата, әкренләп яңабаштан хәрефләрне укырга, сөйләшергә өйрәтә, яңагында кыйнаулардан эзләр калдырган кулларын, чит хатыннар янына йөрткән аякларын хәрәкәткә китерә. Әлбәттә, бу ай эчендә генә дә, бер ел эчендә генә дә булмый, «яшелчә»дән янә кеше кыяфәтенә керү, аякка басу өчен күп еллар кирәк була.
Хәзерге вакытта Рәшит абый таякка таянмыйча йөри, күпме тели, шулкадәр аралаша, башы да бик яхшы эшли, бер кулының бармаклары гына катып калган. Ул авыр чакта ташламаганы өчен дә, хәрәкәтсез гәүдәсенә яңадан җан өргәне өчен дә хатынына бик рәхмәтле, эштә эшли алмаса да, Рәшит абый Фәридә апага йорт эшләрендә булдыра алганча ярдәм итә. Аңа бер әйбер генә тынгылык бирми: ул үз-үзен үткән гамәлләре өчен кичерә алмый. Үпкәләп йөрмәсә дә, рәнҗегәнен күрсәтмәсә дә, Рәшит абый Фәридә апаның да үзен тулысынча беркайчан да гафу итә алмаячагын белә һәм үзенең элеккеге тәртибе өчен бик үкенә. Ул хатынын хәзер аз гына да үпкәләтмәскә, аның ачуын чыгармаска тырыша.
Рәшит абый, башкаларга да сабак булсын өчен, үзе турында түкми-чәчми язуымны сорады. Бу язма аркылы ул хатыныннан тагын бер кат гафу үтенергә тели һәм үзенеке кебек холыклы башка кешеләрнең, аның вакыйгасын укыгач, акылга утыруларына, аның хаталарын кабатламавына бик ышана.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: