16+

Хикмәт яулыкта гына булса...

Кайдандыр табып өстемә скафандр киям икән, бу әле мин космонавт булдым дигән сүз түгел. Скафандрың килешле, матур күзләреңә бигрәк тәңгәл килә дип, мине берәү дә космоска очырмаячак. Моның өчен, иң беренче чиратта, әзерлек кирәк. Кием-салым гына безнең нәрсәгә дә булса әзерлегебезне ачып салмый. Шулай ук шәригать буенча киенәбез дип, яулык-түбәтәе...

Хикмәт яулыкта гына булса...

Кайдандыр табып өстемә скафандр киям икән, бу әле мин космонавт булдым дигән сүз түгел. Скафандрың килешле, матур күзләреңә бигрәк тәңгәл килә дип, мине берәү дә космоска очырмаячак. Моның өчен, иң беренче чиратта, әзерлек кирәк. Кием-салым гына безнең нәрсәгә дә булса әзерлегебезне ачып салмый. Шулай ук шәригать буенча киенәбез дип, яулык-түбәтәе...

Соңгы арада хиҗап-яулык тирәсендә мәш килә халык. Урамда башаяк бөркәнеп, күлмәк чабуын җирдән сөйрәп йөрүче хатын-кызларга төрле кешедә төрле караш. Урта Азиядән килгән халык шулай йөри икән - йөри бирсен, алар гомер буе шулай киенгән. Ул аларның милли киеме, алар шуңа өйрәнгән. Чүлмәкчедән күрмәкче, безнең татар да бөтен гәүдәсен чүпрәккә чорный башлады. Безнең үз киемебез юкмыни? Нигә безгә гарәпнең җыеп бетерә алмаслык озын итәкле күлмәге? Кайсы гарәпнең татар калфагын кигәне бар? Бер генә үзбәк тә татарның зәвык белән чигелгән түбәтәен кими, аңа шакмаклап бөкләнә торган дүртпочмаклы үз түбәтәе кадерле. «Диндә милләт юк», диләр дини календарьның берничә битен укучылар. Әгәр шулай дип барабыз икән, безнең үзебезгә дә кирәкмәгән татарлык кемгә кирәк? Үзебез милли йөзебезне саклый алмыйбыз икән, милләт буларак кем саклый безне? Африканың кара янган негр мөселманымы, әллә ком-таш арасында ком бураннарыннан саклану өчен башын-битен каплаган гарәпме? «Нигә без дә гарәп булып тумадык икән?» дип җырласаң гына инде. Бигрәк җылы якларда гына яшәр идек, җимеш ашап, үз итәгебез чабуына басып сөрлегеп. Әмма без татарлар шул, яшәгән җиребез Россия. Ә ул, билгеле булганча, күпконфессияле, күпмилләтле дәүләт. Ә әти-әни белән ватанны берәү дә сайлап алмый.
Адәм баласы кайда яши - ул шул тирәлеккә җайлаша белергә тиеш. Бу, әлбәттә, асыл затларыбыз кендекләрен күрсәтеп, гаурәтләрен капламыйча йөрсен дигән сүз түгел. Ләкин зәвык дигән нәрсәне беркем дә беркайчан да тыймаган, бу дин тарафыннан да тыелмаган. Мөселман кешесе үзенең кыяфәте белән башкаларның гайрәтен чигерергә тиеш түгел. Ә бездә киресенчә эшләнә кебек. Хатын-кызларыбызның яулык бәйләп, гаурәтләрен каплый торган кием киеп йөрисе килә икән - рәхим итсеннәр, тик моны матур итеп эшләп тә була югыйсә. Европада моннан берничә ел элек Көнчыгыш стилендә тегелгән киемнәр модада иде. Моны шул илләрдә яшәүче мөслимәләр үз итеп, рәхәтләнеп киенеп тә куйдылар. Көнбатышта акча эшләүнең ысулын таба беләләр шул - көннән-көн арта барган мөселманнар өчен модалы кием тегеп, алар бик файдалы бизнес белән шөгыльләнә. Ә менә шуны ук бездә дә эшләп булмыймы икәнни? Заманча стильдә тегелгән зәвыклы киемнән берәү дә баш тартмас иде, ә иң мөһиме - ул шәригать кануннарына туры килә.
Әмма шуны да онытып бетермик, кешенең киеме генә аның асылын ачып бирми әле. Яулык бәйләп кенә мөселман булу хәләл ит ашыйм дип мәчет тирәли дуңгыз куып йөрү кебек кенә. Шундый бер ханым белән сөйләшкәннән соң, минем күңелдә мондыйларга бераз шик тә туды. Мондый тәкәбберлек, мин-минлек ярымшәрә хатыннарның да күбесендә юк. Дин юлына бастым да, башкаларны надан дип карау - бу инде шәригать тарафыннан хупланмый торган гамәл. Яулык бәйләү озак түгел, әмма аңа хәтле битлекне салырга кирәктер ул. Битлекле яулыклылардан Аллаһы Тәгалә үзе сакласын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading