16+

Идарәне кире кайтарыр чак җитә

Соңгы көннәрдә урамда алмашынучан болытлы һава. Бу дөньяда, гомумән, һәр нәрсә туктаусыз алмашынып тора: ел фасыллары, көн белән төн, янәшәбездәге кешеләр, яшәү җирләре, эш урыннары... Менә Илбашыбызга да алышыныр вакыт җитте.

Идарәне кире кайтарыр чак җитә

Соңгы көннәрдә урамда алмашынучан болытлы һава. Бу дөньяда, гомумән, һәр нәрсә туктаусыз алмашынып тора: ел фасыллары, көн белән төн, янәшәбездәге кешеләр, яшәү җирләре, эш урыннары... Менә Илбашыбызга да алышыныр вакыт җитте.

Президент хисабы
Дмитрий Медведевның Россия Президенты вазифасында санаулы көннәре генә калып бара. 7 май көнне идарәче «тәхете», хакимият һәм Россия халкының алдагы 4 елдагы язмышы янәдән Владимир Путин кулларына күчәчәк. 24 апрель көнне Медведев, Президент буларак, үзенең соңгы киңәйтелгән Дәүләт Советы утырышын җыеп, россиялеләргә мөрәҗәгатен белгертте. Медведев, 4 ел буе җил-яңгырдан, кар-бураннан саклап-яклап килгән халкы белән саубуллашу буларак да яңгыраган чыгышында, Россиянең шул вакыт аралыгындагы ирешкән казанышлары буенча хисап тотты.
«Медведевлы» Россия ниләргә ирешкән соң? Һәм нәрсәләргә кул җитеп бетмәгән? Кайсы проблемалар хәл ителгән, кайсылары чишелеп бетмәгән, нинди яңалары баш калкыткан? Медведев бер сәгатьлек чыгышында барлык сорауларга да тулы җавап бирергә тырышты.
Медведев үзенең 4 ел элек хакимияткә килгән чагында: «Ирек - ирексезлеккә караганда яхшырак», - дигән сүзләрен искә төшереп, бөтен чыгышын шул шигарь рухында алып барды. «Ул белдерүне журналистлар да төгәл эләктерә ала белеп, аны Президент постындагы эшчәнлегемнең төп нигезе, асылы икәнен күрсәтүләре дөрес, чөнки мин идарә итүем дәверендә шул сүзләрдән читкә тайпылмыйча, әйткәнемә тугры калып эш йөртергә омтылдым», - диде ул.
Президент очсыз-кырыйсыз Россиябезнең иксез-чиксез проблемаларына да тукталды. Медведев ришвәтчелек, россиялеләрнең гомер озынлыгының кыскалыгы, түбән хезмәт хакы һәм пенсияләр, демографик хәл, илнең үсеш ягыннан Европа һәм Америка дәүләтләреннән артта булуы һ.б. чишеләсе мәсьәләләрнең һаман да кискен торуын искәртте һәм 4 еллык хакимият чорында ул проблемалар белән аяусыз көрәшсә дә, аларны тамырдан корыта алмавы үзен нык борчуга салганын белдерде. Шулай да, аның сүзләренә караганда, алдагы якты ут бик якын балкый икән инде. Мисал өчен, 6 елдан илдәге гомер озынлыгы 4 елга артырга, 5 елдан ярлы гаиләләр саны 10 процентка кимергә, тиздән 25 миллион яңа эш урыны барлыкка килергә, Россиянең 5 университеты дөнья рейтингының йөзлегенә керергә, илебез электрон технологияләрне кертү дәрәҗәсе буенча беренче урынга чыгарга һ.б. эшләр эшләнергә тиеш.

Каршы фикерләрсез буламы соң?!
Шушы күпсанлы тиешләр, ул көтелгән үзгәрешләрнең ни өчен хәзер үк мөмкин булмавына төшенмәүләр Медведевның чыгышына каршы күп тискәре фикерләр дә тудырды. Президент хәл ителәсе проблемаларның саклану сәбәбен анык аңлатса да, аны аңламаучылар күп булды. Бигрәк тә аның ирек турында әйткән сүзләренә нык бәрелделәр. Бер ММЧ (массакүләм мәгълүмат чарасы) болай яза: «Президент, мин хакимияткә килгәндә: «Ирек - ирексезлеккә караганда яхшырак», - дип әйткән идем, ди. Әйтү бер хәл, эш белән дәлилләү кирәк. Һәрбер Россия кешесенең хәтта үзенең эш урынының да тоткыны булуын исәпкә алганда, нинди ирек турында сүз йөртергә була?!» Кайберәүләр өчен исә Медведев чыгышындагы: «Ике балалы гаиләләрдә фәкыйрьлеккә чыгу куркынычы 50 процент, өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен 70 процент», - дигән сүзләр бердән дә артык бала тапмаска чакыру кебегрәк яңгыраган.
Кыскасы, Медведев, үзенең хакимият чорына төгәл бәя биреп, Россиянең киләчәк үсешенә нигезле фаразлар ясаса да, аның чыгышыннан риза калмаучылар шактый булды. Әмма без илдә дистә еллар буе тупланып килгән проблемаларны хәл итү дә, аның үсешен Европа дәүләтләре дәрәҗәсенә җиткерү дә 4 ел эчендә генә мөмкин булмавын аңларга һәм кешегә артык бәрелмәскә тиешбез. Медведевның хакимияттә чакта ирекне беренче урынга куюына да дәлилләр бар, узган елларны халыкның митингларга чыгулары чагыштырмача тыныч кабул ителүен булса да искә алыйк. Гомумән алганда, Медведевлы 4 елда ил үсеше тотрыклы булды, алай «ах!» диярлек алга китешләр дә, артка чигенүләр дә күзәтелмәде, дип нәтиҗә ясарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading