Шәһри Казан

Илдә «гражданнар инкыйлабы»

Украинада хакимият белән каршылык көчләре арасындагы низаг һаман да басылырга җыенмый, ул көннән-көн кызганнан-кыза гына бара. 25 гыйнвар көнне оппозиция Энергетика министрлыгына һөҗүм иткән иде, ләкин хокук сакчылары аларның юлына вакытында аркылы чыгарга өлгерде. Хәзер илдә су һәм атом электростанцияләрен шартлатуга янаулар ешайган. Әлеге объектлар нәкъ менә Энергетика министрлыгының карамагына...

Реклама

Якшәмбе көнне төнлә исә радикаль төркемнәр илнең Юстиция министрлыгын басып алуга иреште. Баш күтәрүчеләр бинаны азат итмәсәләр, илдә гадәттән тыш хәл игълан ителүе ихтимал.
Украинадагы чуалышларның икенче дулкыны 16 гыйнвар көнне кайбер законнарга җәнҗаллы төзәтмәләр кертелгәч кузгалган иде. Әлеге үзгәрешләрнең халыкның ачуын тагын да ныграк кабартканын аңлап, Рада хәзер алардан баш тартырга җыена. Документ инде парламентта теркәлгән.
Илдә барган «гражданнар инкыйлабы»на якын вакыйгалар басымы астында Президент Янукович хөкүмәтне таркату мөмкинлеге турында да белдергән. Оппозиция лидерлары белән сөйләшүләр вакытында ул Арсений Яценюкка - премьер-министр, Виталий Кличкога исә вице-премьер постларын тәкъдим иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: