16+

Илнең киләчәген кем кайгыртыр?

Безнең радио иртән кичкә кадәр эшләп тора. Күптән түгел, безнең илнең нефть байлыгы 40 елга җитәр, дип хәбәр иттеләр. Шуннан бер-ике атна соңрак газ хакында да, газ байлыгыбыз 55 елга җитәр, дип белдерәләр. Минем өчен бу хәбәрләр көтелмәгән яңалыклар булса да, әлеге мәсьәлә күптән борчый иде. Аз гына уйланган кешегә...

Илнең киләчәген кем кайгыртыр?

Безнең радио иртән кичкә кадәр эшләп тора. Күптән түгел, безнең илнең нефть байлыгы 40 елга җитәр, дип хәбәр иттеләр. Шуннан бер-ике атна соңрак газ хакында да, газ байлыгыбыз 55 елга җитәр, дип белдерәләр. Минем өчен бу хәбәрләр көтелмәгән яңалыклар булса да, әлеге мәсьәлә күптән борчый иде. Аз гына уйланган кешегә...

Кайларда гына бораулап бетермәделәр бит инде Җир шарын. Әлеге байлык мәңге алып бетерә алмаслык исәптә булса, ул кадәрле күп борауларга да кирәкмәс иде. Инде белгәнебезчә, Төньяк боз океанына да барып җиттеләр бугай бит. Ишеткәнебезчә, кемнәргә генә сатып бетермәгәннәр ул байлык чыганакларын, кайсылары ил байлыгын урлыйлар да качалар, бернинди дә күзәтү, тикшерү юк. Ә ул чыганаклар бит барысы да дәүләтнеке булырга тиеш. Нәкъ менә шул сәбәпле, ягъни комсыз «хуҗаларның» туймас нәфесләре аркасында бөтен нәрсәләргә дә бәяләрне күтәреп кенә торалар. Билгеле булганча, безнең ил шул нефть белән газны бөтен дөньяга сатудан кергән мал хисабына көн күрә, шуның өстенә, үзебезнең ил халкына спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке сатудан кергән мал да бар әле. Нәкъ менә шулар аркасында күпме кеше якты дөньядан китеп бара. Дөньяның кайсыбер илләрендә кояш энергиясен, кайсыберләрендә җил көчен файдаланалар. Кайбер илдә автомобильләр электр көче белән эшлиләр. Ә безнең илдә нигә шуларга омтылучы юк? Шул чаклы зур илнең җылы ягында кояшсыз көннәр бик аз була бит, нигә кояш энергиясен анда кулланмаска? Илнең күп өлкәләрендә, шулай ук, җилсез көннәр бик аз. Нигә кулланмыйбыз җил көчен? Элек җил тегермәннәре кайсы гына авылда юк иде. Кайсыларында өчәр, хәтта дүртәр тегермән эшли, халыкны он белән тәэмин итә иде. Илдә машиналар да бихисап. Аларның өсләренә зур булмаган җил этәргечен урнаштырганда, ул машинаны эшләтәчәк һәм бензин да кирәкмәячәк. Әле начар газ да бүленеп чыкмаячак. Безнең авылда Абдуллаҗан абый Сәгыйтев, өйләр керосин яктырткычлары белән яктыртылган заманда, җил көчен кулланып, өйләрен электр яктырткычлары белән яктырта иде. Нигә безнең илдә киләчәк буыннарның тормышы хакында шулай уйлаучы кешеләр юк икән?

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading