16+

Инвалид баладан ришвәт алучы

Безнең илдә тир түгеп акча эшләү модада түгел хәзер, күпчелек россияле булдырганынча җиңел акчалар артыннан куарга тырыша. Әмма андый акчалар китерүче кәсепләрнең күбесе канун һәм әхлак кысаларына сыешып бетми. Оятсызлыкның аръягы Кызганычка, арабызда канунчылыкка һәм үз намусларына каршы җинаятькә барудан чирканып тормаучылар аз түгел - илебездә угрылар да, хәйлә юлы...

Инвалид баладан ришвәт алучы

Безнең илдә тир түгеп акча эшләү модада түгел хәзер, күпчелек россияле булдырганынча җиңел акчалар артыннан куарга тырыша. Әмма андый акчалар китерүче кәсепләрнең күбесе канун һәм әхлак кысаларына сыешып бетми. Оятсызлыкның аръягы Кызганычка, арабызда канунчылыкка һәм үз намусларына каршы җинаятькә барудан чирканып тормаучылар аз түгел - илебездә угрылар да, хәйлә юлы...

Безнең илдә тир түгеп акча эшләү модада түгел хәзер, күпчелек россияле булдырганынча җиңел акчалар артыннан куарга тырыша. Әмма андый акчалар китерүче кәсепләрнең күбесе канун һәм әхлак кысаларына сыешып бетми.
Оятсызлыкның аръягы
Кызганычка, арабызда канунчылыкка һәм үз намусларына каршы җинаятькә барудан чирканып тормаучылар аз түгел - илебездә угрылар да, хәйлә юлы белән ыштансыз калдырып яисә кәкре каенга терәтеп китүче алдакчылар да, дәүләтнең ихтыяҗлары өчен бүлеп бирелгән бюджет акчаларын үз кесәләренә шудыручы осталар да, биләгән эш урыннарыннан файдаланып, рәхәтләнеп ришвәт алып утыручылар да байтак. Бу «һөнәрләр»нең һәркайсы хурлык һәм зур гөнаһ, әмма араларыннан соңгыларын иң оятсызлары дип атар идем. Ник дигәндә, калганнары кыңгыр эшләренә әзерләнгәндә, азмы-күпме булса да тырышлык һәм көч куя, планнар төзи, ичмаса, ә ришвәтчеләр бармакка бармак сукмыйча алпавыт булып утыра: ясак алып килгәннәрнең «башларыннан сыйпый», буш кул белән килгәннәрне «таяк белән куа». Әле бу утырган урыннары өчен дәүләттән дә акча алып бару өстенә!
Әгәр дәүләт эшендә башкарырга тиешле вазифалары халыкның, аеруча балаларның сәламәтлегенә кагылса, ул кешенең гомере белән уйнап, дәвалар билгеләү, хөкүмәттән бушлай тиешле ярдәмне бүлеп бирү өчен акча таләп итеп утырса, андый ришвәтчене кеше дип атарга тел дә әйләнми. Шушы көннәрдә Казанда судка шундый ришвәтчегә карата кузгатылган җинаять эше юлланылган. Татарстанның медико-социаль экспертиза төп бюросы филиалының элеккеге башлыгы Кира Целищева вазифаи зат буларак, ришвәт алу җинаятендә гаепләнә.
Медико-социаль экспертиза кешегә инвалидлык бирү-бирмәү, аны озайту яисә бетерүне хәл итә. Халык теле белән әйткәндә, группага чыгу, инвалидлык төркемен арттыру, инвалидлар ел саен үтәргә тиешле булган тикшеренү сорауларын хәл итү өчен кешедән акча алучы намуссыз хезмәткәрләр турында ишеткәләгән бар иде. Әмма ишетү бер нәрсә, гаебе дәлилләнмәгән кешегә тел-теш тидерү канун тарафыннан тыела. Аннан тыш, андыйларны «тотылмаган карак түгел» дигән рәсми булмаган канун да яклый бит әле.
Кира Целищева исә җинаять эшләү вакытында кулыннан тотылган. Эш болай була: улы 2011 елның февралендә инвалидлыкка чыккан хатын, бер ел узгач, улының инвалидлыгын озайту йомышы белән, Целищева янына килә. Әмма хатынның тиешле тикшеренүне үтү өчен документлары җитеп бетмәве ачыклана, Целищева бу сорауны хәл итәргә сүз бирә һәм ярдәме өчен 15 мең сум акча сорый. Хатын үзендә булган 2 меңне биреп, калган 13 мең артыннан өенә юнәлә, тик юлда кире уйлап, полициягә мөрәҗәгать итәргә була. Нәтиҗәдә, намуссыз һәм тәҗрибәле ришвәтче Целищева ришвәт алу вакытында кулга алына, кабинетында эзләү үткәргәндә, конвертларга салынган тагын 40 меңләп акча килеп чыга.
Зыян күрүчеләр арасында күпчелеге - инвалид балаларның әти-әниләре. Инвалидлыкны озайтуга бәйле проблемаларны хәл итү өчен, ситуациясенә күрә, Целищева 3 меңнән алып, 15 меңгә кадәр акча таләп итә торган булган. Тулы тормыштан болай да мәхрүм ителгән, авыр язмышка дучар мескен инвалид балалар хисабына баерга тырышкан хатын хәзер суд карары көтә. Оятсызлыкның чиге, бернинди әхлак кысаларына да сыймау шундый була торгандыр инде.
Барысы да үзебезнең кулда
Кызганычка, безнең илдә андый оешмаларда, шул исәптән хастаханә, сырхауханәләрдә дә бүләкләр, ришвәт акчасы күрмичә торып, бармак та селкетергә риза булмаучылар җитәрлек хәзер. Андыйларда намус дигән нәрсә юк.
Иртәме-соңмы аларның һәркайсының «бүреге яна», әмма кулларыннан тотылганчы алар күпме кешеләрнең тормышларын җимерергә өлгерә. Теге хатын тагын акча бирәсе урынга, полициягә барып бик дөрес эшләгән. Калганнар да аннан үрнәк алса, ришвәт таләп итү белән полициягә барып, гариза язу гадәткә кертелсә, җәмгыять андый «козгыннардан» шактый чистарыныр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading