Шәһри Казан

Иярдә нык утыр, татарым!

Бүгенге вазгыятьтә татар халкының иң зур борчуы ул телебез һәм милләтебезнең киләчәк язмышын хәл итәчәк юкка чыгу яки сакланып калу дилеммасына бәйләнгәндер. Чөнки соңгы еллардагыча телебезгә һәм мәдәниятебезгә мондый дәрәҗәдәге оятсызлык һәм кыргыйлык белән ачыктан-ачык кизәнүләрне тарих белми иде әле. Бер диннең генә хакимлек итүенә ирешү максаты белән дөньяны канга...

Реклама

Бүгенге вазгыятьтә татар халкының иң зур борчуы ул телебез һәм милләтебезнең киләчәк язмышын хәл итәчәк юкка чыгу яки сакланып калу дилеммасына бәйләнгәндер. Чөнки соңгы еллардагыча телебезгә һәм мәдәниятебезгә мондый дәрәҗәдәге оятсызлык һәм кыргыйлык белән ачыктан-ачык кизәнүләрне тарих белми иде әле. Бер диннең генә хакимлек итүенә ирешү максаты белән дөньяны канга батырып, көчләп чукындырулар булган анысы. Ләкин татар халкы, дәүләтчелеген югалтса да, милләтен, телен һәм мәдәниятен саклап кала алган. Хәзер исә милләтләрне бетерү сәясәте яшәеш сәхнәсендә тамырларын тирәнрәк җибәргән шартларда Россиядә яшәүче милләтләргә үз телләрен саклау көннән-көн авырая, катлаулана бара. Моның шулай икәнен без Россия дәүләте әледән-әле чыгарып торган реформаларда, кануннарда күреп торабыз. Алар иң элек милли мәнфәгатьләребезгә китереп суга. Дистә еллар дәвамында, без - күпмилләтле, бай һәм көчле ил, дип мактанып яшәгән Россиядә хәзер халыкларны туган теленнән читләштерү, милли хистән арындыру, татар, чуаш, мари булып гомер кичергән халыкларга «Россияле» дигән аморф атаманы көчләп тагу шаукымы бара. Иң гаҗәпләндергәне шул - бу идеяне тормышка ашыру белән бәйле барлык гамәлләр глобальләштерү, оптимальләштерү кебегрәк яңгыравыклы төшенчәләр артына яшерелеп кылына. Бар халыкны бер милләт исеме белән генә атау идеясе тарафдарлары пикетлар оештыралар. Аларның чакырулары үз араларында гына калса, моны аерым даирәләрнең фикере дип кенә бәяләп булыр иде. Юк шул. Әлеге шигарьләр матбугат битләрендә дә урын таба, югары трибуналардан да яңгырый. Һәм халыкның күңеленә коткы сала.
Ирексездән, шагыйребез Һади Такташның «Киләчәккә хатлар» поэмасындагы гыйбрәтле сүзләре искә төшә:
Һәрбер чорның үзенең чире була,
Һәрбер чорның үзенең докторы,
Һәр заманның була үзенә күрә
Сволочы - каһәр суккыры.
Бу юлларга өстәп,
Һәрбер чорның була үзенә күрә
Шариковы, Жириновские, дип тә әйтәсе килә.
Аңлашыла инде, Россия дәүләте үзенең сәясәтен нәкъ менә шундый бушбугазлар авызыннан әйттерә. Кылган барлык гамәлләре дә милләтләрне бетерү, төрле милләтләрдән бер милләт укмаштыруга юнәлдерелә. Нәтиҗәсе күз алдында: мәктәпләр - кимүгә, ә милли мәктәпләр бөтенләй бетүгә юл тота. Шуны күрә торып та, рус телен өйрәтүгә татар теленә караганда сәгатьләр азрак бирелә, дигән дәгъва белән оештырылган чыгышларга да шаһит булдык. Мәгариф һәм фән министрыбыз, ике телгә дә сәгатьләр тигез бирелә, дип акланды аклануын. Ләкин бит телгә өйрәтү атнасына өч-дүрт сәгать кенә керә торган татар теле дәресләрендә генә бармый. Башка барлык фәннәрнең рус телендә укытылуын истә тотсак, нинди тигезлек турында сүз барырга мөмкин? Республикабызда татар мәктәпләрен арттыру иң дөрес һәм гадел гамәл булыр иде югыйсә. Дөрес, авылларда 9-10 бала гына булса да, милли мәктәпләр ачылгалый. Ләкин ата-аналар балаларын күршедәге рус мәктәбенә бирүне хуп күрә. Моның өчен аларны гаепләү дә кыен. Чөнки татар теленең чын мәгънәсендә дәүләт теле булып әверелгәне юк, куллану даирәсе дә күп очракта гаилә белән чикләнә. Тагын бер сәбәп: ул - бердәм дәүләт имтиханын рус телендә генә тапшырырга мәҗбүр иткән канун. Аны дәүләт сәясәтенең милләтләргә каршы кылынган ялгыш кына түгел, явыз ниятле гамәле дип бәяләргә кирәктер. Гомумән, БДИ үзе дә бик күп сораулар тудыра. Яшь буынга белемнәрне тирәнтен үзләштерүгә ул ни дәрәҗәдә ярдәм итте икән? Югары уку йортларына керү мөмкинлекләрен арттырдымы әллә? Әти-әниләрне, укучыларны хәйлә, ялган юлларын эзләргә этәрмәдеме? Милли телләрне саклауга, мәгарифне, мәдәниятне үстерүгә уңай йогынты булдымы? Уңай җавап табылмас, мөгаен.
Шулай да, матбугат битләренә күз салсаң, язучылар, галимнәр, сәясәтчеләр, журналистлар һәм, гомумән, газета-журнал укучыларның милләт, телебезне саклау, мәдәният үсеше, мәктәп язмышы кебек мәсьәләләргә битараф булмаулары сөендерә. Мәктәптә телләрне укыту методикасын камилләштерү юлларын күрсәтеп язылган мәкаләләр матур өметләр уята. Хөкүмәтебез тарафыннан кабул ителгән карарлар да киләчәгебезгә ышанычны арттыра. Шушы җәһәттән 2011 елның Тукаебыз истәлегенә багышланганлыгын күрсәтергә була. Бу ел бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарларның гына түгел, барлык төрки халыкларның да уртак, якты бәйрәме булып истә калачак. Күпме шәһәрләрдә шагыйребезгә яңа һәйкәлләр күтәрелде, матбугатта басылган мәкаләләр, китаплар халкыбызга Тукай феноменын яңабаштан ачарга ярдәм итте. Боларның барысы да татарның бөеклеген бөтен дөнья каршында раслады. Милләтебезнең бай тарихына, бай әдәбиятына хөрмәт уятты. Дөньяга бу Бөекне тудырган халыкның дәрәҗәсен күтәрде. Тагын бер куанычлы күренеш дип Казанда тарихи биналарны саклауга бәйле гамәлләрне әйтергә кирәктер. Татарстан хөкүмәте, ниһаять, моңарчы кылынган ялгыш гамәлләрен төзәтү чараларын күрә башлады. Тукай яшәгән «Болгар номерлары»ның сүтелүе халкыбызда рәнҗү хисләре, зур ризасызлык уяткан иде. Хәзер без бу йортны элеккеге кыяфәтендә күрәчәгебезгә өметләнеп яшибез. Бауман урамындагы матбугат йортының сакланып калачагы турындагы хәбәрне дә һәр татар шатланып каршылады. Бу бит үткән буыннарның хәтеренә мәдәниятебез символы булып кереп калган, язучылар һәм журналистларның иҗади уңышларына шаһит булган тарихи бина. Ышанабыз, ул кабат халкыбыз күңеленә якты нур сибеп торучы мәдәни үзәк булып яңартылыр. Бу үзгәрешләрне халык ихтыяры, халык таләбенең җиңүе дип атарга кирәктер. Теләгәндә, халкыбыз барысын да булдыра ала шул.
...Моннан бер-ике ел элек без Польша Президенты Бронислав Комаровскийның «Татар иярдә туа» дигән искиткеч язмасын уку бәхетенә ирешкән идек. Бу аның Гданьск шәһәрендә Польша татарына һәйкәл ачу тантанасында ясаган чыгышы. Моны 600 ел дәвамында Польшаны төзергә һәм аны сакларга фидакарьләрчә булышкан татар кавеменә ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт хисләре дип тә, татарның батырлыгына дан җырлау итеп тә аңларга кирәк. «Безнең илдә башка төрле халыклар, диннәр һәм мәдәниятләр туганнарча тату яшәп, күптөрлелектән көч һәм илһам алып, Ватанның куәтен арттырган», - дип, Президент татар яугирләренә искиткеч югары бәя бирә. Мондый бәяне мин үзебезнең илне саклауда кан койган күп меңнәрчә татар турында Россия түрәләреннән дә ишетергә теләр идем. Бездә исә бары тик рус батырлыгына гына дан җырлана. Башка милләтләрнең каһарманлыгы турында дәшми калу хуплана. Милләтләрне руслаштыруга йөз тотыла. Ә бит тарих битләренә күз салсаң, татарларның сугыштагы һәм тыныч тормыштагы фидакарьлегенә мисаллар бихисап күп. Бу батырлыгы татарга яшәеш иярендә барырга хокук бирмимени?! Польша Президенты үрнәге безнең түрәләргә бик яхшы компас түгелмени?! Кызганыч, бездә алай була алмый шул. Башка халыкларның хокукларын чикләү русның канына сеңгән. Ә безнең үзебездә исә яшәеш кагыйдәләрен бозуларга каршылык күрсәтү иммунитеты җуелып беткән диярлек. Моңа мисал итеп, Хәтер көнен китерергә телим. Ул, халкыбызның дәүләтчелеген югалткан көн буларак, үзебезнең Татарстан күләмендә билгеләнергә тиеш дип беләм. Аны, кайбер язмалардан күренгәнчә, дин тотучыларга гына йөкләү һич тә дөрес түгел. Илен саклап шәһит киткән күп меңнәрчә татарларның истәлеген саклаучы изге көн ул Хәтер көне. Ә фидакарь бабаларыбызга һәйкәл кую һаман кичектерелеп килә. Хәтер көнендә 100-150 кеше катнашуы да безне бизәми. Ә бит, төптәнрәк уйлап карасаң, бу хәлләрнең төбендә бер генә сәбәп ятканы аңлашыла. Ул - куркаклык. Үз-үзен яклый алмаган, үз хокукларын даулап көрәшергә сәләтсез халыкны кем якласын да кем һәйкәл куйсын икән?! Нәтиҗәдә халкыбыз хокукларын бер-бер артлы җуя бара. Мәктәпләрнең кимүе белән дә, телебезнең бетеп баруы белән дә килешеп яши. Шулай акрынлап иярне дә, дилбегәне дә кулдан ычкындыра. Ләкин иң зур үпкәне Мәскәүгә дә түгел, үзебезнең түрәләребезгә дә түгел, ә бәлки үземнең газиз милләттәшләремә белдерәсем килә. Табигать тарафыннан кешенең холкына үзен хәвеф-хәтәрдән саклану инстинкты салынган. Аның үз дәрәҗәңне тиешле югарылыкта тоту, үз бәяңне белү кебек бик тә мөһим һәм кыйммәтле тармагы да бар. Бездә менә шул якка игътибар биреп җиткерелми. Кешенең ирек сөюенә, теленә, мәдәни байлыкларына кызыгучылар һәрвакыт очрап торган. Бу рухи байлыкларны саклау өчен көрәшүче фидакарь затлары да булган. Алар хәзер дә бар.
Телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне сакларга чакырган язучыларыбыз, сәясәтчеләребез, сәнгать һәм фән эшлеклеләребез дә җитәрлек. Ләкин алар тавышына киң гавам тавышы да өстәлсә, без искиткеч куәткә, телебезгә, милләтебезгә һөҗүм итүчеләргә отпор бирү сәләтенә ия булачакбыз бит.
Бу һөҗүм Жириновский кебекләрнең тавышы булып кына ишетелсә, бер хәл иде. Ә бит алар артында Россия дәүләтенең милләтләрне бетерүгә йөз тоткан мәкерле сәясәте яшеренгән булуына без көннән-көн ныграк инана барабыз. Мәскәү моны үзенең реформалары белән һәрдаим раслап тора. Ә без, татар теле белән кая бара алабыз соң, дип яшәп, балаларыбызны рус мәктәпләренә бирә торсак, әхлаксыз һөҗүм тарафдарларына ярдәм генә итәбез булып чыга түгелме соң?! Чынбарлык исә телен, мәдәниятен һәм милли горурлыгын сакларга сәләтле, иярдә нык утыручы татар булып калуны хуплаячак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: