16+

КАЛА тулы САЛА кызлары

Капка төбендә уйлап утырдым әле... Өйләнмәгән егетләр күп икән бит авылда. Ә кызлар, киресенчә, шәһәргә агыла. Авыллар әкрен генә үлеп бара. Анда эш булмагач, яшьләр, ирексездән, шәһәргә китә. Ләкин монда беркемне дә колач җәеп каршы алмыйлар. Һәр яшь кеше алдына биредә торырга урын һәм прописка табу кыенлыгы килеп баса. Моннан...

КАЛА тулы САЛА кызлары

Капка төбендә уйлап утырдым әле... Өйләнмәгән егетләр күп икән бит авылда. Ә кызлар, киресенчә, шәһәргә агыла. Авыллар әкрен генә үлеп бара. Анда эш булмагач, яшьләр, ирексездән, шәһәргә китә. Ләкин монда беркемне дә колач җәеп каршы алмыйлар. Һәр яшь кеше алдына биредә торырга урын һәм прописка табу кыенлыгы килеп баса. Моннан...

Ләкин тулай торакка урнашу да җиңел түгел. Аның кысан бүлмәсе өчен бер оешмадан икенчесенә бик күп йөгерәсе әле. Аннары, ел саен шушы оешмага барып, вакытлыча бирелгән пропискаңны озынайтуларын үтенәсең...
Әле бит шушы кадерле тулай торакның нинди бүлмәсенә, нинди күршеләр янына эләгәсең. Арада эчкечеләр, җиңел тормыш белән яшәүчеләр дә табыла. Баш өстеңдә түбәң, кайтып авар караватың булгач, түзәсең инде.
Мин элек яшәгән тулай торакны гына алыйк. Юк, ул җыештырылмаган, тараканнар чабышкан пычрак бер бина түгел. Киресенчә, үзенең чисталыгы белән аерылып тора. Анда хәтта гөлләргә кадәр үстерәләр. Шундагы кызларның бер көненә күз салыйк. Иртән бөтенесе дә эшкә ашыга. Кухняда газ плитәсе берәү генә. Кем алдан өлгерә, шул тәмләп чәй эчә. Көндез күп кеше эштә. Кичен исә аш бүлмәсендә тагы ыгы-зыгы куба, кызлар эштән кайта башлый. Һәркемнең җылы ризык пешереп ашыйсы килә. Кайберәүләр, башкаларның ашлары пешеп чыкканны көтеп, ач ятарга мәҗбүр. Кичләр һәркемнең үзенчә үтә. Кемдер егете белән очраша, кемгәдер кунаклар килә һәм алар төне буе бәйрәм итәләр. Ә күрше бүлмәдәгеләр музыка тавышына йоклый алмыйча ята.
Менә шулай бүлмәләрдә күпме яшь кызлар, кияүгә чыга алмыйча, егетләр өйләнмичә яшиләр. Уйласаң, котың оча!
Безнең тулай торакта мин яшәгән чорда 150-170ләп кыз бар иде. Араларында югары белемле табиблар, укытучылар, тәрбиячеләр... Ник алар кияүдә түгел? Беренчедән, кызлар инде дискотекаларга йөрмиләр. Кызыл почмаклар эшләми. Яшьләргә танышу урыны юк. Икенчедән, кайбер кызлар, әти-әниләреннән аерылып, иреккә чыккач, төрле бозык юлларга кереп китәләр. Аларны кисәтүче, өйрәтүче кеше юк бит. Алар егетләргә күңел ачу өчен генә кирәк. Ә авылдан килгән егетләрнең күбесе фатирлы кызлар күзли. Авыл егетләре: «Кызлар авылдан китә», - дип зарланалар. Нишлик соң анда? Бүген район үзәкләрендә дә яшь белгечләргә эш табуы кыен лабаса! Менә шуңа кала тулы бәхетсез сала кызлары...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading