Шәһри Казан

Казан Римнан яшьрәк түгел...

Мәгълүм булганча, «ТЮРКСОЙ» дигән оешма карары белән 2014 елда Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы дип игълан ителде. ТЮРКСОЙ ул - барлык төрки телле халыкларның мәдәниятен һәм сәнгатен саклау һәм үстерүгә хезмәт итә торган халыкара оешма. Ул 1993 елның 12 июлендә Алматы шәһәрендә төзелә һәм «Тюрк культур вә сәнгатьләренең уртак (ортак)...

Реклама

Казан шәһәрен 2014 елда төрки дөньяның башкаласы дип игълан итү уңае белән мин укучыларны Казан турындагы төп мәгълүматлар белән таныштырмакчы булдым.
Иң элек Казан сүзенең барлыкка килүе турында берничә сүз. Казан сүзе аш пешерә торган казан сүзе белән туры килә, шуңа күрә шәһәр исемен аш пешерә торган казан сүзе белән бәйлиләр. Аш пешерә торган казанны су буенда юганда, ул елгага төшеп китә, шунлыктан, башта елга Казан исемен ала, соңрак шул Казан елгасы буена утырган шәһәр дә Казан дип атала башлый. Казан шәһәре исеменең барлыкка килүен бу легенда белән бәйләү ХХ гасыр урталарына кадәр яшәп килә. Бу гасырның 60 нчы елларында Иске Казан территориясенә барып, аның төрле яктан таулар (ярлар) белән әйләндереп алынганлыгын һәм аларның аш пешерә торган казанга охшаган булуын күреп, кайбер галимнәр Иске Казан атамасын да менә шул аш пешерү казаны сүзеннән алынган дип расларга тырыштылар. Бу тагын бер фантазиягә юл ачты: Казан Кремле дә тауда утыра, ул тау каплап куелган казанга охшаган, шуңа күрә мондагы шәһәр дә Казан дип аталган дигән фикер әйтелә башлады. Менә шул легенданы мәңгеләштерү теләге белән, газета-журнал редакцияләре йорты янына Казансу ярына өстенә аш пешерә торган казан утыртып, бер никахлашу йорты да төзеп куйдылар.
Казан шәһәре исемен аш пешерү казаны атамасы белән тиңләүгә каршы килеп, танылган топонимист Г.Ф.Саттаров Казан атамасының башта елга исеме булуын һәм аның казыган сүзеннән килүен язып чыкты. Кыпчак телләрендәге казыган фигыле огуз телләрендә казан дип [г] авазыннан башка әйтелә. Казан сүзе елганың су казыган урынын атый ди ул. Үземнең бер мәкаләмдә мин дә Г.Саттаровның бу фикере белән килешкән идем, ләкин соңрак бу фикернең дөрес була алмавын язып чыктым: шәһәргә исем бирүчеләр аның янындагы елганың төбен тикшереп, анда казыган урын булу-булмавын күреп тормаганнар, күрә дә алмаганнар.
Казан сүзе кеше исеме булган, соңрак ул авылга-шәһәргә исем итеп кушылган, дигән фикер әйтүчеләр дә бар. Чыннан да, Казан-Газан исемле затлар тарихта күп теркәлгәннәр, ләкин Казан топонимы кеше исеменнән алынган дигән фикер исбат ителмәгән.
Казан сүзе этнонимнан - халык атамасыннан килә дигән фикерне, беренче булып, Г.В.Юсупов әйтә, ә әзәрбайҗан галиме Г.А.Гейбуллаев, «Әзәрбайҗанда бер болгар кабиләсенең казан дигән этнонимы да булган» дип яза. Ләкин бу ике автор да үз фикерләрен исбатлау белән шөгыльләнмиләр: Казан сүзенең нинди мәгънә белдерүен, кайдан килүен әйтмиләр.
Татар-төрки тарихы һәм Казан шәһәре тарихы белән шөгыльләнү барышында мин дә Казан топонимы халык исеменнән килә дигән фикергә килдем.
Русларның бик борынгы чордан алып 1560 елга кадәр вакыт аралыгы вакыйгаларын теркәгән Львов елъязмасында, хәзерге Казан урнашкан урындагы шәһәрне Кусян дип, ә аның халкын кусяне дип атыйлар, диелгән. Бу сүзне А.Х.Халиков һәм Л.С.Шавохин Казан атамасының беренче чыгыш варианты дип таныйлар һәм аны, куся/кудя/кузя тамырыннан ясалган, ул борынгы Собекуля топонимында да бар, диләр [Древнейшая Казань //Древняя Казань глазами современников. - Казань, 1996. - 318 б.].
Кусян атамасын Казан сүзенең чуашча - Хузан, удмуртча - Кузон, марича Озан булуыннан чыгып, мин бу сүзне ку һәм сян өлешләренә бүлеп тикшердем. Соңгы сян өлеше төркичә сөн (һөн/хун) этнонимының русча әйтелеше. Рус кешесенең ө авазын йә дип әйтүе бик табигый.
Хәзерге татарчада ку 'агарып кипкән' мәгънәсен бирә. Кусян/кусөн 'ак йөзле сөн' дигәнне белдерә. Ку тамыры тарихи яктан төркичә ко формасында да әйтелә, шуның нәтиҗәсендә, кусян сүзеннән Косан сүзе барлыкка килгән. Бу шәһәрне татар халкы бүген дә Косан дип әйтә, Казан дип яза, чөнки ике сузык арасында с авазы үзенең яңгырау парына [с-ка] әйләнә.
Бу Урта Иделдәге Казан шәһәре һәрчак шулай аталганмы, әллә аның башка исемнәре дә булганмы?
Косан атамасы ныгып киткәнче, бу шәһәр башка исемнәрне дә йөрткән. Тюркология фәнендә кусаннарны усунь һәм тохарлар белән тиңләп йөртү гадәте булган. Танылган тюрколог А.Н. Бернштам бу фикерне үзенең «К вопросу об усунь = кушан и тохарах» дигән мәкаләсендә әйтә [«Сов.этнография», 1947, №3, 41-47 б.], ләкин европоцентристик юнәлеш кешесе буларак, ул бу халыкларны иранлылар дип уйлый. Юк, тохар - ул дагар/туар 'тау кешеләре' дигән төрки сүз. Усунь ул ас+сөн кушылмасының үзгәргән варианты ас+сюн дигәндә соңгы иҗектәге ю авазы беренче а ның у дип әйтелүенә сәбәп була, биредә гап-гади кире ассимиляция күренеше генә бар. Кушан сүзе исә Кусөн/Кусан сүзенең фонетик варианты гына.
Урта Азиядә кушаннарның эфталит дигән төркемнәрен борынгы чорда ук «белые хунны» дип атап йөрткәннәр. Усунь/ассөн сүзенең кусөн сүзе белән параллель кулланылуы Кусян шәһәренә нигез салуда, сөннәр генә түгел, аслар да катнашкан дигән фикер тудыра.
Ас кабиләләре дә, сөннәр кебек үк, Ауразиядәге төп төрки кабиләләрнең берсе булганнар. Азия атамасы да анда аслар күп яшәгәнлектән шулай аталган.
Бу кабиләләр барлык төрки халыкларның дип әйтерлек күп элгәрләреннән берсе булганнар, бигрәк тә төрекмәннәрнең, үзбәкләрнең, казахларның, касаннарның: Асхабад/Ашхабад 'аслар җыелып яши торган урын', үзбәктәге борынгы Хорезм һуар-ас-ым өлешләреннән тора; казахның борынгы башкаласы Ас-яс шәһәре була, атаклы Ясәви шул шәһәрдә туып үскән, Кусян тирәсендә суас 'елга аслары', бортас 'бал җыючы аслар' күпләп яшәгәннәр.
Батый хан өч халыкны туздырып ташларга боерык ала: болгарларны, асларны һәм русларны. Аслар - алар шул ук Косан шәһәре халкы, ул чорда аны Аслы дип тә атаганнар. Бу фикернең дөреслеген тагын шул раслый: руслар Казан ханлыгын яулап алгач, монда халык санын алу үткәрәләр һәм Казан тирәсе халкы үзен суас 'елга аслары' дип яздыра. Марилар хәзерге татарны бүген дә әле суас/сюас дип атауларында дәвам итәләр, ә чуашларны суасламари, 'суаслашкан мари' дип йөртәләр.
Батый хан Аслы шәһәрен (Косанны) җир белән тигезләп үтә. Бу шәһәр яңадан торгызылгач, аның Аслы исеме түгел, Косан исеме яңадан кайтарыла.
Аслы һәм Косан исемнәре шәһәргә ныклап ябышмаган чорда, чит ил сәяхәтчеләре бу шәһәрне крепость-кирмән дип кенә атыйлар. Венецианчылар Франциск һәм Доминиг Пициганиләрнең 1367 елда төзегән картасында Кирмән шәһәре Иделнең сул ягында Болгар шәһәреннән ике мәртәбә зуррак итеп ясалган. 1375 елда ясалган Каталон атласы картасында Казан шәһәре шулай ук Болгардан зуррак итеп төшерелгән, һәм аңа Кострома исеме бирелгән. Итальян телендә ул шулай ук 'крепость' дигән сүз. XIII гасыр уртасында Кирмән шәһәрендә тәңкәләр сугылган. Бу факт Казан крепостенең Болгарга караганда иртәрәк салынуы турында сөйли.
Косан/Кусан дигән шәһәрләр, Идел буенда гына түгел, башка төбәкләрдә дә төзелгәннәр. Алар бигрәк тә Урта Азиядә күп булганнар, чөнки Идел-Уралдагы һәм Урта Азиядәге кусаннарның үзара аралашуы өчен уңайлы су юлы да булган: Урал, Идел, Каспи. Шунысы игътибарга лаек, Урта Азиядәге кусаннар да ак йөзле (блондин) булганнар. Моны зур галим Г.Е.Грум-Гржимайло гаҗәпләнеп язып калдырган [Белокурая раса в Средней Азии. СПб., 1908. Бу әсәр Л.Н.Гумилевның «История народа Хунну» китабында кабат басылган. Кн. I. - М., 1998. - 342 б.]. Ак йөзле раса - ул төньяк киңлекләре расасы, көньякта алар әкренләп туткыллыга әйләнерләр иде. Шуңа күрә, Урта Азия кусаннары кайчандыр Идел-Уралдан килгәндер, дияргә нигез бар.
Урта Азиядә кусан сүзе кушан дип кабул ителгән һәм аларны европоцентристлар фарсы телендә сөйләшүче иранлылар дип аңлатырга тырышканнар. Ләкин кушаннар Фирганә янында безнең эра башында ук Касан шәһәрен төзегәннәр, аның янындагы елганы Касансай дип атаганнар. Бу шәһәр борынгы чорда ук төрки ханнарның ял итү шәһәре булган, анда хәзер дә төркиләр (үзбәкләр) яшиләр.
Кушаннар турында гаҗәеп күп әдәбият язылган. Аларда кушаннарның исеме дә төрлечә бирелә: Кусан, Косан, Казан, Кушан, Кошан, Хушан һ.б.
Кушаннар б.э. кадәр I гасырда Урта Азиядә бик көчле дәүләт төзегәннәр, моның үзәге башта Арал тирәсендә булган, соңрак алар А.Македонский төзегән Грек-Бактрия дәүләтен үз кулларына алганнар, Македонский китергән грекларны дәүләт башыннан төшереп, Батрия дигән төрки дәүләтен төзегәннәр. (Бактрия = баг+лы/баг-ты арлар дәүләте - фарсылар түгел, төркиләр дәүләте). Бу дәүләт Кушан дәүләте исемендә б.эраның I-II гасырларында Урта Азиядән Һиндстанга кадәр булган җирләрне үз эченә алган бөек империягә әверелә, аңа борынгы Хорезм да буйсына.
Кусан 'ак сөннәр' этнонимы Кушан империясендә күптөрле топонимнарга нигез булган: Кашан - Ирандагы шәһәр, Әфганстандагы һәм Төрекмәнстандагы елга, Кучан - Ирандагы борынгы шәһәрчек, гарәпләр аны Хушан дип йөрткәннәр, Касан - Ферганә янында кушаннар салган шәһәр. Кушан империясе Идел-Уралны да үз эченә алгандыр дигән фикер дә бар.
Безнең үзебезнең тарих фәнендә, Казан шәһәрен болгарлар салган, ул Болгар шәһәре булган, дигән фикер өстенлек ала. Бу дөреслеккә туры килми. Бик борынгы чорда ук Казан тирәсендә урта диалектта сөйләүчеләр, ә Болгар тирәсендә мишәр диалектында сөйләүчеләр яшәгәннәр. Бу диалектлар вәкилләре арасында бик борынгыдан килә торган көндәшлек булган, ул хәзер дә шулай дәвам итә.
VI-VII гасырларда ук би-бай кабиләләре Көнчыгыш Европада (Кама елгасының югары агымы төбәкләрен дә шунда кертеп) Биарм (минем Би-ар-ым - бай кешеләрем) дигән бөек ил төзиләр. Рус чыганакларында ул Биармия дип, Скандинавия язмаларында Биармланд дип атала. Менә шул бөек илнең башкаласы Биләр шәһәре була. Бу фикергә шикләнмәскә кирәк, чөнки Биләр кебек бөтен Евразиядә иң олы, иң бай шәһәрне кечкенә ил төзи алмый, аны төзегән ил бик зур булырга тиеш.
Менә шул Биләрдә аксубай (изге чишмә байлары) белән бергә болгарлар (мишәрләр) дә әйдәп баручылар булалар. Шул Биләрдән көч алып, болгарлар Батый хан басып алучыларын өч мәртәбә - 1223, 1224 һәм 1232 елларда тар-мар итеп куып җибәрәләр. Шуңа күрә Батый хан Биләрне җир белән тигезләп үтә, аны яңадан торгызырга мөмкинлек тә бирми. Болгар шәһәре салынгач та Алтын Урда ханнары аны берничә мәртәбә җимерәләр. Болгар Алтын Урда ханы тарафыннан бик нык туздырылгач, болгарлар үз башкалаларын Казанга күчерәләр һәм Казанны Яңа Болгар (Булгар аль Джавид) дип атый башлыйлар. Ләкин Казан кешеләре (урта диалект вәкилләре) шәһәрне мишәр-болгарларга тулысынча бирергә теләмиләр, аңа Яңа Болгар исемен бирдермиләр, Казан исемен саклап калалар. Ул гына да түгел, монда төзелгән дәүләтне дә Болгар ханлыгы дип түгел, Казан ханлыгы дип атыйлар.

Ахыры бар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: