16+

Әкияттә кунакта яки тарих ничек языла

Әллә әбиле йортта үскәнгәме, белмим, ни өчендер кечкенәдән әкиятләр укырга яраттым инде. Хәреф таный башлагач та, Әлифбадан соң укыган беренче китабым Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәге» булды. Әкиятләргә булган мәхәббәтем әле бүген дә сүрелмәгән. Нинди генә әкиятләр тыңланмаган да, нәрсәләр генә укылмаган. Аларның барысы да, татар халык әкиятләрендәге кебек, «борын-борын заманда...»...

Әкияттә кунакта яки тарих ничек языла

Әллә әбиле йортта үскәнгәме, белмим, ни өчендер кечкенәдән әкиятләр укырга яраттым инде. Хәреф таный башлагач та, Әлифбадан соң укыган беренче китабым Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәге» булды. Әкиятләргә булган мәхәббәтем әле бүген дә сүрелмәгән. Нинди генә әкиятләр тыңланмаган да, нәрсәләр генә укылмаган. Аларның барысы да, татар халык әкиятләрендәге кебек, «борын-борын заманда...»...

Күптән түгел генә кулыма А.О.Ишимованың «История России в рассказах для детей» дигән китабы килеп эләкте. «Сүз башым бит Шүрәле» дигәндәй, әкиятләр турында сөйли башлаган идең, нигә тарихны кыстырасың, диярсез. Мәгълүм булганча, тарих - чынбарлыкта берәр аерым күренешнең, билгеле бер урынның, илнең, объектның барлыкка килүеннән башлап азагына яки соңгы вакытка кадәр яшәү дәверендә булган вакыйгалар, үзгәрешләр тезмәсе. Әкият исә уйланма вакыйгалар турында халык арасында сөйләнә торган мавыктыргыч хикәяләү әсәре. Әйе, әкият белән тарих - икесе ике нәрсә, аларны берничек тә тәңгәл китереп булмый дисәм... ялгышам икән, әле ничек кенә була! Россия тарихын укып карагыз, чын дөреслекне табарсызмы икән?! Аны галимнәр шулхәтле оста кыландырып «иҗат иткәннәр» ки, кайвакыт кайда ялган, кайда дөрес икәнен дә абайламыйсың. Тарих фәне математика, физика кебек төгәл фән түгел, ә инде тарихи фактларны бозып, чынбарлыкны уйланма вакыйгалар белән алыштырып, кирәкле даирәләргә ярарга тырышып, аерым бер халыкларның мәнфәгатен генә кайгыртып иҗат ителгән «тарихны» фән дип атарга тел бармый, ул әкият булып кына кала бирә.
Бу өлкәдә белгеч булмагач, тарихчы галимнәрнең хезмәтләрен тәнкыйтьләп утыру дөрес тә түгелдер бәлки. Икенче яктан карасаң, алар үзләренең хезмәтләрендә шәхси фикерләрен алга сөрәләр һәм безнең әлеге фикер белән килешмәскә тулы хакыбыз бар. Шөкер, соңгы елларда тарихның ачылмый калган кайсыбер битләрен укырга да насыйп булды. Бүгенге буын азмы-күпме дөреслекне белә, ә моңа кадәр ничә буын, ялган тарих укып, шуны, чиста судай дөрес дип, аңына сеңдерде.
Без укыган чорда мәктәпләрдә халкыбыз тарихы бөтенләй диярлек укытылмады. «Татарстан АССР тарихы»ннан башка бүтән нәрсәне белә алмадык. ТАССР тарихы да өстән-өстән генә, Мәскәү «белгечләре» җитәкчелегендә язып бирелгән. Аның каравы, славян «бабаларыбызның» ничек итеп ботаклы агачлар белән җир сөргәннәрен, иген иккәннәрен беләбез. Ә башка халыклар нишләгән икән соң бу вакытта? Славян «бабаларыбыз» җир сөргәндә, безнең болгар бабаларыбыз да шулай ук җир сөргәннәрдер инде, дип уйларга тиешме без? Урыс тарихчылары үзләре үк тарихта буш битләр калдырып, укучыга хыял фантазиясен эшкә җигәргә мөмкинлек бирә. Ботаклы агач сөйрәп йөргән ат кызганыч...
Алда телгә алынган А.О.Ишимова кайбер тарихи фактларны, вакыйгаларны бөтенләй «күрмичә» генә узып китеп, балалар өчен хикәяләр яза һәм әлеге хезмәтләр тарих буенча өстәмә ярдәмлек итеп тәкъдим ителә икән, нигә соң әле башкаларга да, фантазияләрен эшкә җигеп, тарихи әкият язып карамаска?! Элеккеге союздаш республикалар үзбаш булып яши башлагач, аларның кайберләре (Балтыйк буе республикалары, Украина, Грузия) рәхәтләнеп яңа «тарих» иҗат итеп ята. Фантазиям минем дә ярлы түгел анысы, теләсәм, әллә нәрсәләр яза алыр идем. Ләкин тарихны бутаучылар миннән башка да җитәрлек. Ишимова яшәгән чорда шулай язарга кирәк булганлыгы көн кебек ачык. Аннары тарих буенча белеме дә әллә ни булмагандыр, чөнки аны шул чорда ук кайбер урыс галимнәре тәнкыйтьләп чыга. Ләкин әлеге китап, бернинди үзгәртүләрсез, безнең көннәрдә дә басылып ята. Татарлар «усал, баскынчы, белемсез», чуаш, мордва, чирмешләр бөтенләй «ярымкыргый» булганнар икән: «...полудикие народы - чуваши, мордва, черемисы, жившие в окрестностях Казанского ханства и бывшие данниками Казанцев послали своих знатных людей к Иоанну (Явыз Иван. - Ф.М. ) и просили его взятъ их в подданство к себе». (А.О.Ишимова. «История России в рассказах для детей»). Татары - татар инде, безне эте дә сүгә, бете дә сүгә, ә менә башка халык нилектән шулай «кыргый»га әйләнде икән?!. Белгәнебезчә, Бөек Болгар дәүләтендә, болгарлар белән бергә, угро-фин, славян һәм башка төрки халыклар яшәгән. Алтын Урда таркалганнан соң, элеккеге Бөек Болгар җирләрендә барлыкка килгән Казан ханлыгы халкының этник составы сизелерлек үзгәрми. Казан ханлыгының тиз арада көчле дәүләт булып оешуының сәбәбе нәрсәдә соң? Чөнки ул Болгар дәүләте традицияләрендә оешкан, аның традицияләрен дәвам итүче. Анда яшәгән халыкта дәүләтчелек иммунитеты булган. Күршедәге вак кенәзлекләр үзара талашып-сугышып гомер кичергән чорда ук, Бөек Болгар дәүләте төзелгән. Моны, теләсәләр-теләмәсәләр дә, урыс галимнәре дә танымый булдыра алмый: «Расселяясь по столь обширному пространству, восточные славяне сталкивались, входили в те или иные отношения с народами, которые населяли Восточную Европу до них или пришли сюда в это же время. Сложнее было с теми этносами, которые смогли создать уже достаточно крепкие союзы племен или даже предгосударственные образования. Одно из таких образований в середине VII в. было создано болгарами. В результате внутренних неурядиц и внешнего давления, часть болгар, во главе с ханом Аспарухом, откочевала на Дунай, где подчинила местные южнославянские племена. Другая часть болгар, во главе с ханом Батбаем, двинулась на северо-восток и осела в среднем течении Волги и на нижней Каме, создав государство Булгарию» (История России от древнейших времен до начала XX в. под ред.И.Я.Фроянова). Дәүләтле халыкның затлы күн итек киеп йөргәнен күрү чабаталы халыкка кызык булмагандыр шул. Урыс елъязмаларында шундый юллар бар: «...киевский князь Владимир со своим дядей Добрыней совершил поход на Булгарию, чтобы, покорив её, наложить дань. Сражение было выиграно киевлянами, но события приняли совсем другой оборот. «Сказал Добрыня Владимиру: «Осмотрел пленных колодников: все они в сапогах. Этим дани нам давать - пойдем, поищим себе лапотников». И Владимир заключил мир с булгарами на весьма примечательных условиях: «Тогда не будет между нами мира, когда камень станет плавать, а хмель - тонуть», т.е. на вечные времена. Разумеется, киевляне плодами своей победы не воспользовались, не потому, что воины противника были обуты и одеты лучше, чем у них самих. Основная причина в другом: князь Владимир по достоинству оценил высокую культуру булгар и решил, что их не заставить смиренно нести ярмо рабов, с такими людьми лучше иметь партнерские отношения, чем мечом вымогать дань». (С.З.Вафина. «Татары. История, развития этноса».) Казан ханлыгында яшәгән болгар (татар), чуаш, мордва һәм чирмешләрне - Бөек Болгарда гомер кичергән югары мәдәниятле халыкның нәсел дәвамчыларын «кыргый» дип атау дөреслеккә туры киләме?!.
Инде татарларның «белемсез»легенә әйләнеп кайтыйк. Петр I 1696 елда Азов крепостен кулга төшергәннән соң, 30 сентябрь көнне Мәскәүгә кайта. Таш күпер өстенә триумф капкалары төзелә, уң якта Марс сыны, аның аяк астында кулына җәя тоткан татар морзасы, алар артында богаулы татар яугирләре басып тора, өстә шигырь юллары:
«Прежде на степях мы ратовались,
Ныне ж от Москвы бегством едва спасались».
Моны бик матур итеп тасвирлаган автор болай дип яза: «Резвые читатели мои! Не вздумайте подшучиватъ над этими стихами. Вспомните, что в то время еще не существовали поэты...» Ул вакытта шагыйрьләр булмаган икән... Кол Гали «Йосыф вә Зөләйха» поэмасын 1233 елда язып бетергән. Кол Гали кебек мәшһүр шагыйре булган болгар-татар халкы турында «белемсез, надан булган» дип буламы?! «Идел Болгарында ислам кабул итү белән гарәп язуы гамәлгә кергән. Балалар мәктәпләрдә (башлангыч мәктәп) һәм мәдрәсәләрдә (урта мәктәп) укырга-язарга өйрәнгәннәр, гыйлем алганнар. Югары катлау кешеләренең генә түгел, гади халыкның, шул исәптән һөнәрчеләрнең дә гыйлемлелеген төрле археологик табылдыклардагы язулар раслый. Гарәп язуын кабул итү Шәрык белән тыгыз элемтә урнаштырырга, болгарларда әдәбиятны, мәгърифәтне һәм төрле фәннәрне үстерергә ярдәм иткән. X-XII йөзләрдәге гарәп-фарсы дөньясының язма чыганакларында болгар тарихчылары, табиблары, философлары һәм хөкемдарлары турында төрле хәбәрләр очратырга мөмкин». (Р. Фәхретдинов. «Татар халкы һәм Татарстан тарихы»).
Без, татарлар, еш кына: «Менә бу кеше чыгышы белән татар-болгар булган», - дип кабатларга яратабыз. Шуннан ни? Аннан безгә ни файда? Татар халкы өчен алар нәрсә эшләгән? Кызганычка, аларның күбесе татар халкы өчен нәрсәдер эшләү түгел, ә киресенчә, аны батырырга, төрлечә мыскылларга, тарихын бутарга тырышканнар, үзләренең чыгышларыннан оялып гомер кичергәннәр. Төбенә төшеп нәсел шәҗәрәсен актарып карасаң, Ишимовларның урыска хезмәткә күчкән болгар Ишемнәр икәнен белә алабыз. Төркиләрдә Ишем исеме еш очрый. Бүгенге көндә Пермь өлкәсендә Ишем дигән татар авылы бар. Ишимова А.О. балалар өчен тарихи хикәяләрен Н.М. Карамзин хезмәтләренә таянып яза. Нәсел башы Кара морза исемле татар кенәзенә барып тоташкан бу тарихчы дусларына бервакыт болай дигән: «Мин - дәүләт кешесе, патша ничек куша - шулай язам». Шулай булгач, патша күңеленә хуш килерлек итеп үзгәртелгән «тарих»ны дөрес дип әйтә алабызмы?! Русьта елъязманың күп кенә битләре төзәтелгән яки кабат язылган (галимнәр аларда башка төрле кәгазь, кара һәм язу рәвешенә тап булган) булуы да мәгълүм.
Хикәяләрдә Явыз Иван сөттән ак, судан пакь яхшы кеше итеп тасвирланган: «Молодой государь был так счастлив славной победой своей, так радовался покорению знаменитого царства... он был ласков ко всем... заботился даже о врагах, хвалил их мужество и так обходился с побежденными, что разбежавшиеся жители Казани на другой же день возвратились в дома свои и сделались верными подданными его». Әкият шулай тәмамланырга тиештер инде ул, әмма тарихи чынбарлык түгел.
Казан яулап алынгач, шәһәр рәхимсез рәвештә җимерелә, талана, качып котыла алмаган ир җенесе, хәтта арба көпчәгеннән зуррак балалар да үтерелә, сабыйлар һәм хатын-кызлар коллыкка өләшенә. Урыс елъязмачысы болай яза: «Въ пленъ взяша многихъ, и овехъ себе въ работу сведоша, овехъ же крестиша, въ жены себе пояша, отроки же и отроковицы въ сыны и во дщеря место держаша, паче имуще своихъ чадъ...» Урта гасырлардагы язылмаган закон буенча яуланган шәһәрләр өч көн талана, ә Явыз Иван исә Казанны тугыз көн таларга рөхсәт бирә. «...взяша же безчисленная множества злата, и сребра, и жемчюгу, и каменя драгаго, и светлыхъ портищъ златыхъ, и красныхъ поволокъ драгихъ, и сосудовъ сребряныхъ и златыхъ и всяцехъ, имъ же несть числа. Другъ друга убиваше, мнози же тогда убози вои, кой взимающе и грабящеся, вси въ земли сокровенная сокровища великая обретающи, обогатеша до века своего Казанскимъ богатествомъ...»
Явыз Иванның кылган вәхшилекләренә күз йомып үтүенә автор (Ишимова) бәлки үзе дә уңайсызлангандыр, соңыннан ул болай ди: «Еще жители московские не успели наговориться о покорении Казани, как вдруг разнеслась ужасная весть об его опасной болезни: Иоанн занемог сильной горячкой. Все встревожились, все с отчаянием говорили: «Видно, грехи наши страшно велики...»
Әлеге хикәяләрне балаларның кызыксынып, бирелеп укуларына шигем юк, ул бик мавыктыргыч итеп язылган. Керсез бала күңеле анда язылганнарны сеңдереп алачак, шунысы бик аяныч...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading