Шәһри Казан

Көрәш чарасын вакытында күрү кирәк

Якшәмбе көнне Россияне җәмәгать оешмаларында ут ачуларның чираттагы очрагы яңгыратты. Безнең ил өчен ят булып саналган җинаять төренең бер атна эчендә ике мәртәбә кабатлануы барыбызны да тетрәнергә мәҗбүр итә.

Реклама

Мәскәү мәктәбендә атыш оештырган укучы малай бүген психиатрия экспертизасын уза. Южно-Сахалинск шәһәренең соборына гыйбадәт кылу вакытында бәреп кереп, ике кешене атып үтергән һәм алты кешене яралаган ир-ат та инде рәшәткә артында. Җинаять кылган вакытта исерек булган ир гаебен тулысынча таныган, Ходай йортында ут ачуының сәбәпләрен генә ул һаман да аңлатып бирә алмый.
Россиядә моңа кадәр әллә ни күзәтелмәгән җинаять төренең соңгы вакытта артык активлашып китүен күз алдында тотып, депутатлар корал турындагы законны катгыйлатучы төзәтмәләрне тизрәк гамәлгә кертергә чакыра. Әлеге закон проекты беренче укылышта инде узган елның май аенда кабул ителгән иде. Үткән атнада булган ике фаҗига аның әһәмиятен тагын бер кат дәлилләде, шуңа күрә Дәүләт Думасының Куркынычсызлык буенча комитеты, закон 14 февраль көнне узачак пленар утырышта икенче һәм өченче укылышларда да кабул ителер, дип ышана. Ул гамәлгә кергән очракта, утлы корал ияләре даими рәвештә нарколог белән психологта тикшеренү үтеп торырга тиеш булачак. Корал сатып алу яше белән аны йөртүгә штрафлар да артачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: