Шәһри Казан

Көрәшәсе дә көрәшәсе һәм җиңәсе бар әле

Мин еш кына яшь чагында шагыйрь булырга хыялланып йөргән бер танышымның сүзләрен искә төшерәм. «Иң начары шул икән, шигырь язып кына шагыйрь булсаң, шагыйрь булып, шигырь язмасаң», - ди торган иде ул. Шагыйрьлек вазифасына шулай җитди карый иде ул.

Реклама

Үзенең бу юлдан китмәве дә талантының нинди дә­рәҗәдә икәнлеген дөрес бәяли белүеннән булгандыр дип уйлыйм. Бүгенге чынбарлыгыбызда йөзәрләп саналган шагыйрьләрнең күбесенә нәкъ менә шундый аңлау җитми кебек. Темасы бар, фикере дә аңлашыла, ә шигъри сурәтләү чаралары ышандырмый, язганы ясалма, рифма өчен ярашлы сүз эзләүгә кайтып кала. Матур сүзләр табу гына шигырь тудыру түгел әле, монда авторның образлы сурәтләү сәләтенә ия булуы кирәк. Йөрәгенә шигырь уты салып яратылган җан иясе дөньяны үзенчә бер тоемлау белән кабул итә, табигатьнең һәр бизәген, кешеләрнең матур гамәлләрен шигъри сурәткә әверелдерә. Һәм укучысы күңеленә үзе дә шигырь булып керә. Аның иҗатын да бит кеше күңеле дип аталган саф чишмә сугара. Шигърият дигән тылсым дәрьясын тапкан каләм ияләрен мин бу илнең хакимнәре дип таныйм. Алар адәм баласын җирдә кеше булып яшәргә өйрәтүче мәктәп ролен дә үтиләр.
Кемнәр соң алар иҗатларына мине гашыйк иткән талант ияләре? Кемнәр миңа дөнья матурлыгын, яшәеш мәгънәсен ачтылар? Башлангыч сыйныфларда ук шигырьләрен ятлап үскән бөекләребез Тукай белән Такташ дип әйтәм. Алар безне, кулларыбыздан җитәкләп дигәндәй, шушы серле дөньяга алып керделәр. «Кәҗә белән Сарык», «Шү­рәле», «Су анасы» әкиятләре сихри урманнарда йөртте. «Тәү­фыйклы песи» шигыре, «Караборынның дусты» дигән хикәя телебезнең колакларны иркәли торган аһәңен тоярга ярдәм иттеләр, гомерлек юлдашларыбызга әверелеп, тормыш сукмакларыннан озата бардылар. «И туган тел» шигыре кечкенә чактан ук күңелебездә ана теленә мәхәббәт ялкыны дөрләтте. Табигать биргән бу байлыкны саклау юлында бүген дә якты маяк булып яши ул.
Яңа буын шагыйрьләрдән Равил Рахмани, Равил Фәй­зуллин, Зиннур Мансуров, Нур Әхмәдиев, Марат Кәбиров, Газинур Морат, хатын-кызларыбыздан Нәҗибә Сафина кебек иҗатчыларның исемнәрен дә тирән горурлану хисләре белән әйтәм. Аларны мин шигърият бакчасының мактау тактасына язып куяр идем. Тик андый такта юктыр шул. Бу очракта мактау тактасы дип халык күңелен атарга буладыр.
Әлеге авторларыбыз кешеләр күңелен нәрсә белән яуладылар соң, дигән сорауга да җавап табарга тырышып карыйк. Алар каләменнән төшкән һәр сүз, һәр юл, һәр куплет күтәрелгән теманы куәтләүгә, фикер бөтенлеген саклаучы мантыйк төгәллегенә хезмәт итәләр. Һәм аларда сурәтләү осталыгы, шигырь эчтәлеге белән органик рәвештә үрелеп, бөтен бер образны сынландыра. Шигъриятнең мәгънәсе дә, кыйммәте дә менә шунда. Шушы таләпләргә туры килгән иҗатны без шигърият дип, ә авторын шагыйрь дип атыйбыз. Шагыйрьлеккә дәгъва итәсең икән, әлеге хакыйкатьне тирән аңлап эш итү кирәктер.
Шигъриятне дә, шагыйрьләрне дә, җәмгыятькә яшәү мәгънәсен аңлату, дөнья ямен күрсәтү максатыннан, табигать үзе тудыра. Бүгенге чынбарлыгыбызда шагыйрьләрнең күпләп артуы да телебезне, милләтебезне саклау максатыннан табигать программалаштырган яшәү тәртибедер ул. Кеше акылын, кылган гамәлләрен тәртиптә тотуның ышанычлы чарасыдыр.
Соңгы елларда Россия дәүләтенең милләтләрне бетерүгә юл тотуы, барлык милләтләрдән бер милләт ясау, бөтен илдә бер генә телнең өстенлек итүенә ирешү өчен, табигать кануннарын санга сукмыйча, ачыктан-ачык һөҗүмгә күчүе - табигый мантыйкка да, юридик законнарга да сыймый торган күренеш.
Мин бик яхшы хәтерлим әле: узган гасырның 50 нче елларында Сталин булып Сталин, киләчәктә дөньяда бер тел генә булыр. Тик ул немец, француз, инглиз яки рус теле дә түгел, бөтенләй башка тел булыр, дигән «ачыш»ын ясаган иде. Россиянең бүгенге шовинист сәясәтчеләре исә аның рус теле булачагы һәм Россия халыкларының бер генә милләт булып яшәячәге турында ачыктан-ачык лаф оралар. Татар халкын идеологик көрәшебездә зур ныклык, сабырлык һәм көч сорый торган сынаулар, орышлар көтә икән әле.
Бу көрәштә дошманына каршы тора алмаган халыкны нәрсә көтә соң? Әлбәттә, җиңелү, телен, милләтен югалту кебек афәтләр көтә. Нәкъ менә Равил Рахмани шигырендәге язмыш:
Ана теле - җиде бик астында,
Иман нурын күптән оныт­кан...
Татар илен дөнья аңлый иде!
Инде тылмач кирәк оныкка...

Менә нинди аяныч нә­тиҗә. Бетү, юкка чыгу дигән язмыш! Хәер, татар дөньясында бу хәл шактый күп­тәннән күзәтелә инде. Әти-әниләр, әби-бабайларның күбесе үзләренең сөекле балалары, оныклары белән күбрәк өлкән туганыбыз телендә генә аралаша. Монда гаеп сәясәттә генә түгелдер дип уйлыйм, ә үзенең кем икәнен онытырга тырышучы татарның үзендә. Иң элек безгә үз-үзебезне җиңәргә өйрәнәсе иде. Дошман як белән алышта көрәшчеләр сафын туган телебезгә гашыйк шагыйрьләребез әйдәп барса, нәтиҗә куанычлырак булыр кебек.
Халкыбыз язмышын, милләтебез бөтенлеген, телебезне саклап калу кебек иң изге максатка фидакарьлек белән хезмәт итүчеләр арасында сәясәтче-язучыларыбыз, сәясәтче-журналистлар булуы белән горурлана алабыз. Аларның күбесе - милләтебез мәнфәгатен яклап көрәшергә сәләтле җаннар. Кулымда - күп еллар дәвамында укып барган «Мә­дәни җомга» газетасы. Аны кулга алуга, күз­ләрем иң элек Фоат Уразай алып бара торган баганага төшә. Бу сәясәт белгече дөньяда, илебездә булып торган вакыйгаларга, дәүләтара, халыкара мөнә­сәбәтләргә дөрес һәм гадел бәясен биреп баруы белән аерылып тора. Һәм моны ул беркемнән курыкмыйча, вөҗданы кушуы буенча эшли, укучыларының аңын туры юлга юнәлтә.
Милләтебез өчен җанын бирергә әзер торучыларның берсе - Фәндәс Сафиуллин. Аның ТР Дәүләт Советындагы һәм Россия Дәүләт Думасындагы ялкынлы чыгышларын халкыбыз хәзер дә онытмый әле. Аны һаман да мөкатдәс яклаучысы итеп күрә. Йөрәк сызлавын чагылдыручы тавышы да, күзләреннән тамып чыгарга торган җылылыгы да бу шәхеснең эчкерсез көрәшче икәнлеген раслый.
Хатын-кызларыбыз арасында батыр йөрәкле затлар булуы да куанычлы хәл. Шуларның берсе дип мин Фәүзия Бәйрәмованы таныйм. Җәмгыятькә татар дөньясын, тарихын күрсәтү максатыннан, илебезнең күп почмакларына сәяхәт итеп, архивларда актарынып, тарихыбызга ачыклык кертә торган документлар белән танышып, ул әдәби әсәрләр, фәнни хезмәтләр язды. Аяусыз көрәштә чигенүләрне белми торган Фәүзия халык ышанычын һәм ихтирамын казанды. Гасырлар буена ялган тарих укытып, җәмгыять психологиясен агулап өл­гергән афәткә үзенең гадел бәясен бирде ул.
Язучылык сәләтен сәяси эшчәнлек белән берләштерү остасы буларак, халкыбыз күңеленә Туфан Миңнуллин булып кергән шәхесебез дә тарихи дөреслекне торгызуда бәя биреп бетермәслек эзен калдырды. Андый кө­рәш­челәр рәтенә язучы-сәясәтче Айдар Хәлимне, журналист-сәясәтче Рафыйк Юнысны да куяр идем. Үзәкнең көчле каршылыкларын җиңеп, референдум үткәрүгә ирешү, үзе генә дә, халкыбызның эзле казанышы иде. Татарстан халкы зур җиңү яулады, тарихи әһәмияткә ия булган референдум тарихын гәүдәләндереп, Рафыйк Юныс аналитик хезмәт язды. Әлеге хезмәт, иҗат һәм гражданлык батырлыгы булып, республикабыз тарихына уелып калды. Журналистның икенче бер иҗат батырлыгы дип «Казан утлары» журналының меңенче саны чыгу уңаеннан әзерләнгән «Сүнмәс утлар балкышы» дигән бай әдәбиятыбызның үсеш тарихын яктырткан елъязманы күрсәтергә кирәктер.
Иҗат батырлыгы дип саналырдай хезмәтләрдән Рәис Даутов белән Равил Рахмани әзерләп чыгарган «Әдипләребез» дип аталган ике томлык биобиблиографик белешмә татар әдәбияты белән кызыксынучы укучыларга тиңсез бүләк булып иреште. Сәясәтче журналист, «Шәһ­ри Казан» газетасының баш мөхәррире Мансур Мортазинның публицистик мә­каләләре тупланган «Дөнья дилбегәсе кем кулында?» дигән китабы да - журналист батырлыгын раслаучы зур хезмәт. Газета битләрендә сәясәтебезгә кагылган үткен эчтәлекле мәкаләләргә даими рәвештә урын бирелүе дә баш мөхәррирнең рухи батырлыгы турында сөйләү­че, халкыбызны көрәш юлларына әйдәүче дәлил ул.
Бу изге гамәлләр милләтебез, туган телебез язмышы турында чын күңелдән кайгырта белүче һәм киләчәк буыннарның бәхетен яклап көрәшергә сәләтле шәхесләр - язучыларыбыз, әдипләребез, журналистларыбыз, сәясәтчеләребез ихтыяры белән кылына. Һәм алгарышыбызга хезмәт итә. Аларга киң катлау халык тавышы да өстәлсә, юлыбыз максатка якынаер иде.
Бүгенге чынбарлыгыбызда әдипләрнең, шагыйрьләрнең күбәюен өнәп бетермәүчеләр дә бар. Минемчә, моңа борчылырга кирәкмидер. Бу бит татар халкының бай рухлы мил­ләт булуын раслаучы күренеш. Димәк, Тукай һәм Такташлардан калган рухи мирасыбыз яши дигән сүз. Нинди кимәлдәге шигырь­ләр язылуы - бусы инде талант эше. Кемгәдер ул пот­лап бирелгән, кемгәдер мыскаллап кына эләккән. Шул кечкенә генә табигать бүләге белән дә шигърият дөньясын баетырга тырышулары өчен аларны хуплау зыян итмәстер. Изге эшкә хезмәт итүләрен бәялик, хөрмәт­лик, телебезнең, мил­лә­тебезнең рухи сакчылары булып яшәргә омтылулары өчен рәхмәт әйтик. Безгә бит кулга-кул тотынышып рус шовинизмына каршы табигать биргән хокукларыбызны яклап көрәшәсе һәм гасырлар буена дәүләт тоткан халык булуыбызны раслыйсы бар. Әйе, кө­рәшәсе дә көрәшәсе һәм җиңәсе бар әле!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: