16+

Матәм көнен бәйрәмгә әверелдерде

Соңгы атнада бөтен дөньяны шаулаткан төп вакыйгаларның берсе Нельсон Манделланың үлеме булып, бу яңалык барлык мәгълүмати тапшыруларның үзәгендә урын алды. 1994-99 елларда КАРның (Көньяк Африка Республикасы) беренче кара тәнле Президенты булган кешенең җеназасы да үзенә күрә дөньякүләм мәҗлесне хәтерләтте. 10 декабрь көнне КАРның үзәк стадионына җыелган дистәләрчә мең халык Манделла...

Матәм көнен бәйрәмгә әверелдерде

Соңгы атнада бөтен дөньяны шаулаткан төп вакыйгаларның берсе Нельсон Манделланың үлеме булып, бу яңалык барлык мәгълүмати тапшыруларның үзәгендә урын алды. 1994-99 елларда КАРның (Көньяк Африка Республикасы) беренче кара тәнле Президенты булган кешенең җеназасы да үзенә күрә дөньякүләм мәҗлесне хәтерләтте. 10 декабрь көнне КАРның үзәк стадионына җыелган дистәләрчә мең халык Манделла...

Соңгы атнада бөтен дөньяны шаулаткан төп вакыйгаларның берсе Нельсон Манделланың үлеме булып, бу яңалык барлык мәгълүмати тапшыруларның үзәгендә урын алды. 1994-99 елларда КАРның (Көньяк Африка Республикасы) беренче кара тәнле Президенты булган кешенең җеназасы да үзенә күрә дөньякүләм мәҗлесне хәтерләтте. 10 декабрь көнне КАРның үзәк стадионына җыелган дистәләрчә мең халык Манделла белән җырлый-җырлый, бии-бии бәхилләште. 6 сәгатькә сузылган кичәдә 100гә якын ил башлыклары, хөкүмәт рәисләре һәм халыкара оешмалар вәкилләре катнашты.

Манделла дөньякүләм ихтирамны ничек яулаган?
Дөнья аренасында соңгы вакытта барган иң гаугалы вакыйганы - Украинадагы хәлләрне дә күләгәдә калдырган, шулкадәр күп дөнья лидерларын бер урында җыя алган хәлнең сәбәпчесе - Нельсон Манделла кем соң ул? Ни өчен «уртакул» Африка дәүләтен кайчандыр җитәкләгән кешене күпме еллар узгач та планета масштабында шулай сөяләр һәм хөрмәт итәләр? Нигә аның матәмендә кешеләр, күз яше түгәсе урынга, бергәләп күңел ача?
Нельсон Манделла - исән чагында ук легендага әверелгән кеше. Аның хөрмәтенә төрле илләрнең шәһәрләрендә һәйкәлләр салынган, исеме белән урамнар аталган, сурәте почта маркаларында һәм акчаларда басылган, аңа багышлап, кинокартиналар төшерелгән. Манделла - гомерен милли һәм халыкара дуслык урнаштыруга багышлаган, эшчәнлеге белән 1993 елда Нобель премиясенә лаек булган бөек зат.
Нельсон Манделланың кеше хокукларын яклау эшчәнлеге 1944 елда Африка Милли Конгрессының (АМК) әгъзасына әверелүдән башлана. Үзенең мәсләктәшләре белән бергә, Манделла ул вакытта Африкада хөкем сөргән ак һәм кара тәнле халыклар арасындагы тигезсезлеккә каршы көрәш игълан итә. Ул чорда КАРда кара тәнлеләр әле һаман да коллар кебек кенә була, аларның гражданлык хокуклары булмый диярлек; ак тәнле ватандашлары белән чагыштырганда, аларның яхшы белем алырга да, хастаханәләрдә дәваланырга да, әйбәт эшләрдә эшләргә дә мөмкинлекләре чикләнә. Манделла, кара тәнле халыкны яклап, хакимияткә каршы чыга һәм шул эшчәнлеге өчен 27 ел төрмәдә утырырга мәҗбүр була. 1985 елда КАРның Президенты Питер Бота, Манделла сәяси көрәштән баш тартса, аны акларга әзер була, әмма Манделла милләттәшләренең азатлыгын үзенең шәхси ирегенә алыштырырга ризалашмый. 1990 елда төрмәдән чыгуга, ул эшчәнлеген дәвам иттерә һәм 1995 елда Президент булып сайлануга да ирешә.
АМКда катнашкан вакыт эчендә һәм Президентлык чорында Нельсон Манделла бөтен көчен кара тәнле халыкның хокукларын арттыруга, дискриминацияне бетерүгә куя һәм бу мәсьәләдә зур уңышларга ирешә. Дөньякүләм ихтирамны ул бу эшчәнлеген кан коюларсыз һәм көчләүләрсез башкарып чыгуы аркасында яулый. Шуңа күрә, Манделла ХХ гасыр ахырында бөтен илләрдә татулык символына, геройга әверелә. Халык аны, милли һәм халыкара дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыра алуы өчен, хәзер дә онытмый, ә дөньяның кара тәнле халкы аңа мәңге рәхмәтле булачак.
Халыкның аның матәме көннәрендә җыр-биюләр белән күңел ачуы, караңгы киемнәр киеп, кайгырып утырасы урынга, төрле якты төсләргә бизәнеп-ясанып, шау-гөр килүе дә Манделланың гомер максатын чагылдыра. Мөнбәрдән: «Манделла үз җеназасында, сагышлы йөзләр урынына, ватандашларының шулай шат һәм ачык булуларын күрергә теләгәндер дә!» ‒ дигән фикерләр дә әйтелде. Аның белән бәхилләшергә килгән дәүләт башлыкларының авызларыннан да соңгы сүз әйткән вакытта шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

Үлгәч тә дуслаштыра
95 яшен тутырган Нельсон Манделла 5 декабрь көнне үк вафат булуына карамастан, аның белән бәхилләшү кичәсен 10 декабрьгә билгеләүнең сәбәпләре берничә. 10 декабрь - 1996 елда Манделла ак һәм кара тәнле кешеләрнең хокукларын тигезләүче Конституциягә кул куйган, ә 1993 елда ул Нобель премиясе алган көн. Өстәвенә, бу көн - Халыкара кеше хокуклары көне дә. Шушы бәйрәмнең тәэсиредерме, Манделла теге дөньядан да кешеләрнең татулыгы өчен көрәшеп ятадырмы - җеназага килгәч, «дус ук булмаган» ике илнең вәкилләре Барак Обама белән Кубаның Дәүләт Советы Рәисе Рауль Кастро да бер-берсенә кул биреп күрешкәннәр (соңыннан Обама Кастро белән исәнләшергә җыенмаган булганлыгын әйтте). Манделланы 15 декабрь көнне туган авылының зиратына җирләячәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading