Шәһри Казан

Өмет бүләк итик Әнвәргә!

- Ишеткән идеңме, Әхтәмнәрнең улларын кичә урам уртасында кыйнап киткәннәр? Яңа гына хәрби хезмәт үтеп кайткан, шундый мөлаем, киң күңелле малай иде, өлкәннәр белән һәрчак исәнләшеп йөрер, авызыннан бер начар сүз ишетмәссең. Хәзер менә үлем хәлендә, ди. - Кит аннан! Их, дөньясы, дөньясы, кая тәгәрибез! Алла сакласын!

5-6 ел элек автобуста барганда бу әңгәмәнең ирексез шаһиты булган идем. Ялгыш кына колакка кергән башка нәрсә хәтер сырыннан күптән сызылып атылыр иде инде, бусының йогынтысы шундый тәэсирле булдымы икән? Җавап гади: әңгәмәдә сүз барган хәл бүгенге көн өчен дә бик актуаль.
Егетләр арасында мәсьәләне йодрык ярдәмендә чишү, көч сынашу гомер бакый булган. Хәзер аның йөзе генә нык үзгәрде. Һәм иң аянычы - начар якка. Элегрәк егетләр тукмаклашуының сәбәпләре кыз бүлә алмау, үзеңнең төшеп калмаган булуыңны, көчеңне күрсәтү булса һәм иң яман очракта ул канаган ирен һәм сынган борын белән тәмамланса, хәзер канга батканчы сугышулар җыен вак-төяк сәбәп аркасында да кабынып китә. Ул бер бик горурының юлын аркылы чыгу, артык сүз ычкындыру, хәтта кырын караш яки берәр «әтәч пәхри»гә кыяфәтең ошап бетмәү дә булырга мөмкин. Артык дәртләнгән сугыш чукмарлары бер сәбәпсезгә, кызык өчен генә дә каршыларына очраган теләсә кемне дөмбәсләп китәргә дә мөмкиннәр. Нәтиҗәдә дөрес түгел вакытта дөрес түгел урыннан узып, корбанга әйләнгән зат, баш мие селкенү, кан саву, баш сөяге чатнау, кабыргалар, умыртка баганасы сыну кебек зур яралар һәм башка төрле имгәнүләр белән хастаханәгә эләгә. Кыйналучының сулышы өзелеп, ул урам уртасында аунап калган очраклар да аз түгел.
«Башы киткәннәр», «күзләрен томан каплаганнар», «акны-караны аермаганнар» кул астына эләгеп, хастаханә ятагына калган күп егетләрне күргәнем, сөйләшкәнем булды. Күп очракта ни өчен эләккәнен алар үзләре дә аңламый. Сынган сөякләр, тегенди-мондый имгәнүләр, төелгән бөерләр - үтә торган яралар, иң начары - баш яки арка миенә зыян килү. Урамда кыйналып, арка миләре яраланып, инвалид арбасында утырган, баш миләренә көчле зыян килеп, «үсемлек» халәтенә калган егетләр танышларым арасында да бар. 26 яшьлек Әнвәр - шундыйлардан.

Исәбе егетләрне аеру гына булган
Узган елның 15 октябрендә Әнвәр дусты белән Биектау районының Пановка авылына бара. Дус малаена шул авылда яшәүче бер егет белән сөйләшеп алырга, бер мәсьәләне хәл итәргә кирәк була. Әмма сөйләшү көтелгәнчә генә барып чыкмый, егетләр сүзгә киләләр. Башта зарарсыз тоелган әңгәмәнең ахыр чиктә шундый борылыш алганын күзәтеп торган Әнвәр егетләрне аерырга ашыга. Шул вакытта йорттан теге егетнең абыйлары йөгереп чыга да, эшнең нечкәлекләренә, гаеп кемдә булуына төшенеп тормыйча, килгән шәпкә, кулларындагы тимер кисәге белән егетләрне аеручы гына булган Әнвәрнең башына китереп сугалар. Егет аңын югалтып, җиргә ава.
Дусты чакырткан «Ашыгыч ярдәм» машинасы Әнвәрне хастаханәгә китерә, егеткә шунда ук операция ясыйлар. Баш сөягенең маңгай, чигә, түбә өлешләре чатнаган, чигә турысына кан сауган, баш мие җәрәхәтләнгән. Операциядән соң да Әнвәр аңына килә алмый, 45 көн II дәрәҗәле кома халәтендә үлем белән яшәү арасында була. Егетнең комадан уянуына әти-әнисенең шатлануының чиге булмый, тик аларның уллары элеккеге таза-сау, көчле, акыллы Әнвәр түгел шул инде. Егет 40 килограммга ябыга, аның гәүдәсенең ярты ягы хәрәкәтләнми, ул сөйләшә алмый, зиһене сабый баланыкы төсле булып кала.
Табиблар ышанычлы фаразлар бирмичә, тернәкләнү озак еллар таләп итә дип, егетне өенә чыгаралар. Хәзерге вакытта Әнвәрнең хәлендә үзгәрешләр аз, ул ятып кына тора, аның башы начар эшли, хәтере юк, вакыт-вакыт авызыннан бер-берсенә бәйләнеше булмаган сүзләр генә чыга. «Шул хәлгә тарыр алдыннан гына Әнвәр өйнең түбәсен яңартып йөргән иде. Бөтенесе артыннан үзе йөреп, барысын да: «Булдырам», - дип, үзе генә эшләп ятты. Хәзер ул аларны хәтерләми дә», - дип үрсәләнә егетнең әнисе Гөлшат апа.
Әнвәр - гаиләдә бердәнбер бала. Бер ел алдан гына югары уку йортын тәмамлый, яхшы гына эшкә урнаша, өйләнү, балалар, бәхетле киләчәк турында хыяллана ул. Әмма мәсьәләне сөйләшү, аңлашу юлы белән хәл итүгә булдыксыз, тимер кисәге белән селтәнүгә генә елгыр теге бәндә бер мизгел эчендә бу хыялларны чәлпәрәмә китерә. Сүз уңаеннан, ул әле дә тиешле җәзасын алмаган. Аны кулга алган булсалар да, икенче көнне үк, тикшерү вакытына дип, иреккә чыгарганнар. Хәзер ул үз иркенә яши бирә, килеп, Әнвәрдән гафу үтенергә, гаиләгә ярдәмен тәкъдим итәргә дә үзендә кыюлык тапмаган.

Егет ярдәмебезгә мохтаҗ
Әнвәрне тагын бер җитди операция көтә. Аны хәзер тернәкләнү курсы узарга бер үзәккә алып барырга җыеналар. Егеткә йорт шартларында шөгыльләнү өчен төрле җайланмалар таләп ителә. Боларга шактый гына акча кирәк. Түбә төзекләндерү өчен дә банктан акча алып торганга, хәзер гаилә бик четерекле хәлдә калган, өстәвенә уллары артыннан туктаусыз күзәтү кирәк булганга, әтисе белән әнисе рәтләп эшкә дә йөри алмыйлар. Ярдәм кулын сузучыларга гаилә бик рәхмәтле булыр иде.
Әнвәрнең әнисе Гөлшат ханымның телефон номеры: 8-905-021-81-95.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: