Шәһри Казан

Немецлар төзегән юл

Казан дәүләт университетында укып йөргәндә ял көннәрендә авылга еш кайтырга туры килә иде. Ул елларда халыкта шактый популяр булган бер мәзәк хәтердә. - Ишеге юк, тәрәзәсе юк, эче тулы халык, ул - нәрсә? Казан-Буа поезды. Менә шул поездда Каратун станциясенә кадәр өч сәгать вакыт эчендә кемнәр белән генә очрашмыйсың һәм...

Реклама

Әлбәттә, аның ул чакта сөйләгәннәренең байтагы инде хәтердә сакланмаган, хәтта исемен дә искә төшерә алмыйм. Ләкин 2012 елның сентябрендә Буада Свияжск-Ульяновск тимер юлы төзелүгә 70 ел тулу уңаеннан һәйкәл ачылуын белгәч, поезддагы теге әңгәмәне кабат хәтердә яңарта башладым. Билгеле инде, моның өчен төрле тарихи чыганакларга һәм истәлекләргә дә таянырга туры килде.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Казан һәм Горький тимер юллары гаять зур роль уйный башлый. Алар илнең үзәгендәге юлларны Урал һәм Себер белән тоташтыра.
Ләкин Дәүләт Оборона комитетын бернәрсә борчый - фашистлар зур тизлек белән Иделгә якынлаша. Аларның максаты - Сталинградны алу. Сталинград һәм Дон фронтларын корал, ягулык һәм башка сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү көннән-көн кыенлаша бара.
Шуңа күрә, Оборона комитеты 1942 елның 15 февралендә Свияжск-Ульяновск тимер юл линиясен төзү турында карар чыгара. 22 февральдә нарком Л.П.Берия приказы белән Свияжск экспедициясе оештырыла. Аның алдына гадәттән тыш катлаулы бурыч куела - тимер юл 1942 елның декабренә әзер булырга тиеш. Күз алдына китерегез, 10 ай эчендә 201,4 километр арага юл салып, аны кулланышка тапшырырга кирәк. Ә бит әле аның ул вакытта хәтта проекты да булмый.
Яңа юл Зөя елгасы үзәнлегеннән, Апас һәм Буа районнары җирләре аша, Свияжск узел станциясеннән Ульяновск шәһәренә үтәргә һәм андагы магистраль белән тоташтырылырга тиеш. Аңарчы поездлар илнең көньяк районнарына әйләнгеч юлдан йөриләр. Ләкин сугыш башлануга, фашистлар ул юлларны, андагы эшелоннарны бомбага тота башлыйлар. Көньяк фронтларны корал белән тәэмин итү тәмам өзелү хәлендә кала. Шуңа күрә, үзәктән Сталинградка иң якын һәм иң куркынычсыз юл итеп Идел буен сайлыйлар да инде. Моның тагын бер стратегик әһәмияте бар. Кышын Иделдә боз катып навигация тукталгач, тимер юл су юлын алыштыра. Шуңа да бу тимер юлны «Идел рокадасы», «Запастагы Идел» дип тә атыйлар.
Юл төзү өчен, ашыгыч төстә махсус хезмәт армиясе булдырыла. Аңа Куйбышев, Пенза, Рязань, Тамбов, Чкалов һәм Ярославль өлкәләреннән, Мари, Мордва, Татарстан, Чувашия һәм Удмуртия автономияле республикаларыннан 50 меңнән артык немец кешесен куып китерәләр. Болар әсирлеккә эләккән немецлар түгел, ә барысы да үзебезнең совет, ягъни Идел буе немецлары була.
Безнең илдә бу каргалган халыкның авыр язмышлы зур тарихы бар. Ул шактый астыртын һәм хәйләкәр патшабикә Екатерина II исеме белән бәйле. Заманында «Әби патша», буш җирләрне үзләштерү дигән булып, Россиягә немецларны чакырып китерә. Бер үк вакытта ул күчмә халыкларның яуларыннан үз җирләрен ышанычлы саклау хәстәрен дә күрмәк була. 1762 һәм 1763 елларда шундый язмыш 8 меңләп немец гаиләсен Идел буена китерә. Даладагы корылык, күчмә халыкларның бөлдергеч һөҗүмнәре, өйләрен яндырып, кешеләрен коллыкка алып китү бу халыкны бәхетсез итә. Аларны Россиядә дә күралмыйлар, империалистик сугыш башлангач та күбесен Себергә сөрәләр.
Октябрь революциясеннән соң, 1918 елда Идел буе немецларының автономияле өлкәләре булдырыла. 1924 елда ул автономияле республика итеп үзгәртелә. Ә Ватан сугышы башлангач, СССР Югары Советы Президиумының 1941 ел, 28 август Указы белән, барлык немец халкы (!) дошманга булышлык итүдә гаепләнә. Идел буе немецларын Себер һәм Урта Азиягә сөрәләр, йөзләгән мең немец хезмәт армиясе лагерьларына озатыла.
Әлеге тимер юлны салучылар да шул авыр язмышлы совет немецлары була. Мәсәлән, мин кайтып йөри торган Каратун-Кильдураз станцияләре арасындагы төзелешне 81 нче һәм 82 нче колония немецлары алып бара. Аларның лагерьлары Каратун авылы янында Кушаяк карьеры тирәсендә урнашкан була. Шуннан кораллы солдатлар сагы астында төзелешкә йөриләр, көрәк, кәйлә, тачка, носилка белән тимер юл полотносын өяләр. Шул чорда яшәгән җирле халык сөйләвенчә, немецлар гаять тырыш һәм көчле ихтыярлы булулары белән аерылып торганнар. Бер немец көнгә 17 кубометрга кадәр җир казыган. Бу - өч норма дигән сүз. Димәк, аңа ашауны да өч порция биргәннәр. Әлбәттә, ачтан интегүчеләр өчен бу зур хыял, билгеле.
Тимер юл гаять авыр шартларда төзелә. Техника юк, шпаллар, рельслар җитми, чөнки рельс ясаучы заводлар хәрби заказлар үтәүгә күчерелгән була. Ә аларны кире рельслар ясый башларга күчерер өчен ким дигәндә өч ай вакыт кирәк. Шуңа күрә, Оборона комитеты рельсларны Тында магистраленнән сүтеп ташырга боерык бирә. Шулай ук фашистлар басып алырга өлгермәгән Көнбатыш районнарындагы тимер юлларны да сүтәргә керешәләр.
Ни генә булмасын, тимер юл вакытыннан алда төзелеп бетә һәм 1942 елның 27 сентябрендә аннан йөк төялгән беренче состав Сталинградка юл ала. Ә бу исә Сталинград операциясен зур әзерлек белән, уңышлы үтәп чыгарга мөмкинлек бирә.
Тимер юлны төзүдә җирле халыкның да өлеше зур, әлбәттә. Урманнан төзелеш имәннәре ташу, паровозларга ягу өчен утын кисү һәм аны станцияләргә китерү, паровозларга су салу пунктларын җиһазлау, водокачкалар кую, башлыча, Тау ягы кешеләре җилкәсенә төшә. Төзелешкә күрше Чувашия һәм Мари республикалары да булышлык күрсәтә.
Илгә афәт килгәндә төзелгән тимер юл бүген дә хезмәт итә. Биредә яшәүчеләр шул юлдан илнең теләсә кайсы ноктасына бара алалар. Ләкин без аны төзүдә гаять зур хезмәт куйган, анда-санда күпсанлы каберләрен калдырып киткән совет немецларын да онытырга тиеш түгел, минемчә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: