16+

Россия уртасында «кечкенә Кытай» яки «оҗмахка билет» нәрсә ул?

Казан дәүләт технология университеты ректоры Герман Дьяконов Татарстанны әнә шулай, «кечкенә Кытай» дип атый.

Россия уртасында «кечкенә Кытай» яки «оҗмахка билет» нәрсә ул?

Казан дәүләт технология университеты ректоры Герман Дьяконов Татарстанны әнә шулай, «кечкенә Кытай» дип атый.

Ул аңа мондый билгеләмәне ике ел элек Казанда биотехнологларның халыкара форумын ачканда биргән иде, чөнки Татарстанда бүген, Кытайдагы кебек үк, яшәү ритмы бик югары. Һәр тармакта алгарыш күзәтелә. Россиядә иң беренчеләрдән булып, биотехнологияләрне үстерү буенча максатчан программаның бездә кабул ителүе дә шуңа мисал. Герман Дьяконов фикеренчә, безгә бүген бер нефтькә генә ябышып ятарга түгел, ә киләчәктә ул беткәч нишләргә икәнлеген дә хәзердән үк уйларга, планлаштырырга кирәк.
Биотехнологияләрне үстерү программасы дигәннән, ул безнең республикада 2010 елда ук кабул ителгән иде. Программа 2020 елга кадәр исәпләнгән һәм ике этапта алып барылган. Беренче этапта төп максат - республикада биотехнология кластеры булдыру, икенче төрле итеп әйтсәк, аны бөтен яклап өйрәнеп куллану мөмкинлекләрен ачыклау. Икенче этапта исә - шул биокластер базасында барлык районнар да кергән биорегион төзү. Программаны үтәү өчен, 30 миллиард сум акча каралган. Әлеге сумманың 3 миллиардын Федераль казнадан, 6 миллиардын Татарстан бюджетыннан, ә калган 21 миллиардын бюджеттан тыш чыганаклардан алу күздә тотыла.
«Ә ниемә кирәк соң ул биотехнология, шул галәмәт акча түгеп?» - диючеләр дә бардыр бәлки. Дөнья экспертлары фикеренчә, биоиндустрия ул бүген «оҗмахка» билет белән бер, ягъни ул якын киләчәктә теләсә кайсы дәүләткә геополитик өстенлек бирергә мөмкин. Уңышлы кулланган очракта, билгеле.
Биотехнологияне, икенче төрле, геннар инженериясе дип тә атыйлар. Ягъни ул - геннар инженериясе ярдәмендә яңа организмнар чыгару, яңа технологияләрне өйрәнү һәм эшләүгә нигезләнгән фән. Мәсәлән, 1940 елда пенициллинны уйлап табу - биотехнологияне куллануның иң беренче уңышлы тәҗрибәсе дип әйтергә була. Бөек Ватан сугышы елларында пенициллин меңләгән сугышчыны үлемнән коткара.
Кеше организмы даими үзгәрә. Әледән-әле яңа авырулар барлыкка килә. Һәм, әлбәттә, аларга каршы көрәшү өчен, яңа дарулар да кирәк. Нәкъ менә бу өлкәдә зур үсеш Израильдә күзәтелә. Аларда онкология, цирроз, геннардагы үзгәрешләр белән бәйле авыруларга каршы биотехнологияләр ярдәмендә көрәш гаять югары дәрәҗәгә куелган. Шуңа күрә, дөньяның бик күп илләреннән кешеләр Израильгә барып дәваланырга телиләр дә инде.
Биотехнология сәнәгате үзе өч юнәлешкә - «кызыл, «ак» һәм «яшел»гә бүленә. «Кызыл» юнәлеш ул - кеше өчен яңа дару, препаратлар уйлап табу. «Ак» - биоягулык җитештерү һәм сәнәгать өчен кирәкле бүтән материаллар эшләү. Ә «яшел» юнәлеш исә - үсемлекләр генетикасын өйрәнү һәм аларның геннарын үзгәртеп, яңа төр үсемлекләр барлыкка китерү. Аларны икенче төрле ГМО дип тә атыйлар.
Гомумән, үсемлекләргә ясалма рәвештә бүтән геннар кертү хәзер аеруча киң кулланыла. Мәсәлән, помидорны салкынга чыдамлы итү өчен, аңа балык генын кушалар. Әмма помидор моны «аңлап» бетерми. Нәтиҗәдә, ул барыбер салкынга бирешә торган була. Ләкин, аның каравы, ул инде хәзер ярты ел буе бозылмый саклана. Кибеттә андый помидорларны үзегез дә еш очратасыздыр, мөгаен. Бүген инде безгә килә торган җиләк-җимеш, яшелчәләрнең күпчелеге ген инженериясе нәтиҗәсе. Аларны, икенче төрле, трансгенлы продуктлар дип тә йөртәләр.
Бу ысул хайваннарга карата да кулланыла. Трансгеннар аларның продукция бирүчәнлеген арттыра. Мәсәлән, микробиологлар чүпрә нигезендә уйлап чыгарган азык аксымыннан башка бүген терлекчелек тармагын күз алдына да китереп булмый. Гомумән, күзәнәкләр инженериясе, микробиология соңгы вакытта көннән-көн актуальләшә бара. Алар нигезендә яңадан-яңа кыйммәтле продуктлар җитештерелә. Бүген инде трансгеннар кулланмаучы ил юк дип әйтерлек.
Ә менә әле күптән түгел генә Россия Дәүләт Думасында депутатлар безнең илдә ГМОлы продуктлар куллануны тыю, ягъни аларны бөтенләйгә әйләнештән алу турында закон проекты әзерләделәр. Алар фикеренчә, Россиядә ГМОлы продуктлар гадәттән тыш күп. Һәр продукт өчен аның максималь күләме күрсәтелгән булырга, ул хөкүмәт тарафыннан билгеләнергә тиеш. Депутатлар фикеренчә, Россиянең үзендә җитештерелә торган продуктларда ГМО куллануны гомумән тыю кирәк. Ә бүген әлегә бу өлкәдә бернинди дә чикләүләр юк. Әгәр дә продуктта трансгенлы организмнар күләме 0,9 проценттан арта икән, җитештерүчеләр аның кабына махсус тамга урнаштырырга тиеш. Ләкин бу аны сатуны берничек тә чикли алмый. Яңа закон проекты ГМОлы продуктларны читтән кертү шартларын катыландыру һәм геннары үзгәртелгән продуктлар таратуны контрольгә алу вазифасын хөкүмәткә тапшыруны күздә тота.
Шунысы кызык, бөтен дөнья бүген биотехнологияләр белән шашынганда, безнең ил әле һаман да күләгәдә калып килә. Мәсәлән, дөньяның биотехнологияләр базарында Россиянең өлеше, әйтергә дә оят, нибары 0,1 процент. Биотехнологияләр продукциясенең 80 проценты безгә читтән кертелә. Премьер-министр Дмитрий Медведев әйтүенчә, бу - безне гадәттән тыш борчый торган хәл. Һәм аны тамырдан үзгәртү кирәк. Тик ничек итеп? Моның өчен иң беренче чиратта илдә биотехнологияләр ярдәмендә продукция җитештерү күләмен ким дигәндә 10 тапкырга арттыру таләп ителә. Ә бу әйтергә генә җиңел. Чынлыкта, моның өчен җан-фәрманга тырышырга кирәк булачак.
Экспертлар фикеренчә, 2020 елга дөньяда биотехнологияләр базары 2 триллион долларга җитәчәк. Хәзер бу эш белән АКШ, Европа илләре, Япония актив шөгыльләнә. Шулай ук Кытай, Һиндстан һәм Бразилия дә соңгы вакытта моңа җиң сызганып тотынганнар. Күрәсең, инде безгә дә уянырга вакыт. Югыйсә, иртәгә аларны куып җитә алмавыбыз бар.
Россиядә биотехнологияләрне үстерү өчен иң беренче чиратта аңа шартлар тудыру кирәк. Биоэнергетика, азык-төлек биотехнологиясе өстендә фәнни эзләнүләргә аерым игътибар булдыру мәҗбүри. Шулай ук кадрлар проблемасын да күз уңыннан ычкындырырга ярамый.
Татарстанда кабул ителгән 10 еллык программа нәкъ менә шуларны күздә тотып эшләнгән дә инде. Анда безнең республкада биофармация заводлары, бөртекле ашлыкны тирәнтен эшкәртү комплекслары төзүгә өстенлек бирелә. Мәсәлән, «Экология» фәнни сәнәгать комплексы генераль директоры Дмитрий Арсентьев тәкъдим иткән ике проектның берсе елына 400 мең тонна, икенчесе 1 млн. тонна бөртек эшкәртә ала. Нәтиҗәдә, үзебездә коры бодай җилеме, крахмал, терлек азыгына өстәмәләр җитештерергә мөмкинлек туачак. Гомумән, экспертлар фикеренчә, илдә шундый 10-12 төбәкара комплекс төзү артык ашлык проблемасын тулысынча хәл итәчәк. Ул чагында инде бездә сатылмый калган иген амбарларда череп әрәм булмаячак. Ашлык крахмалыннан алынган глюкоза, мәсәлән, бүген биопродуктларга кушыла торган химик матдәләрне алмаштыра. Ә сөт кислотасыннан исә кием, компакт-дисклар, азык-төлек каплары ясарга була. Андый каплар, чүплеккә ташланганнан соң, 2-3 атна эчендә су белән углекислый газга әйләнеп, тулысынча таркала.
Республикада биотехнология үсешенә булышлык итү өчен махсус фонд төзелүен дә әйтеп китми булмый. Моның өстенә, биология тармагы белгечләре өчен 10 меңнән артык яңа эш урыны да барлыкка киләчәк. Бу да начар түгел. Ләкин шулай да безгә, биотехнология өлкәсендә ниндидер ки сизелерлек алга китеш ясау өчен, нык тирләргә туры киләчәк. Мәсәлән, чагыштыру өчен бер генә сан: әлеге дә баягы шул ук безнең төп көндәш булган Америка Кушма Штатларында биотехнологияләр өлкәсендә 2 меңгә якын компания эшли, ә Россиядә әлегә нибары 50 тирәсе генә. Шуңа күрә, бүген бу өлкәдә дә Россия хөкүмәте Татарстанга өмет тота. Кем белә, бәлки Герман Дьяконов әйткәнчә, нәкъ менә «кечкенә Кытай» аны киләчәктә «оҗмахка» алып керер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading