16+

Шаронны соңгы юлга Газзә ракеталар белән озатты

Узган шимбәдә дөньякүләм данлыклы сәяси эшлекле Ариэль Шаронның үлеме бөтен Израиль халкын кайгыга салды. Соңгы 8 елын кома хәлендә яшәгән 85 яшьлек экс-премьер, аңына килә алмыйча, хастаханә ятагында үлеп китте.

Яһүд халкы өчен милли каһарман булган Шарон белән бәхилләшергә кичә миллионлаган кеше җыелды. Соңгы юлга озату мәрасимендә илнең беренче затлары ул бөек кешенең Израиль өчен үзен кызганмыйча эшләгән батырлыклары, милләтне саклап калу һәм аны бүгенге халәтенә китереп җиткерү өчен күпме көч түккәне турында искә алдылар. Башка күпчелек илләрнең лидерлары белән сәяси эшлеклеләре дә Шаронның гомере буе яклаган сәяси «кыйбласына тугры калуына», аның сөйләшүләр алып бара белү осталыгына һәм куйган максатларына гел ирешеп килә алганлыгына соклана, шуңа күрә бәхилләшү чарасында чит ил вәкилләре дә байтак иде.
Израиль күге тыныч түгел. Гомерен Газзә секторы мәсьәләсен чишүгә багышлаган Шаронны соңгы юлга озаткан мәлдә Газзә үзе турында искә төшерергә булган, күрәсең. Кичә иртән Израиль армиясе Сектордан үз илләренә таба ике ракета җибәрелгәнен теркәгән. Бәхеткә, ракеталар кешесез урынга төшеп шартлаганнар. Шулай да Израиль Шарон җәсәденең, ил халкының һәм җеназага агылучы башка ил кунакларының куркынычсызлыгы өчен саклык чараларын мөмкин кадәр көчәйтергә мәҗбүр булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading