16+

Тоткын Журавлев исән-сау

Дүшәмбе көнне интернетта Сүрия боевиклары тарафыннан урланган Константин Журавлевның фотографиясе пәйда булды. Аннан күренгәнчә, рус сәяхәтчесенең йөзендә бернинди дә җәрәхәт эзләре юк. Бу аның сау-сәламәт булуына һәм тоткынлыктан тиздән азат ителәчәгенә өметләрне арттыра.

Тоткын Журавлев исән-сау

Дүшәмбе көнне интернетта Сүрия боевиклары тарафыннан урланган Константин Журавлевның фотографиясе пәйда булды. Аннан күренгәнчә, рус сәяхәтчесенең йөзендә бернинди дә җәрәхәт эзләре юк. Бу аның сау-сәламәт булуына һәм тоткынлыктан тиздән азат ителәчәгенә өметләрне арттыра.

Соңгы дүрт елда дөнья буенча сәяхәтләр һәм фотограф һөнәре белән мавыккан Журавлев Сүрия экстремистлары кулына октябрь башында ук эләккән иде. Боевиклар аны шымчылыкта гаепләгәннәр. Әмма әлегә кадәр алар сәяхәтчегә карата бернинди таләпләр белән дә чыкмадылар. Фотографиянең дә интернетта нинди максат белән куелуы билгеле түгел. Әмма ул Журавлевның туганнары һәм аның тормышы өчен борчылган кешеләрнең күңелләренә азмы-күпме тынычлык иңдерде. Берникадәр вакыт элек, аны шәригать кануннары буенча хөкемгә тартырга җыеналар, дигән хәбәр таралган иде. Хәзер аның исән булуы мәгълүм булды, ичмасам.
Журавлев кайсы гына илдә сәфәрдә булмаган. Узган ел гына ул дөнья тирәли 777 көнлек сәяхәтеннән әйләнеп кайткан. Бу юлы ул Сахара чүленә барып, өч атна буе анда азык-төлексез һәм ялгызы гына яшәп, үзенең эчке мөмкинлекләрен гадәттән тыш шартларда тикшереп карарга ниятләгән булган. Сүриядәге сугыш Россиядән күчеп китеп, анда төпләнгән россиялеләрне дә кире туган якларына куып кайтарды. Журавлев Сүриягә рәсми хакимиятнең рөхсәтеннән тыш һәм Тышкы эшләр министрлыгының кисәтүләренә колак салмыйча юл тоткан. Бәлки үз башына маҗаралар эзләүче сәяхәтче бу хәлләргә шат кынадыр да: Сүриядә гадәттән тыш шартлар да, көндәлек яңа маҗаралар да хәттин ашкан бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading