16+

Уңайсыз «уңайлы мохит»

Инвалидлар декадасы үтеп китте. Ун көн эчендә мөмкинлекләре чикләнгән ватандашларыбыз өчен төрле спорт чаралары, кичәләр оештырдылар, концертлар, киносеанслар уздырдылар. Болар барысы да бик куандыра. Шунысы гына кызганыч: киләсе декадага кадәр, 355 көнгә инвалидлар турында тагын онытып торачаклар.

Уңайсыз «уңайлы мохит»

Инвалидлар декадасы үтеп китте. Ун көн эчендә мөмкинлекләре чикләнгән ватандашларыбыз өчен төрле спорт чаралары, кичәләр оештырдылар, концертлар, киносеанслар уздырдылар. Болар барысы да бик куандыра. Шунысы гына кызганыч: киләсе декадага кадәр, 355 көнгә инвалидлар турында тагын онытып торачаклар.

Инвалид булып карап
Күптән түгел интернет битләрендә Казан турында төшерелгән «Экстремаль мохит яки кеше үтерүче шәһәр» дип аталган видео пәйда булды. Видеоны Россия профсоюзларының Татарстан бүлекчәсе активистлары ясаганнар. Роликны Казанда эшләп килүче «Уңайлы мохит» программасының гамәлгә ашырылуына рәсми булмаган тикшерү үткәрү формасында эшләгәннәр. Анда йорт подъездларына, биналарга, юл асты кичүләренә урнаштырылган пандусларның арбалы инвалидлар өчен яраксыз булуы, махсус мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эшләнгән тукталыш урыннарының башка машиналар белән тутырылуы, юл өсте кичүләрендәге лифтларның эшләмәве, тротуарларның юлдан биек эшләнүе һ.б. сурәтләнә. Сау-сәламәт бер егет инвалид арбасына утырып, пандусларны сынап та карый. Егетнең Казанның биналарына һәм юл кичүләренә урнаштырылган пандуслардан менеп яки төшеп каравының һәр очрагы бер үк нәрсә белән тәмамлана: йә ул җиргә мәтәлеп төшә, йә берәр киртәгә килеп бәрелә.
Зурдан кубып сөйләнгән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр зур өметләр баглаган «Уңайлы мохит» программасының чынга ашырылуы өчен бүлеп бирелгән 440 миллионга якын акчадан инде җилләр искән. Янәсе, ул тулысынча инвалидлар өчен яшәү-көнкүреш шартларын яхшыртуга тотылып беткән. Нәтиҗәсе генә күренми шул: программа эшләнеп беткәч, ишегалларына булса да чыгып йөри алырбыз, дип хыялланган арбалы инвалидлар һаман да фатирлары тоткынлыгында көн кичерә.
Инвалид арбасында утыручының шәһәргә чыгасы килгән очракта, юлында нинди уңайсызлыклар белән очрашырга мәҗбүр булганын аңлатып китим. Иң беренче киртә - подъезддан урамга чыгу. Лифты булып, ул эшләп һәм аңа сыеп, беренче катка кадәр төшеп җитә алса да, подъезд ишегеннән күтәрелүче биек баскычларга пандус куелган очракта да, ул аннан үзе төшә алмаячак. Ярый, берәрсе булышып, кеше ишегалдына чыкты, ди. Хәзер нишләргә? Артка барып булмый - анда баскычлар, алда - биек бордюр, аннан мәтәлеп кенә төшеп була. Ярый, тротуардан юлга ничек булса да төште, ди. Кибеткә барып кайтырга исәп. Якын-тирә кибетләргә кереп булмый - пандуслар юк яки ишекләре тар, берәр сәүдә комплексына баруың хәерлерәк. Тик ничек барып җитәргә? Тротуарга инде кире менеп булмый, юлдан бару хәтәр, маршрут тукталышына кадәр барып җитә алган очракта да, автобуска утыртмаулары бик мөмкин. Такси чакыртырга гына кала, тик такси инвалид арбалы кешене алырмы? Сәүдә комплексына кадәр барып җитә алса да, ул анда ирекле хәрәкәт итә алырмы? Янә кире ничек кайтырга? Кыскасы, барысына да кул селтәп, берәрсеннән ярдәм сорап, фатирга кире кереп утырырга гына кала.
Мин болай эшләр идем
Сәламәт кеше гарип кешенең хәлен, көнкүрештә аның нинди кыенлыклар белән очрашканын ничек аңлый алсын?! «Уңайлы мохит» программасын гамәлгә ашыручылар да, яки үзләре инвалид «тиресенә кереп» караган, яки инвалидлар белән бергә шәһәр буенча үтеп, бөтен җитешсезлекләрне теркәп барган очракта гына, чын мәгънәсендәге уңайлы мохит булдыра алалар. Минем уйлавымча, «Уңайлы мохит» программасы бөтенләй мәгънәсезлек. Мең елдан артык төзелеп килүче мегаполисны инвалидлар өчен ничек җайлаштырып бетереп булсын?! Арбалы инвалидлар бөтен җирдә ирекле хәрәкәт итә алсыннар өчен иске йортларны лифтлар белән җиһазлау, һәр бинага уңайлы пандус сузу, тротуарларны юллар белән тигезләү, юллардагы чокыр-чакырларны ямап бетерү һ.б. - мөмкин эш түгел. Өстәвенә, ярты миллиард кына акча бәрабәренә. Хөкүмәтнең инвалидларның тормышын дөрестән дә җиңеләйтәсе килсә, ул бөтен җире хәрәкәт итү өчен уңайлы, кибетләр, сәүдә комплекслары, күңел ачу урыннары да булган берәр торак комплексы төзетер иде. Фатирлары да бушлай булмасын, инвалидлар социаль ипотекага да риза. Бөтен шәһәрне үзгәртеп корып маташканчы, шулай эшләү күпкә җайлырак һәм нәтиҗәлерәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading